В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 15 Июнь 2016 14:01

Сабир Әхтәмов: тимерчедән – каһарманлыкка (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген татарның каһарман улы Сабир Әхтәмовны искә алу чаралары уза. Әгәр исән булса, Бөек Ватан сугышы героена бүген 90 яшь тулган булыр иде. 18 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган татар егете гомере буе тыйнак, сабыр холыклы булган. Искә алу тантанасында аның нәкъ менә шушы сыйфатына басым ясадылар.


Казан шәһәренең Космановтлар урамында урнашкан 14 йорт ишегалдында Бөек Ватан сугышы каһарманының 90 еллыгын билгеләп уздылар. Анда Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Сабир Әхтәмовның дуслары, кызы Илсөя Хантимерова, ветераннар советы вәкилләре һ.б. кунаклар катнашты.



- Бүген, чыннан да, истәлекле көн. Шәхсән мин үзем Космановтлар урамында яшәдем, 121 нче мәктәптә белем алдым. Безнең сыйныфка еш кына Сабир Әхтәмович килә торган иде. Ул сөйләгәннәрне без – укучылар – йотлыгып тыңлый торган идек. Мәктәптә музей да бар. Безнең белән бер урамда Советлар Союзы Герое яшәгәнгә горурлана идек. Ул безнең халык батыры иде, үзен һәрвакыт гади тотты. Яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне тәрбияләүдә зур өлеш кертте. Бүген дә яшьләр аны онытмый, аның турында хатирәләр һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланачак, – диде үз чыгышында министр Эльмира Зарипова.



Танышын искә алырга сугыш ветераны, бик күп хәрби бүләкләр иясе Түрфән Насыйбуллин да килгән. Ул да үзенең истәлекләрен сөйләде:

- Сабир үтә дә гади, тыйнак кеше иде. Төрле чараларда еш очраша идек. Беркайчан да үзен әллә кемгә санап йөрмәде. Заманында армиягә бергә алынгач, Суслонгерь лагерында бергә булдык. Бәхетемә, мин үзем каты сугышларга эләкмәдем. Мине авиация училищесына җибәрделәр.

Сабир Әхтәмовның кызы Илсөя Кантимерова да каһарманыбыз турында җылы хатирәләре белән уртаклашты:


“Мин аның белән танышканда, үз балаларым бар иде инде. 1992 елда таныштык. Көн саен искә алабыз. Җомга көннәрендә һәрвакыт мәчеткә керәм, аның рухына дога кылдырам. Яхшы, затлы, тыныч кеше иде. Бервакытта да башкаларга үзенең мәшәкатьләре, күңелсез хәлләре турында белгертмәде. Берәрсе ярдәм сорап килсә, һәрвакыт булышты. Әйткән сүзендә тора белде. Соңгы елларда туган якларына еш кайта алмаса да, андагыларны сагынып яшәде. Бәйрәмнәргә кайта торган иде. Туганнары күмелгән зиратны барлый торган идек. Үз мәкаләләрендә сугышта һәлак булган әтисе турында да яза торган иде бит. Тик торырга яратмады инде. Һәрвакыт нәрсә дә булса майтара торган иде. Хәтта миңа ашарга да пешертмәде, барысын үзе башкарды”.



Сабир Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә Кукмара районы Югары Өскебаш авылында дөньяга  килә. Бөек Ватан сугышына 1943 елның ноябрь аенда алына. Ә аңа кадәр авылда тимерче булып эшләгән. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әтиләре Әхмәтҗан ага исә 1943 елда сугыш кырларында батырларча һәлак булган. Сабир ага үз истәлекләрендә сугыш башланган чорларны еш искә ала торган иде: “... 1941 елны әти сугышка китеп барды. Ә мин аның эшен дәвам итеп колхозның өлкән тимерчесе булып эшләп калдым. Гаиләбез ишле булды. Көннәрдән беркөнне әтинең үлгән хәбәре килде. Бу кайгылы хәбәр миндә дошманнарга карата нәфрәт хисен тагын да арттырып җибәрде. Сугышка бару теләгемне көчәйтте.

Сабир 4 нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе була. Смоленск янында беренче тапкыр утка керә. Кенигсбергка кадәр утлы юл уза. Белоруссияне, Балтыйк буе республикаларын азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда батырларча көрәшә.
 
Күп еллар узгач Сабир ага фронт юлларын искә төшереп менә нәрсәләр бәян итеп калдырган: “Сугыш тәҗрибәсен Орша тирәсендә алдык. Староселье авылы янында мин Иван Луковкин белән (расчетның икенче номеры), окоп казырга гына өлгердек – карыйбыз, безгә таба яны белән бер танк якыная. Ике йөз илле метрларга кадәр үткәреп атып җибәрдем. Күрәм, туктады! Тидердем, димәк, әмма хәрәкәтләнә. Тагын төзәп аттым. Яндырдым. Танк артыннан САУ (үзйөрешле артиллерия җайланмасы) күренде. Аннары артиллерия эшкә кереште... Башка роталар да уңышлы сугышты. Танк белән САУ өчен мине Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр... 1944 елның октябрендә дошманның Немерсдорф исемле бер яхшылап ныгытылган торак пунктына килеп җиттек. Безнең 2 нче батальон тукталып тормастан, танклар белән берлектә Немерсдорфны алырга һәм махсус күрсәтмә буенча яулап алынган позицияне кулдан ычкындырмаска боерык бирелде. Торак пунктка җиткәндә дошманның көчле ут ноктасы безнең һөҗүмне туктатты. Кече сержант Луковкин (минем ПТРда 2 номер) белән икебез әлеге ут ноктасын юк итәргә сугышчан задание алдык. Дошманның көчле ут яңгыры астында, үрмәләп - шуышып тиешле объектка 70-100 м га кадәр якынлаштык һәм гранаталар ыргытып кына аны юк итеп булмаячагын аңладык. Дошман янына яшеренеп килергә мөмкин түгел. Башка чара табарга кирәк. Ут ноктасының бер кырыенда ягулык багына охшаган әйбер күренде. Берничә тапкыр ату нәтиҗәсендә аны яндырырга мөмкин булды. Ялкын җиргә күмелгән «Фердинанд»ның эченә үтеп керде. Снарядлар шартлый башлады. Сугышчылар «ура» кычкырып, дошман позицияләренә ташландылар. Төнлә бу торак пункт безнең кулга күчте. Тиздән дошманның бер рота пехотасы сугыш белән разведка ясый башлады. Төнге сугыш вакытында безнең расчёт дошманның тагын 2 “Фердинанд”ын сафтан чыгарды. Таң алдыннан дошманның күп санлы танклары контратакага күчте. Менә, моторлар гөрелтесе якында гына ишетелә иде. Әмма без, каушамый, дошманны якынга ук җибәрдек. Ара 150 метрлап калгач, безнең бронебойщиклар танкларга ут ачтылар. Берничә минуттан уң флангтагы Филлипов расчёты бер танкны яндырды. Без берничә тапкыр атуга сул флангтагы танк та туктап калды. Өченче танкның чылбырларын өздердек. Яны белән туктап калган танкка берничә тапкыр атуга ул яна башлады. Дүртенче танк туры безнең өскә килә иде. Тиз генә чокырга яшерендек һәм шуннан атып аны да җимердек. Безнең солдатлар дошман пехотасын танклардан аердылар. Атака тукталды, немец солдатлары чигенә башладылар. Бу вакытта тагын ике транспортерны һәм снарядлар төягән ике автомашинаны юк иттек. Ике көн барган авыр сугышлар безнең гвардиячеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Миңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде”.



Шунысын да искәртеп узыйк: Бөек Ватан сугышында 200дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табыла. 50се  – Дан орденының тулы кавалерлары, 100 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Тарихи мәгълүматларны актарганда хатын-кызларыбызның да батырлыклары таң калдыра. Татарстаннан сугышка 10 меңнән  артык хатын-кыз алына.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы ил матбугатының иң үзәгенә әверелә. Татар телендә фронт газеталары 1942 елның июлендә чыга башлый һәм укучылар арасында бик тиз популярлык казанган. Шунысы да мәгълүм: сугыш елларында татар телендә 16 фронт газетасы нәшер ителә.


Мөршидә КЫЯМОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 453 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев