В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 22 Июнь 2016 15:02

Татарстаннан киткән 700 мең кеше истәлегенә митинг... (ФОТО)

22 июнь моннан 75 ел элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн. Бу, Хәтер һәм хәсрәт көнендә, Казанның Җиңү паркында Бөек Җиңү көнен якынайткан каһарманнарны искә алу митингы узды.


Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм хәсрәт көне булып, ел саен билгеләп үтелә. Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында үткәрелгән митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары җыелды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин митингны ачып, 22 июнь безнең илебез өчен олы фаҗига һәм бөек батырлык көне дә булуын ассызыклады.

– 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Бер илнең дә шул кадәр зур сынауларга дучар ителгәне юк иде. Татарстаннан Бөек Ватан сугышында 700 мең кеше фронтка китә, бу – бөтен республика халкының чиреге. 350 мең кеше яу кырларында башын сала. Безнең 200 якташыбыз батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы Герое исеменә лаек була. Советлар Союзы Геройлары Муса Җәлил, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Гани Сафиуллин кебек атаклы каһарманнар – безнең горурлыгыбыз. Сугыш елларында Татарстанга башка төбәкләрдән 70ләп эре сәнәгать предприятиесе күчерелә, безнең җирлектә 600 төрле хәрби кирәк-яраклар җитештерелә, ул вакытта чыккан һәр алтынчы очкыч Казанда ясалган, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты рәисе сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәгәя баруына кызганыч белдереп, яшь буын бүгенгедәй һәрвакыт 22 июнь көнне мәңгелек утка чәчәкләр алып киләчәгенә шикләнмәвен әйтте.  
 

 

Бүгенге көндә Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөртүче бер 90 яшьлек Борис Кузнецов кына калды. Митингта ул да сүз алды: “22 июнь кайгы көне булса да, бу көнне бәйрәм кебек куанырга да ярый, чөнки без бөтен дөньяны фашизм афәтеннән коткардык”, – дип Герой һәлак булганнарның, вафатларның рухы тыныч булсын, ә олы яшьтәге ветераннарга исәнлек-саулык теләде.

“Гомумроссия халык фронты” иҗтимагый хәркәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәистәше Игорь Бикеев 22 июнь киләчәк буыннарга ирекле тормыш тәэмин иткән каһарманнарыбызны искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию көне булуын ассызыклады. “Без әби-бабайларыбыз гомерләре бәрабәренә сакланган илдә яшибез, югыйсә, бу ил инде бүтән булмас иде. Безнең ватанпәрвәр халкыбыз һәрвакыт үзенең казанышлары белән горурланды һәм горурланачак”, – диде Игорь Бикеев.

Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы мәктәпләрдә чыгарылышлар чорында, шат күңелле яшьләр киләчәккә куанычлар юраган көннәрдә башлана. Җиңү паркында оештырылган митингка да чәчәкләр һәм Георгий тасмасы төсләрендәге шарлар күтәреп, быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучы егетләр һәм кызлар килде. Ветераннар алдында яшьтәшләре исеменнән чыгыш ясаган 23нче мәктәп укучысы Дилә Вәлиуллова әби-бабайларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагына басым ясап әйтте.

Сугышта башын салганнарны, яу кырында алган яралардан туган иленә кайткач вафат булганнарны митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алды. Укучылар Җиңү паркы өстенә күккә шарлар очырды. Дан мемориалындагы мәңгелек утка парламент депутатлары, министрлык вәкилләре, ветераннар белән берлектә яшьләр дә бик күп чәчәкләр куйды.


Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 751 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 22 Июнь 2016 15:12
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Буыннар хәтере мәңгелек! 41нең 22 июне... Хәтерлибез!..

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев