В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 20 Декабрь 2016 22:18

Бензин – сыйфатлырак, бәяләр – кыйммәтрәк (видео)

Бензин – сыйфатлырак, бәяләр – кыйммәтрәк (видео) tatar-inform.ru

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфаты илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда яхшырак. Агымдагы елда да тикшерелгән бензин-дизель ягулыгының 3,2 проценты гына тиешле стандартларга туры килми дип табылган. Күп еллар эчендә беренче тапкыр зур компанияләр арасында сыйфатсыз ягулык сату очраклары ачыкланмаган.

 

2005 елдан республикабызда сатыла торган мотор ягулыгының тиешле стандартларга туры килү-килмәвен даими тикшереп торалар. Әлеге чаралар нефть продуктлары сыйфатының начарлануына һәм бәяләрнең нигезсез артуына юл куймый.

 

ЯГУЛЫК СЫЙФАТЫ ЯХШЫРА БАРА

 

Республикабызда бүгенге көндә 1000нән артык АЗС исәпләнә. Алар 340 хуҗага карый. Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм ягулык-энергетика ресурсларның сыйфаты буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, ел дәвамында республикабызда 2,5 миллион тонна ягулык кулланыла, шуларның 1,3 миллионы – дизель ягулыгына, 1,1 миллионы – бензинга, 100 меңе газга туры килә.

 

– Дизель ягулыгы белән Татарстан үзен тулы күләмдә тәэмин итә. Республикабызда бу ягулык төре 4 миллион тонна күләмендә җитештерелә. Ә менә бензин нибары 610 мең тонна күләмендә генә. Шуңа да аны башка төбәкләрдән – Уфа, Түбән Новгород, Самарадан кертергә туры килә. Әгәр дә бензин күбрәк үзебездә җитештерелә башласа, сыйфатсыз ягулык сату очраклары тагын да кими төшәр иде, – ди Роберт Гыйләҗиев.

 

Сүз уңаеннан, 2017 елның икенче яртысында «Танеко» заводы бензин җитештерә башлар дип көтелә. Шул рәвешле 2018 елга кадәр үз көчебез белән республика ихтыяҗларын тулы күләмдә каплау мөмкинлеге туар дигән өмет бар.

 

Агымдагы елда Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм ягулык-энергетика ресурсларның сыйфаты буенча идарә белгечләре тарафыннан 1,9 мең ягулык үрнәге тикшерелгән. Шуларның нибары 63ендә генә ГОСТ таләпләре һәм техник регламент үтәлмәве ачыкланган.. «7 очракта бензин начар сыйфатлы булган, дизель ягулык үрнәгенең 36сына шелтәләр бар. Сыйфатсыз нефть продуктлары сатучылар арасында бары тик шәхси «заправкалар» гына. «ТАИФ-НК», «Татнефть», «Лукойл» кебек зур компанияләр тарафыннан сатылган ягулык тиешле сыйфатта булып чыккан.   

 

Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә,  төп шелтәләр  ягулыкта күкерт дәрәҗәсенең югары булуы, шулай ук түбәнрәк класслы бензинның югарырак класслы сыйфатында сатылуы белән бәйле.

 

Ягулык сыйфатының яхшыруын Казан егете Илдар Хөснетдинов та тойган.  Ике-өч ел элек начар бензинга еш кына юлыгырга туры килсә, хәзер мондый очраклар сирәк,  ди ул.

 

– Дөрес мин соңгы елларда ышанычлы «заправка»ларда гына бензин салырга тырышам. Бигрәк тә кечкенә шәхси АЗСларны урап үтәргә тырышам. Алайса, элек сыйфатсыз бензин аркасында, юл уртасында туктап калганнар булды.  Бер юлы, әйтик, кышын җәйге бензин салганнар иде. Берничә көн  әйбәт кенә йөрдем. Аннары кискен суытып җибәрде. Машинам берзаман кабынмады – эвакуатор яллап сервиска илтергә туры килде. Ярый әле шәһәрдән читтә түгел идем. Сервиста исә «Сезнең бит монда барысы да шытырдап каткан», дигәннәр иде, – дип сөйли Илдар.

 

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров та күптән түгел сыйфатсыз дизель ягулыгы салып машинасына зыян салуы хакында белдергән иде. Шәхси аккаунтында шул турыда видео урнаштыргач, аның белән «заправка» хуҗалары элемтәгә кергән һәм гаепнең булу-булмавын тикшерергә тәкъдим иткәннәр. Экспертиза уздыргач, ягулык сыйфаты нормада икәнлеге ачыклана, ә машина нидән ватылганлыгын хәзер техник белгечләр генә белә аладыр, мөгаен. Һәрхәлдә, АЗС хуҗаларының әлеге вакыйгага күз йоммаулары һәм ягулыкның сыйфаты чыннан да яхшы икәнлеге бу тармакта хезмәт куюның алга китешен генә дәлилли.

 

 

 

Испытательная лаборатория нефтепродуктов ооо "ресурс - аудит" тикшереп бирде. Солярка ике шешәдә дә стандартларга туры килә. Шулай итеп, гаеп Татнефть ягулык салу станциясенең соляркасында түгел. Татнефтьтән тирән гафу үтенәм! Барыгызга да зур рәхмәт, бергәләп очына чыктык бит!) Әгәр дә соляркагыз ката икән, сразу 2952657 номерына шалтыратыгыз. Бушка тикшереп бирәчәкләр. #Татнефть

Видео опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

 

 

ЯҢА ЕЛГА МАШИНА ХУҖАЛАРЫНА «БҮЛӘК»

 

Якындагы вакытта республикабызда бензин бәяләренең артуы көтелә. Илебезнең 10 төбәгендә ягулыкка бәяләр өскә үрмәләгән инде. Берничә көн элек Татарстанда ягулык сата торган күпчелек компанияләр  дә Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсенә бензин бәяләрен арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

 

– Татарстан беркайчан да беренчеләрдән булып ягулык бәясен арттырмый. Әмма бензин бәясе завод бәясеннән генә тормый бит. Транспорт, энергетика чыгымнары арта, эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру таләп ителә. Бәяләрне күтәрүне сорап мөрәҗәгать иткән ягулык сатучы компанияләр шуны сәбәп итеп күрсәтә, – ди Роберт Гыйләҗиев.

 

Аның сүзләренчә,  хәзерге вакытта республикада Идел буе федераль округы буенча бензинның барлык төрләренә дә диярлек бәяләр иң түбәннәрдән.

 


 

Әйтик, 14 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда АИ-95 бензинының бәясе 37,30 сум тәшкил итә. Бу – Идел буе федераль округында иң очсызы. АИ-92 бензины республикада уртача 34,50 сумнан сатыла. Округ буенча уртача бәя исә – 34,98 сум. АИ-80 бензины гына уртача бәяләрдән бераз кыйммәтрәк – 33,40 сум тора (уртача бәя 33,25 сум).


 

– Хәзерге вакытта идарә тарафыннан бензин бәяләрен арттыру мөмкинлеге карала. Бу үсеш яңа елга кадәр булыр, мөгаен. Әмма бензин бәяләре кискен күпкә артмаячак, – дип ышандырды Роберт Гыйләҗиев.

 

2008-2016 елларда аерым сыйфат күрсәткечләре буенча ГОСТ таләпләренә туры килми торган мотор ягулыгы күп тапкырлар ачыкланган объектлар исемлеге:


«Зәй Сервис» ҖЧҖ («Поток-Сервис» ҖЧҖ)
- Әлмәт, «Сапсан» автосалоны янында

«Юмарт Ойл» ҖЧҖ
- Актаныш бистәсе, Төзүчеләр урамы, 1а

«Кулон» ЯАҖ
- Балык Бистәсе районы, Яңавыл, АЗС

Шәхси эшмәкәр Миронова А.А.
- Баулы районы, М-5 трассасы, 1280нче чакрым

«ГОСТ Ойл» ҖЧҖ
- Чаллы, Казан проспекты, 261
- Чаллы, Металлургия урамы, 31А
- Чаллы, Төзелеш базасы


«Новация плюс» ҖЧҖ
- Әлмәт шәһәре, Полевая урамы, 7
- Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы
- Бөгелмә районы, Карабаш авылы


«Глобойл» ҖЧҖ
- Зәй районы, Зәй – Чаллы автомобиль юлы
- Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Совет урамы

«Фортуна» ҖЧҖ
- Әлмәт шәһәре, «Уфа ойл» автозаправкасы, Базовая урамы, 7а
- Чаллы, №1 автомобиль юлы, Вахитов проспекты


«Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе» ДБУ мәгълүматлары буенча


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 949 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 22 Декабрь 2016 11:31
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев