В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 20 Апрель 2017 13:24

Азнакайда “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе бара

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең мунципаль этабында район-шәһәрнең 22 мәктәп команадасы составында 88 яшь инспектор юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча теоретик һәм гамәли белемнәрен күрсәтте, дип яза Азнакай районының "Маяк" газетасы.

 

Балалар арасында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү – бүген көн кадагында торган иң кискен мәсьәләләрнең берсе. Бу максатта Азнакайда бик күп чаралар, төрле профилактика акцияләре уздырыла. Шушы көннәрдә җирлегебездә “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең мунципаль этабы старт алды.

 

– Биредә юл кагыйдәләрен яхшы үтәүче, хаталарга юл куймаучы, тырыш балалар җыелган. Алган белемнәрегезне тормышта файдаланып, юлларда сезгә имин йөрергә язсын, — диде укучыларга мөрәҗәгать итеп ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков.

 

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балаларның белемнәрен сынау өчен компьютерларга махсус программа да куелган.

 

 

–       Сораулар арасында велосипедчыларга, җәяүлеләргә караганнары да бихисап, – ди район буенча ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин.

 

22 сорауга һәр укучы ун минут эчендә җавап биреп бетерергә тиеш. Гәрчә, аларның күбесенә ул кадәр вакы ткирәктә булмады.

 

– Юл йөрү кагыйдәләрен зур кызыксыну белән өйрәнәм, аларны беркайчан да бозганым юк, – ди Сарлы мәктәбенең  5 нче сыйныф укучысы Айгизә Хаҗиева.

 

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе әле дәвам итә. Алга таба яшь инспекторлар иҗади конкурста, велосипедта йөрүдә көч сынашачак.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 122 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 20 Апрель 2017 13:34
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев