В заголовках  В тексте
Җомга, 06 Май 2016 06:40

“Үлемсез полк”, социаль паспорт, сәяхәт – барысы да ветераннар өчен!

“Үлемсез полк”, социаль паспорт, сәяхәт – барысы да ветераннар өчен! Солтан ИСХАКОВ фотолары

Күпме күз яше, күпме корбаннар барәбаренә яуланган Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Менә инде 71нче тапкыр олуг вакыйганы данларга бөтен Россия халкы кушыла. Илебезнең иң зур бәйрәме буларак, киң колач белән башкарыла әлеге гамәлләр.


Бу табигый да кебек: сугыш гарасаты кагылмаган бер генә йорт, бер гаилә, авыл йә бистә калды микән? Юктыр. Утлы гарасат афәте һәр өйнең ишеген шакыган. Күпләр өчен катлаулы сынау булды бу сугыш. “Ватанны сөю - иманнан” дигән Пәйгамбәребез. 41нең салкын һәм соры көннәрендә илне яклап яуга күтәрелгән бабаларыбыз һәрвакыт истә. Алар иң авыр көннәрдә Мәскәү янында кискен борылыш ясаган дәвердә шәһит киткәннәр...

“Үлемсез полк”

Былтыр бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия күләмендә «Үлемсез полк» дип аталган зур проект оештырылды.  Искиткеч саваплы, кирәкле, мөһим гамәл. Яу кырында башын салган каһарманнарны оныттырмау әлеге проектның бер максаты булса, икенчесе – балалар һәм оныкларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә өлеш кертү. Зур илебез, данлы һәм шанлы Россия халкының бердәм булып  хәтер вахтасына күтәрелүе күзләргә яшь китерер дәрәҗәдә мөбарәк адым булды. Кызганыч ки, еллар узган саен сугыш хәсрәтләре вакыт тузаны астында кала, ятимнәр, тол хатыннар, газиз аналарның күз яшьләре истән чыга, яу батырлары – фашизмның муенын борып тарих чүплегенә ташлаган совет солдатлары да онытыла башлаган иде. Әмма кешелекнең үткәннәрне истән чыгарырга хакы юк.



Мәгълүм булганча, «Үлемсез полк» акциясен моннан дүрт ел элек Томск журналистлары гамәлгә куйган иде. Алар чираттагы җиңү көнендә, яу кырында ятып калган геройларның мирасына битараф булмауны дәлиләп, солдат портретларын күтәреп урамнар буйлап тантаналы рәвештә ветераннар белән бер сафта  узарга дигән тәкъдим кертте. Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин сүзләре белән әйтсәк: «Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган». Ә Казан «Үлемсез полк»ка 2014 елда кушылды... Ә инде Җиңүнең 70 еллыгында «Үлемсез полк» маршында 1,5 меңнән артык кеше -  820гә якын укучы, 700ләп казанлы катнашты. Акциянең Казандагы  координаторы Кирилл Шабалин белдергәнчә, ул көнне Татарстан буенча төрле мәйданнарга фотосурәтләр тотып 35 мең укучы һәм студент  чыккан. Быелгы чара да да узган елдагыдан ким булмаска охшап тора. «Үлемсез полк» маршы башкалабызның “Казан” милли-мәдәни яныннан башланып, Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап үтәчәк. Аннары Кремль урамы буенча 1 май мәйданына юнәләчәк. Анда Муса Җәлил һәйкәле янында шигъри митинг та оештырыла. Бу агым - Хәтер ташкыны... Маршта тарихка, ата-бабаларыбызга битараф булмаган яшь буын, рәхмәтле оныклар, сугыш ятимнәре, канкойгыч бәрелешләр хакында ишетеп кенә белгән дәвамчылар буыны катнашачак. Чын мәгънәсендә батырларны үлемсезлеккә илтүче марш дөньяның алдынгы илләре халкын да битараф калдырмый.  Чөнки Икенче Бөтендөнья сугышы, исеменнән үк аңлашылганча, күп мәмләкәтләрне кан-яшь түгәргә мәҗбүр иткән.

Ветераннар кадер-хөрмәткә лаек

Авыр сынауларның кабатлануын беркем дә теләми. Соңгы солдат күмелмичә торып сугыш бетмәгән дип исәпләнә. Суворовның шушы гыйбарәсе бик зур әһәмияткә ия. Хәзер интернет заманы булгач, яу кырында ятып калган  батырларны эзләү юллары җиңеләйде. Мемориал, Подвиг народа, Память народа, “Солдат.ру” сайтлары нәкъ менә шушы максат белән ачылган һәм эшли. Оборона министрлыгы карамагындагы бу ресурслар игелекле гамәл башкара. Дөрес, байтак мәгълүмат цифрлы технологияләр ярдәмендә эшкәртелмәгән әле, гомуми кулланышка кертелмәгән. Ләкин бу юнәлештә эш бара инде. Әлге марш күп кешедә кызыксыну уятачак, ата-бабаларыбыз мирасына битараф түгеллегебезне дәлилләячәк. Иң сөенечлесе: исән-сау ветераннарыбыз гомерләре һәм батырлыклары заяга булмавын аңлаячак! Чөнки дәвамчылары гамьсезлек баткаклыгында түгел. Алар узганарны барлый, батырларны эзли, Хәтер яктысын күңеленә нур итеп сала! Бүген Татарстанда 3 меңгә якын Бөек Ватан сугышы һәм инвалиды гомер итә. Аларның сафы көннән-көн сирәгәя бара. Исән  каһарманнарыбызны Хөкүмәт һәрдаим кайгырта. Татарстанда һәр сугыш ветеранына социаль паспортлар эшләнгән. Әлеге паспортта аларның социаль хәле беркетелгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белдергәнчә, ветераннар арасында социаль мохтаҗлар саны кимегәннән-кими бара. Алар күбрәк җылы мөгамәләгә, эчкерсез аралашуга мохтаҗ. Шулай да Васил Шәйхразиев бүгенге көндә 133 ветеранның фатирына ремонт ясарга кирәклеген дә күз уңыннан ычкындырмый. Авыл җирендә ялгызы гомер итүчеләргә өйләренә килеп түләүсез социаль ярдәм оештырыла. Татарстанда андыйлар саны дүрт меңнән артып китә, ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.



Бөек Җиңү уңаеннан төрле чаралар республикабызда инде күптәннән старт алды, шулай да иң тантаналылары 9 майда узачак. Бәйрәм иртәсе яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә чәчәкләр салудан башланып китә. Башкалабызның Ирек мәйданыннан Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре узачак. Мәйданга куелган зур экраннар аша  турыдан-туры эфирда Мәскәүнең Кызыл мәйданында үтәчәк чараларны күзәтү мөмкинлеге дә тудырыла.

Моннан нәкъ 75 ел элек, ягъни сугыш башланган елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданнан совет гаскәрләре уза. СССРның көчле ил икәнлеген, дошманны җиңүгә ышандыру максатыннан оештырылган парадта безнең бабаларыбыз да катнаша. Парадтан алар туп-туры сугышка барып керә, күпләренә җиңү таңын каршыларга насыйп булмый... Алар арасында Чирмешән районының Кара Чишмә авылы егете Зәйнапов Кыям да була. Бу хакта ул гаиләсенә җибәргән берничә хатында язып өлгергән, аңа да җиңү шатлыгы кичерергә язмаган. Кыяметдин Мәскәү янындагы каты бәрелешләрдә кырык бер яшендә мәңгегә ятып кала. Бүген инде аның оныгының улы Идел Кыямов ерак бабасы узган мәйданнан атлый. Каһарман бабасыннан аермалы буларак, ХХI гасыр егетләре күпкә бәхетлерәк... Катлаулы чорда гомер итәбез, әмма алдагы тормышыбызның бүгенгедәй тыныч, аяк күк астында узачагына шик юк. Чәчләренә көмеш кунган каһарманнарыбыз алдында баш иябез. Сез әле озак еллар безгә үрнәк булып кан белән яулап алган имин тормышта рәхәтләнеп яшәргә хаклы!

24-31 май көннәрендә Бөек Җиңү уңаеннан Казан-Волгоград-Казан машруты буенча сәяхәт оештырыла. Әлеге тарихи сәяхәттә сугыш ветераннары, яшьләр оешмаларыннан вәкилләр катнаша. Узган ел шундый сәяхәт Мәскәү каласына оештырылган иде.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 811 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев