В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 10 Май 2016 14:17

Петр Николаев: “Мине частьтә “малыш” дип йөрттеләр...”

Петр Семенович Николаев тумышы белән Буа якларыннан. Ул 1926 елгы. Димәк, сугышка иң яшьли кереп, иң соңгы булып кайтучылар рәтеннән.


– Фронтта элемтәче идем. Бик кирәкле һөнәр. Яшь булгач мине тиз йөгерә, җитез дип гел алдан җибәрә иделәр. Частьтә үземне “малыш” дип йөрттеләр. Бик яшь идем чөнки. Сугыш беткәч тә хезмәт итәргә туры килде әле, 1928 елгыларның армиягә алыну вакыты җиткәнен көттек. Шулай итеп җәмгысы җиде ел хезмәт иттем. Сугыштан соң Ерак Көнчыгышка җибәрделәр, – дип сөйләде ул үткән сугыш еллары һәм сугыш юллары турында үзен котларга килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка.

“Көрәштәшләремнең кайберләренең фамилияләре онытыла төшкән. Язып куярга блокноты булмаган бит анда. Кайберләре әле дә хәтеремдә”, – дип фамилияләр атый ветеран могҗизаи хәтере белән тыңлаучыларны сокландырып. Сугышка ул 1942 елда керә һәм Җиңү көнен Прибалтикада каршылый.

Вера Васильевна белән Петр Семенович Николаевлар – укытучылар гаиләсе. Петр Семенович армиядән кайткач берара Буа районы газетасында хәбәрче булып эшләп алган да, тарих-филология буенча югары белем алып, укытучылык һөнәрен сайлаган. “Язганда ялганларга, арттырып язарга кирәк иде. Мин алай булдыра алмадым, күңелем тартмады”, – дип аңлата ул. Ә менә укытучылык эшен яратып эшли. Гади мәктәптә түгел, чын мәгънәсендә рельслар өстендәге тимер юл мәктәбендә укыта – вакытында укып өлгерә алмаган тимерьюлчыларга белем бирә. 54 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Вера Васильевна мәктәптә башлангыч класс балаларын укыта.



Китап булган йортта нур була, ә пианино да торса... Николаевларның тыйнак кына фатиры – әнә шундый нурлы фатир. Дөрес, ветераннар яшәгән фатирны ремонтлап җибәрсәң начар булмас иде – РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бу мәсьәләне күз уңында тотарга вәгъдә бирде.

“Минем бабам да сугыш ветераны иде, гомере буе укытучы, мәктәп директоры булды, – дип үз бабасын да искә алды Илдар Ирекович. – Сиксән яшенә җитеп дөнья куйды. Сугыш турында сөйләргә яратмады... Әле тагын бер ветеран –  Александр Ефимович Совин янына барасым килә. Тик өйдә туры китерә алмыйм”, – дип өстәде Илдар Гыйльметдинов. 93 яшьлек ветеранны өйдә туры китерә алмау да зур сөенеч инде ул. Йөрсеннәр әле ветераннар, яшьләр белән күбрәк аралашсыннар, исән генә булсыннар!

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 427 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев