В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 09:44

Татар фильмнарын кинопрокатка алмыйлар...

Татар тамашачысы үзебезнең фильмнарны зарыгып көтә. Үзеңнеке тансык дисәк тә, бактың исә, республиканың коммерция кинотеатрлары җитәкчеләре татар телендәге фильмнарны алырга бик атлыгып тормый икән.


Республикабызның танылган кинорежиссеры, педагог Алексей Барыкин әнә шулай дип белдерә:

– Татар милләтеннән булсалар да, үзләре милләт өчен җан атып яшәсәләр дә, кинотеатр директорлары милли фильмнарны алмау ягында. Татарча кинога ярты аудиториябез килми. Чөнки татарларның шактые үз ана телендә аралашмый, аны белми... Үз телендә аралашканнары да татарча кино карарга ашкынып тормый, дип аңлаталар.

Исегезгә төшереп узабыз: Алексей Барыкинның «Семейные хлопоты» фильмы узган ел беренче тапкыр прокатка чыкты. Ул – Татарстанда төшерелгән фильмнар арасында республика кинотеатрларында күрсәтелә башлаган беренче картина.

– «Семейные хлопоты» фильмына да тамашачыны җәлеп итүе җиңел булмады, – ди А.Барыкин. – Шулай да, әренләп җыя алдык. Башлангыч чорда аз килделәр, аннары – күбрәк, өченче уикендта тагын да күбрәк булды. «Сарафан радиосы»ның да файдасын күрдек...

Режиссер бу урында якутларны телгә алып узды. Аларда, мәсәлән, беренче милли фильм 2003 елда төшерелсә дә, фәкать 2006 елда гына үзен аклый, ягъни керем китерә башлаган. Белгечләребез Татарстанда бу дәвер җәһәтрәк узар, дип өметләнә.

Прокат турында фикер йөрткәндә рекламаның да төп корал булуын истән чыгармаска кирәк. Бу очракта «Ак чәчәкләр» фильмын мисал итеп китерергә мөмкин. Уртакул эшләнгән кино булса да, Татарстан халкы картинаны яратып кабул итте. Аның турында күпләр белә. Ә менә күптән түгел генә «Татарстан-Яңа гасыр» каналында күрсәтелгән «Тапшырылмаган хатлар» фильмы хакында алай дип әйтеп булмый, чөнки реклама җитмәде... Шулай ук милли проектларга Россия кино «йолдыз»ларын җәлеп итү дә үз нәтиҗәсен бирергә мөмкин.

Владимир БАТРАКОВ, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе:

– Бездә хосусый кинотеатрлар чит ил фильмнарын гына күрсәтергә ярата. Шуңа күрә Кино фонды хосусый кинотеатрлар ачу үзен акламый торган кечерәк шәһәрләрне кино залына тиендерү эшенә алынды. Бүгенге заман кешесенең начар экранлы, начар аппаратуралы залга  киләсе килми шул. Барлык шартлары да тудырылган, уңайлы кәнәфи, яхшы аппаратурадан кино тамаша кылу һәркемнең дә күңеленә хуш килә. 18 муниципаль район үзәгендә Кино фонды ярдәме белән кино заллары ачылды.

Республикада стационар кино заллары булмаган районнар да бар, аларны да читтә калдырмаска тырышалар. Бу үзәкләргә «Татаркино» оешмасы картиналарны үзе алып килә. Үз милли киноларын күрсәтүнең уңышлы мисаллары да юк түгел. Бу җәһәттән Францияне телгә алырга мөмкин. Биредә чит ил фильмнарына квоталар кертелеп, үз картиналары 40 процентны тәшкил итә икән.
 


2016 елда Татарстанда, шул исәптән клубларда, авыл Мәдәният йортларында 686 фильм күрсәтелгән (81е – яңа әсәрләр). Шуның 408е – Россия продукциясе. Шулардан 16 миллион сум тирәсе акча җыелган.



Россиядә Кино елы узып та китте. Татарстан киносы өчен дә 2016 ел шактый нәтиҗәле булды. Һәрхәлдә, республикабыз кинематографистлары канәгать калган. 2016 елда кино тармагына 131 973 000 сум акча тотылган. Шуның 49 954 000 сумы – федераль бюджеттан. Соңгы дистә ел эчендә Татарстанның кино сәнгате турында фикер алышулар ешайды. Бу өлкәдә үз кадрларыбыз да әзерләнә башлады. Кино төшерүнең катлаулы процесс икәнен күпләребез аңлый. Шулай да, визуаль сәнгать өлкәсендәге проблемалар моның белән генә төгәлләнми әле...



Кинопрокат, кино күрсәтү, кадрлар әзерләү системасы – боларның барысы да җайлау-көйләүне таләп итә. Республика җитәкчелеге, әлеге уңайдан төрле программаларны гамәлгә ашырып, бу өлкәдә үз сүзен әйтә килә. Татарстанның кино челтәре 42 муниципаль кино оешмасыннан гыйбарәт. Районнарда 29 кинотеатр эшли, шуларның берсе – дәүләт кинотеатры, җидесе – муниципаль, 21е – хосусый. 38 кино залы гамәлдә, шуның икесе – дәүләтнеке, 36сы – муниципаль карамакта.



Гүзәл ШӘРИПОВА, Татарстан мәдәният министры урынбасары:


– Авылларга алып чыгу өчен, 27 күчмә кино күрсәтү җайланмасы да бар. Муниципаль районнарның шактыенда даими рәвештә кино сәнгате белән танышып бару мөмкинлеге тудырылган. Узган ел Татарстан Мәдәният министрлыгы  кинематография өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен 8,2 миллион сум субсидия бүлеп биргән иде. Шул акчага дүрт – документаль, өч – кыска метражлы һәм бер тулы метражлы нәфис фильм әзерләнде. Әлеге картиналар тиздән тамашачы хөкеменә тапшырылачак.

Ә 2016 елда Татарстанда барлыгы 11 фильм төшерелде. Быел без аларның премьераларын күрә алачакбыз. Шунысын да искәртеп узыйк: Кино елында  «Кинотеатрда – театр» исемле яңа проектка нигез салынды. Арча һәм Тәтеш муниципаль районнары кинотеатрларында Казан яшь тамашачылар театрының «Нәни принц» спектакле премьерасының онлайн трансляциясен күпләр яратып кабул итте. Бу башлангыч республикабызда киң колач алыр дигән өмет зур. Киләчәктә ул кинотеатрлар аркылы гына түгел, ә авыл клублары белән дә гамәлгә ашырылыр дигән ышаныч бар. Димәк, премьералар белән үз авылыңнан чыкмый гына да танышып барырга мөмкин булачак дигән сүз.
 
Республикабызда 100 меңгә якын кеше яшәгән шәһәрләрдә кинотеатрлар булдыру буенча федераль проект уңышлы гына  эшләп китте (Россиядә бу программа нигезендә 87 кинотеатр заманча техника һәм яңа җиһаз белән баетылды, шуларның 10сы – Татарстанныкы). Республикадагы шундый ун кинотеатрның дүртесе Әгерҗе, Тәтеш, Мамадыш һәм  Менделеевскида барлыкка килде. Алдагы язмаларда хәбәр ителгәнчә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск халкы да заманча техника белән җиһазландырылган кинотеатрлы булу бәхетенә ирешәчәк. Шулай ук Алексеевск, Кукмара һәм Мөслимдәге яңартылган кино заллары быел беренче тамашачыларын кабул итәчәк.

Мәдәният министры урынбасары Г.Шәрипова әйтүенчә, 500 меңгә якын кеше яшәгән торак пунктларда кино күрсәтү өчен шартлар булдыру конкурсында 8 муниципаль берәмлек җиңүче дип табылган. Алар федераль казнадан 5әр миллион сум акча алачак һәм 2017 ел дәвамында кино залларын тулысынча җиһазландырырга ниятлиләр. Бу урында шунысын да искәртеп узарга кирәк: бәйгенең шартлары буенча, мондый кинотеатрларда күрсәтелә торган фильмнарның 50 проценты Россиядә төшерелгән картиналар булуы мәҗбүри...

Шунысы куанычлы: республикабызда фильмнар төрле жанрларда төшерелә башлады.Тиздән кино сәнгатен яратучылар Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән, трюклар, компьютер эффектлары белән баетылган картина тамаша кыла алачак. Авторлар билгеләп узганча, татар блокбастеры «Су анасы» дип атала. Татарстан Президенты ярдәмендә төшерелгән фильмда төп геройлар – балалар. Ә боевик жанрындагы «Разоблаченный» картинасы интерактив булуы белән дә үзенә җәлеп итәр. Моннан тыш, «Театр хыялы», «Айсылу», «Капка», «Кукмара егетләре», «Чума», «Успех Азата Гайнутдинова», «Об истории Татарстанского кинематографа, прошлое и будущие», «Котраг-Кубрат улы» фильмнары үз тамашачысын көтә.



Үз тирәсендә күп серләр саклаган «Байгал» (режиссеры – Илдар Ягъфәров, бюджеты – 2 миллион сум) фильмын да быел тамаша кыла алачакбыз. Гомумән, быелгы проектларда Салават Юзеев, Николай Морозов, Рөстәм Рәшитов, Фәрит Дәүләтшин, Илдар Ягъфәров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров активлык күрсәтә.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 932 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:04

4 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 14:57 мондагы язган

    Татарны акча тулэп кино карарга эйрэтергэ кирэк эле аны... Мэселман киносы фестивале бушка кино курсэтеп азындырып бетерде аларны))))

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 14:23 Руниса Бегишева 64 года, Казань язган

    Карыйсы бик килә, тик аларны табып булмый. Бер кинотеатрда гел билгеле вакытта шундый сеанслар булса, караучы-тамашачы табылыр иде, минемчә.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 14:19 Зэфэр язган

    Чөнки алар театр артистлары. Кино актерлар булса, алай булмас иде... Тэҗрибэ тупларлар,театр артисты булмаган, әмма сэлэтле кешелэрне тэшерэ башларлар дип ышанабыз.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 13:39 Зульфира Габдрахманова язган

    Музыкаль бизэлеш ягыннан камил,биктэ камил..Мин анламыйммы,узем татар мэктэбен бетердем,узем театральныйга укырга керергэ жыенгач,иптэш кыз ,,,чегэн тормышы,,,дип,энигэ эйткэч,эни каршы килде.Ниэшлэптер татар артистлары уйнаган кинолар тетр шикелле кабул ителэ.

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев