В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 20 Июнь 2016 07:03

Без җиңүчеләр токымыннан...

Төп-төгәл 75 ел элек Бөек Ватан сугышы башланып киткән. Дөньяны яулап алу нияте белән шашынган Адольф Гитлер бөтен Европаны көл-күмергә әйләндергәннән соң, СССРга каршы хыянәтчел рәвештә игълансыз сугыш башлаган.


Әлеге адым тарихта “Барборосса планы” буларак билгеле. Аның асылы буенча, Гитлерга тугрылыклы гаскәр 22 июньдә сугыш хәрәкәтләре башлап октябрь аенда инде җиңүне билгеләп үтәргә тиеш булганнар. Ләкин язмыш икенче төрлерәк төзәтмәләр керткән. Көз айларында Союзның кырлардагы мул уңышын җыеп бәйрәм итәргә хыялланган фашист генералларына яңа сынаулар килә. СССРның каршы торуы куәтләнә. Җиңел генә бирелергә теләми ул. Шул арада илнең эчке резервлары туплана. Гомуми мобилизация игълан ителә. Башта 1939 елгы фин сугышын узган гаскәри хезмәт күнекмәләрен онытмаган солдатларны алалар. Дошманга контрһөҗүм ясап аны чигендерәбез, ил азатлыгын кайтарырбыз дип өметләнәләр. Ләкин бу да ялгыш фараз булып чыга. Бәрелешләр озакка китә. Шуннан соң “кадровый гаскәрләр” яуга озатыла. Аннан соң 1924 елгы армия яшенә җиткән егетләрне ала башлыйлар. Тракторчы, инженер кебек белгечләр, төрле рангтагы җитәкчеләр дә, беренче елны бронь бирелүенә карамастан, армия хезмәтенә чакырыла.


Зур бер ил умарта күче сыман гөжли. Бер кочак баласы белән ялгыз каласы хатыннар ирләрен, олы улларын, энекәшләрен, әтиләрен ут эченә озата. Авыл җирләрендә яу кырына китүчеләрне 1941 елның ишелеп уңган игеннәре озатып кала. Ах, ул аерылу мизгелләре. Һәрбер гаиләгә ишек шакыган бу афәтнең үзәк өзгеч мизгелләре – яуга озату. Мәңге хәтердән җуелмаслык истәлекләре йөрәк түренә язылган. Алар буыннан-буынга тапшырылып килә.


Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылыннан Миңҗиһан Кәлимуллина да биш кенә ел яшәп калган ире Нигъмәтулланы озата. Зөя станциясендә саубуллашканда 1 айлык кызлары Нурдидәне күтәреп торган җиреннән хатынына тоттыра да, болай ди:

Көтеп тор, мин хәзер киләм. (Базарга барып камыштан үргән бишек алып килә.) Минҗиһан, миңа әйләнеп кайтулар насыйп булмас инде. Төшемдә шулай күрдем. Өй кыегыбызны яшен сукты. Бу баланы күз карасыдай сакла. Киләчәктә таянчың булыр...



Ул арада әче итеп поезд кычкырта. Иптәшләре Нигъмине чакырып алалар. Гомерлеккә аерылуны сизгән Минҗиһанга да күз яшен сөртеп сабыен күкрәгенә кысып сыкраудан башка чара калмый...  


Мондый җан өшеткеч аерылулар бөтен ил буенча  булган. Сугыш чоры хатларына күз төшерү дә афәтле заман кешеләренең бөтен барлыгын күзалларга, аларның калеб халәтенә төшенергә ярдәм итә.

Даров Гомәр Бәкер улы (1915 елгы) гаскәри хезмәттәге старшина буларак, әүвәлге көннәрдә үк туган авылыннан (Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы) сугышка алына.  Хәрби бурыч йөкләп Бөгелмә шәһәренә җибәрелә.  Өчпочмаклы хатлары күп булган – югалып беткәннәр. Мәктәп укучысы көндәлегенә язылган 4 битлек хаты 2012 елны килеп чыккан. Датасы куелмаган. “Сез ки, Кара Чишмә авылында гомер итүче иң якыннардан якын булган җаным Сәлимәгә иптәшең Гомәрдән, бер күреп сөйләшергә зар булып, һавадагы йолдызлар санынча күптин-күп сәламнарымны озатып калам. Вә иң якыннардан якын булган улым Әҗмәлгә җир шарында үскән мижин чәчәгенең матур һәм күп вакыты кадәр күптин-күп сәлам. Вә янә әби белән бабайга, әтәй белән әнәйгә күптин-күп сәлам диярсез. Янә барча туганнарга, тирә-күрше, агай-энеләргә, барына да аермаенча күптин-күп сәлам. Вә янә адрес язучы Маһирә апага күптин-күп сәлам.  Сәлам шуның белән тәмам. Хәзер килсәк, дөнья хәлләренә, әлегә аерымнар юк. Шул көннәрдә китәргә җыенабыз. 27 синтәбердә язган хатыгызны 7 нче октябрьдә алдым. Нигә озак килә – белмим. Хатларыгызны алгач, бик кинәндем. Үзегез белән сөйләшкән сымак булып укыдым. Һәм урыннан тормыйча хат яздым сезгә. Җаным, мин Рәшит абый артыннан хат җибәргән идем. Ну шулай да, бәгырем, мин Рәшит абый артыннан язган хат һәм хәзер язган хатлар сагынуны арттыралар гына.[Cүз Бөгелмәгә эш белән баргалаган мәктәп директоры Рәшит Шаһиев турында бара. – М.К] Күрешеп сөйләшүләр булмады ахры инде... Шулай да җаным, Сәлимә, без болай итик: хатны язганда кыскача исәнлек-саулык языгыз, хәбәрләр әлләни язмагыз. Авыл хәбәре ярый. Ят хәбәр, армеецлар хәбәре керсә, бу хатлар килмиләр. Юлда тикшерәләр. Шулай булгач, үз турыңда гына языгыз. Хат белән генә син дә канәгать түгел, сагыну кабара бара. Бәгырем, мин анда язган идем килү ягын. Бала минем өчен [кадерле] күрәсем бик килә, ну жәл. Ишетерсез дигән сыман үзегезнең теләккә салдым. Әгәр дә килә алмасагыз, исән йөреп кайтуны телә. Малаем белән, кайткач, күп итеп сөйләшербез... Шулай да Рәшит абый алдады мине: хатының әбиең белән килеп җитәләр диде. Шуннан соң 2-3 көн көттем. Гел чыгып урамда көтеп утырдым. Елховойлар, Күтәмә марҗалары килде. Алардан да сорадым – юк. Безнең белән килмәде диләр. Вапшем, сагыну хәттин ашкан минем. Тагын озакмы сагынып торырбыз – мәгълүм түгел. Җаным, киемнәрне алмадым, дигәнсең. Мин күптән алгансыңдыр дигән идем. Кайда булса да буталып ята инде ул. Казаннан салган идем бит мин. Югалса, табарбыз, ул дәрт түгел. Ну шулай да эзләрмен, әллә кайчан язарга идең аны. Шуның белән тәмам. Сагынып хат язучы ирең – Даров. Г. Б.”



1942 елның апрелендә хатыны Сәлимә апа, ут эченә киткәнче бердәнбер улын күреп калсын диптер, җиде айлык Әҗмәлне күтәреп җәяү туры юл белән Бөгелмәгә чыгып китә.   Юл өзелгән вакыт. Ни җитте шуңа утыргалап барып җитәләр. Сәлимә апа баланы әтисенә күрсәтеп өлгерә... Кайтыр юлда су аша чыгарга туры килгәч, бала белән ананы Гомәр абыйның солдатлары күтәреп чыгаралар. Ә Гомәр үзе... тагын фронтка китә. Аның язмышы озак еллар билгесез булып кала. Туганнарына “хәбәрсез югалды” дигән язу гына китереп тоттыралар.


Җансыз Гитлерны сүгә-сүгә күпме солдат яуда башын салган. Шул ук иблис Гитлерны каһәрли-каһәрли күпме аналар кан елый. Ә бит ятимлекләр, кагылу-сугылуларның исәбе дә хисабы да юк. Шушы дәһшәтле елларда аерылганнан соң бүгенге көндә дә урык-сурык йөрүчеләр күпме? “Әти” дип эндәшә алмыйча яшәгән буын вәкилләре дә якты дөньядан китеп бара. Шул сынаулар өстенә колхоз эше, дәүләт заданиесе дә бар бит әле! Ач үлем белән көрәшә-көрәшә илне аякка бастырырга кирәк. Сугыш елларындагы тыл хезмәтчәннәренең башыннан кичкәннәрен фәһемләгәч,  ул  кешеләр ничек чыдады  икән дип уйланасың.  Бу хакта лаеклы ялдагы мөгаллим Зөфәр ага Дәүләтшиннан да үтемлерәк итеп әйтеп булмастыр. “Авылым – горурлыгым” китабында ул болай дип яза: “Ирләренең “үлде” хәбәре килгән көнне алар нәрсә уйлады икән? Аларның йөрәк тибеше һәм сулышы нинди булды икән? Алар ятим калган газизләре каршында нәрсә әйтте икән? Аларны юата алырлык сүз таба алдылар микән? Кайгыдан йокламаган бу төндә алар нәрсә турында уйладылар икән? Кайгылы беренче кичтә балаларын йокларга яткырганда нәрсәләр әйтеп юаттылар икән? Балаларына күрсәтмәс өчен лапаска чыгып елаулары ничә елларга сузылды икән?”


22 июнь - Кайгы һәм хәтер көне. Бу көн кешелек тарихында иң канлы вакыйга буларак уелып калган. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны без хәтерләргә тиеш! Бәхетле киләчәк хакына корбан булганнарның берсе дә онытылмасын!


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 588 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев