В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017 18:07

“Кара” тәрәзәле машина хуҗасына "15 тәүлек" яный

20 май көнне Чирмешәннең Техническая урамында “Тоннель” операциясе үткәреләчәк, дип яза район газетасы.

 

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көнне иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр чираттагы рейдка чыгачак. Бу район юлларында хәлне тотрыкландыруга, транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләр катнашындагы юл – транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

 

15 – 17 май көннәрендә район территорисендә “Тонировка” операциясе уза, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ренат Гайнуллин. - “Кара” тәрәзәле машиналарга кагылышлы кагыйдәләр инде күптән гамәлгә кертелүгә карамастан, халык арасында аларга игътибар итмәүчеләр һаман очрап тора. Ә бит аның өчен кырыс җәза каралган. Әгәр дә машина хуҗасы полиция хезмәткәрләре тарафыннан «тонировка» өчен кабат туктатыла икән, аны 15 тәүлеккә төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр икән. 

 

Шулай ук 15 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” республика профилактик чара үткәрелә. Җәйге каникуллар алдыннан, балалар катнашында юл – транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймау максатыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр, ата – аналар җыелышлары үткәрелергә тиеш. Юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искәртү зыян итми.

 


Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 117 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017 19:06
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев