В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 23 Июнь 2016 11:21

41нең 22 июне... Хәтерлибез!..

1941 елның 22 июнь иртәсе... Төгәл 75 ел элек фашист Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә һөҗүм оештыра. Бөек Ватан сугышы башлана... 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә.


22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан да “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылды. 21 июнь кичендә “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең “Яшь гвардия”се Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан традицион Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә“Хәтер шәме” акциясе уздырды. Әлеге чара моннан 8 ел элек, нәкъ менә “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән булдырылган иде.  “Хәтер шәме”н уздыру фикере бик тиз хуплау тапты һәм ул бүген, чын мәгънәсендә, бөтен халык тарафыннан үтәлә торган йолага әйләнде. Шулай итеп, Хәтер һәм кайгы көнендә ил буйлап миллионлаган кеше үз өендә тәрәзә каршына басып мемориаль шәм яндыруны гадәткә кертте. Батыр сугышчылар шул рәвешле искә алына.    



Казанда әлеге акция Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәле янында узды. “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге “Яшь гвардия” активистлары һәйкәл янында митинг уздырды һәм “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, шәмнәрдән “Я помню 1941” сүзен язды, Ватан өчен башын салган сугышчыларыбызны бер минутлык тынлык белән искә  алды.

“Яшь гвардия” вәкилләре мондый чараны республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә дә уздырды. Татарстанның меңләгән кешесе үз өйләрендә елдагыча хәтер шәмен кабызырга ашыкты.



“Акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта бара. Хәтер һәр Татарстан кешесенең йөрәгендә яши. Быел үз өйләрендә шәм яндыру белән генә чикләнмичә, Билгесез солдат кабере янына чәчәк китерүчеләр, митингта катнашучыларның күплеген күреп сөендек”, – дип фикерләре белән уртаклашты “Яшь гвардия”нең Татарстандагы җитәкчесе Динар Бариев.

Татарстан халкы тарафыннан “Бердәм Россия” партиясенең башка патриотик проектлары да хуплау тапты. Шуларның берсе – “Безнең хөрмәтле ветеран” хәйрия проекты. Аны тормышка ашыруда республика оешма һәм берләшмәләре, ирекле булышчылар зур өлеш кертә. Һәр ветеранның билгеләнгән үз булышчысы бар. Аларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән башкарылган һәр тәгаен эш – ветераннарга карата рәхмәт хисләренең бер чагылышы.



...Хәтерне җуймаска, сакларга кирәк.. Нәкъ менә “Яшь гвардия” вәкилләре иртәнге сәгать 4кә кадәр хәтер сагында торган кебек. 22 июнь иртәсе... Иртәнге сәгать 4!.. Без моны онытмаска тиеш.


Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2374 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев