В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Май 2016 08:38

Сугыш афәте артистларны да аямаган

Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында күп мәртәбәләр яздык. Филармония артистларның каһарманлыкларын бәян иткән материаллар да эшләдек. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы афәте сәнгать кешеләрен һич кенә дә аямаган. Драма артистларыбыз да сәхнәне калдырып кулларына корал алып фашизмга көрәшкә кузгалган.


Г.Камал исемендәге академия театры Бөек Ватан сугышы елларында актив эшчәнлек алып барган, гәрчә ир-ат яшь артистларны сугышка алган булсалар да. “Яшь артистлар Г.Газизов, Ә.Йосыпов, Х.Кәтиев, Ф.Камал яу кырында ятып кала. Сугыш чорының авыр шартларында кабатланмас талантлар Ш.Шамильскийның, Н.Арапованың гомерләре вакытсыз өзелә, – дип яза Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан. – Театр Р.Җиһаншина, И.Гафуров, Р.Тәминдарова, Р.Ибраһимова, Ш.Сарымсаков, С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева концерт бригадалары составында төрле фронтларда сугышчыларга хезмәт күрсәтәләр. Госпитальләрдә дежур тору, авыл хуҗалыгына булышу, фронт файдасына планнан тыш концерт-спектакльләр кую белән бергә, кыенлыкларга бирешмичә, театр коллективы, иң мөһиме, киеренке иҗат эше дә алып бара. 1941–1945 елларда театрда барлыгы 23 премьера күрсәтелә.”


    Солтан ИСХАКОВ фотосы


Г.Камал исемендәге театрның мәһабәт бинасында сугышта катнашкан артистларның исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Биредә 20 дән артык исем теркәлгән. Театрга килгән һәр тамашачы әлеге исемлек яныннан тыныч күңел белән генә уза алмый... Күпме гомерләр вакытсыз өзелгән, күпме башкарылмый калган рольләр, күпме тормышка ашмаган хыяллар... Шулай да театр җиңүне якынайтуда үз өлешен кертә. Халыкны яңа үрләргә рухландырырдай әсәрләрне сәхнәгә куеп, авыр шартларда халыкка сәнгать шатлыгы өләшә.

– Классика җәүһәрләре “Король Лир”, “Яшенле яңгыр”, “Печән өстендәге эт”, “Хуҗа Насретдин”, шулай ук сугыш темасына язылган, халыкның фидакарь хезмәтенә, батырлыгына багышланган “Мәрьям”, “Миңлекамал” кебек спектакльләр халыкка рухи көч бирүче иҗат казанышлары була. Бу изге тема театр репертуарыннан беркайчан да төшеп тормый. “Тормыш җыры”, “Муса Җәлил”, “Моңлы бер җыр”, “Бер төн”, “Тол хатыннар, тол кызлар”, “Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз”, “Ике сәгать, бер гомер”, “Яра”, “Телсез күке” спектакльләре шуның күренекле үрнәкләре, – ди Луара ханым.

Илебез өчен иң авыр чорда да, ягъни 1944 елда, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максаты белән Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла. Биредә яңа буын артистлар тәрбияләнә.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 519 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 11 Май 2016 08:44
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев