В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 05 Май 2016 06:48

Хәбәрсез югалган ике якташыбызның җәсәдләре Мәскәү өлкәсендә җирләнәчәк

Хәбәрсез югалган ике якташыбызның җәсәдләре Мәскәү өлкәсендә җирләнәчәк Солтан ИСХАКОВ фотосы

Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең  гомере бәрабәренә яуланган Җиңү көне якынлаша. Әмма яу кырында башын салып, инде 71 ел буена хәбәрсез югалганнардан саналган соңгы сугышчыны тапмый торып, бу сугыш әле тәмамланмаячак.


Быел октябрьнең соңгы шимбәсендә Мәскәү өлкәсенең Кузовлёво авылындагы Хәрби дан мемориалында ике якташыбыз – Габдерәшитов Бари Габдерәшит улы һәм Кадышев Федот Никонор улы соңгы сыену урыны табачак. Әлеге авылда Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү өчен барган канкойгыш бәрелешләрдә һәлак булган совет солдатларының туганнар каберлеге бар.

Мәскәү эзтабарларының Татарстанда Бари Габдерәшитов белән Федот Кадышевның туганнарын эзләве турындагы хәбәрне Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов ел башында ирештергән иде.

Җитмеш елга соңарган хәбәр Мәскәү өлкәсенең «Подольск» эзләү отрядыннан килеп төшә. Бу отряд узган елның 24 октябрендә Подольск районындагы Тетеринки авылы янында дүрт сугышчының каберенә юлыга, шунда ук медальоннар да табыла. Бәхеткә, белгечләр аларның медальон кәгазьләрендәге язуларны укый ала: берсе - Чуаш Чүпрәлесе авылында туган, фронтка 1941 елның 15 августында Иркутскидан алынган, 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалган Кадышев Федот Никонор улы, ә икенчесе – Актаныш районының Иске Җияш авылында дөньяга килгән, Актаныштан 1941 елның 21 (14) июлендә сугышка киткән, 1941 елның сентябрендә хәбәрсез югалган (соңгы хаты 1941 елның августында килгән) Габдерәшитов Бари Габдерәшит улы икәнлеге ачыклана.



– Миңа туганыбыз Габдерәшитов Бари Габдерәшит улының туганнарын сорап, Казаннан бик күп хәбәрсез югалган сугышчыларны табарга булышкан эзтабар ханым Хатирә Мәрдәншина шалтыратты, – ди Актанышта яшәүче Йосыф Хуҗин. – Габдерәшитов Бари белән без –өч буын туганнар: бабайларыбыз бертуган. Ул сугышка кадәр Иске Җияш авылындагы «Кызыл байрак» хуҗалыгы рәисе булып эшләгән. Тимеркүл авылы төзелгәч, андагы хуҗалыкны җитәкләгән. Хатыны – Наҗия апа, улы Борис, тагын кызлары бар иде. Алар башка якын туганнары белән Пермь краеның Березники шәһәренә күченә. Аннан соң Борисның Удмуртиядәге Сарапул шәһәрендә яшәве билгеле. Кызганычка, алар хакында хәзергә башка мәгълүматлар юк.

Тимеркүл – бүген инде тарихта калган авыл. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, утыз ел гомерен журналист эшенә, туган як тарихын өйрәнүгә багышлаган, инде лаеклы ялда булган Йосыф Хуҗин – дистәгә якын китап авторы. Яу кырында ятып калган туганын, ниһаять, туган җиренә алып кайтып җирләүләрен бик тели ул. «Ләкин бер каберлектә табылган дүрт сугышчының кайсы кем икәнен инде аеру мөмкин түгел диделәр. Калган икесенең исемнәре дә ачыкланмаган. Шуңа күрә аларның барысын да быел хәрби дан мемориалына җирләячәкләр», – ди Йосыф абый.   

Тимеркүл авылыннан сугыш елларында кырыктан артык кеше фронтка киткән. Авыл инде юкка чыкса да, кешеләре югалмасын өчен актанышлылар аларның бөтенесенең дә туганнарын табарга, шулай ук авыл зиратының коймасын төзекләндерергә җыена.

Билгеле булганча, ел саен иртә яздан кара көзгә кадәр дәвам иткән «Хәтер Вахтасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, төрле төбәкләрдән эзтабар отрядлары элек сугыш узган җирләргә экспедициягә йөри. Шул эзләнүләр барышында табылган сугышчылар «Хәтер Вахтасы» ябылган көнне, октябрьнең соңгы шимбәсендә зур хөрмәт белән соңгы юлга озатыла. Хәтирә Мәрдәншина Федот Кадышевның да өченче һәм дүртенче буын туганнары эзенә төшкән. Оныклары: Николай – Казанда,  Галина – Ульяновскида, ә туган авылында туруны Татьяна Фадеева яши, ул да быел көз Кузовлёвога барырга ниятли.


Лилия ГАДЕЛШИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1009 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 05 Май 2016 07:03
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев