В заголовках  В тексте

Мәдәният

  • “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген... бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” Бу юлларны әйтерсең лә бөек Тукай үзенә багышлап язып калдырган. 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне, инде ничәмә елдан бирле “Шигърият көне” буларак билгеләп үтелә. Бүген республикада зур бәйрәм. Ул балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә дәвам итә. Кулларына чәчәк тоткан казанлылар бүген иртәдән үк үзәккә, Тукай һәйкәле янына агыла.

    Чәршәмбе, 26 Апрель 2017
  • Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның күңелен кем яулаган булган? Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте турында сер пәрдәсен ачып, Мирсәй Гарифның “Мәңгелек мәхәббәт” китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

    Чәршәмбе, 26 Апрель 2017
  • Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.2018 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 60 ел тула.  Ел саен бирелә торган премия сәнгать осталары, бигрәк тә язучыларыбыз арасында зур дәрәҗәгә ия. 1991 елдан лауреатлар исемлеген Татарстан Президенты раслый.

    Дүшәмбе, 24 Апрель 2017 1
  • Яхшы хәбәр – тагын бер татар дәүләт театры ремонтка ябылды. Бу хактагы сөенечен Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев уртаклашты. Театрның бинасы, гастрольләре, премьералары һәм тамашачысы турында – Рөстәм Галиев белән интервьюда.

    Шимбә, 22 Апрель 2017
  • Сәнгать фәннәре кандидаты Исламда музыка тыелганмы, юкмы дигән сорауга үз җавабын тапкан. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы  Ислам  мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә “Исламда дини һәм дөньяви музыка” дигән темага лекция укылды. Лекцияне ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты  Гүзәл   Сәйфуллина  укыды.

    Сишәмбе, 18 Апрель 2017
  • Җырлар көндәлегемә: «Пар алма» җыры 1995 елда УНИКС концертлар залында Зөфәр Хәйретдинов белән Алсу Хисамиева башкаруында беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим ителде», – дип язып куйганмын. Менә инде 22 ел бу затлы җыр минем визит карточкам булып тора. Затлы сүзен уңайсызланып кулланмыйм. Шигыремә көйне чорыбызның талантлы композиторы иҗат итте, аңа гомер бирде, «Җыр бәйгесе» лауреаты дәрәҗәсенә күтәрде. Яшермим, иҗади әсәрне гомерле итү аны иҗат итүчеләрдән еллар дәвамында игътибар, тугрылык сорый. Зөфәр дустым, бүген дә безнең уртак иҗат җимешебезне үз репертуарыннан төшермичә, заманча аранжировкада ретро җырлар арасында олы сәхнәдә балкытып ала.

    Дүшәмбе, 17 Апрель 2017
  • Җиде дистә ел гомерен илебез иминлегенә багышлаган, милиция полковнигыннан абруйлы хәзрәт дәрәҗәсенә ирешкән, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанның "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, дәгъват юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә. 

    Чәршәмбе, 12 Апрель 2017
  • "Рәсем – ул шигърият, ә поэзия – ишетергә мөмкин булган рәсем сәнгате", дигән заманында атаклы Леонардо да Винчи. Татар рәссамы Рамин Нәфыйков та үз иҗатында әлеге фикерне куәтли. Рухи азатлыкка омтылучы кылкаләм остасы беренче карашка гади кеше өчен бигүк аңлашылып бетмәгән картиналар иҗат итә. Абстракция белән музыкада тәңгәллек күрә ул.

    Якшәмбе, 16 Апрель 2017
  • Марсель Галиевны шагыйрь, язучы буларак күпләр белә. Әмма аның сәләте бу кысаларга гына сыймыйча, фотосурәтләргә “күчкән”. Биш дистәгә якын иҗат җимешләрен ул киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан “Шәһри Казан” газетасы редакциясенең күргәзмәләр мәйданында үз күргәзмәсен булдырды.

    Сишәмбе, 11 Апрель 2017
  • 2017 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәргә санаулы көннәр генә калып бара. Быел әлеге олы бүләккә 19 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев та бар. Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән картиналарын ул Татарстанга бүләк итәчәк.

    Җомга, 07 Апрель 2017
  • “Талантлы кеше – һәр яклап та талантлы” дигән әйтем бар. Уфада яшәүче милләттәшебез, матур, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы талант иясе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәновка да тулысынча туры килә бу гыйбарә. 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән аксакал бүгенге көндә дә иҗаттан туктамый. 

    Чәршәмбе, 05 Апрель 2017
  • Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан "Халыклар дуслыгы" музее  Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә абруйлы ядкарханәләрдән санала. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер. Әлеге музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул итә икән.

    Чәршәмбе, 05 Апрель 2017
  • Милли мәктәбе, милли культурасы, туган теле булмаган милләтнең киләчәге юк, ул әкрен-әкрен бетүгә таба юл тота. Ә беребезнең дә бу дөньядан  үз иреге белән китәргә теләге булмаган кебек, безнең кебек кешеләрдән торган халыкның, милләтнең дә юкка чыгасы килми торгандыр, ди Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.  

    Пәнҗешәмбе, 30 Март 2017
  • Аларның исем-фамилияләре дә, милләтләре дә татар. Шулай да алар рус телендә яза. Барысы да шәһәр җирендә туып-үскән. Әдәбиятта каләм чарлауны рус телендә өстенрәк күрсәләр дә, иҗатларындагы персонажлар аша татар милләтенең чалымнарын, характер-кичерешләрен чагылдыра алар. Сүзебез русча иҗат итүче татар язучылары хакында.

    Сишәмбе, 28 Март 2017 2
  • Акча да, ир дә кирәкми, театрга гына эшкә алыгыз, дип килеп керә ул сәнгать дөньясына. «Аллага шөкер, барысы да булды; акчам да, яраткан, терәк булырдай ирем дә, иманлы газиз балаларым, хәзер инде оныкларым да бар», – дип шөкрана кыла Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия ханым Мәхмүтова. 

    Сишәмбе, 21 Март 2017
Страница 1 из 74

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев