В заголовках  В тексте
Шимбә, 17 Июнь 2017 11:39

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый"

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар була алмый" Р.Гали фотосы

17 июньдә җәмәгатьчелек Казанда татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова белән хушлаша. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасына иртәдән кешеләр агыла. Аларның кулларында - чәчәкләр.

 

Әлфия Авзалова 84 яшендә 15 июньдә вафат булды, 17 июньдә ул Казанның Яңа Татар бистәсендәге зиратка җирләнә.

 

Җырчы белән хушлашу чарасында Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованы татар җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе, дип атады.

 

- Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җор теллелеге, тормышта югалып калмавы - шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганнан булган булып чыкты. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова шушы чорның бизәге, безнең мирасыбыз булды. Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап: моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә-ничә миллион кешегә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Ул күңелдә яши. Әлфиянең гомере җырлап үткән гомер. "Моң патшабикәсе", дию аңа зур бәһа дияр идем. Эчтәлекле төшенчә... Әлфия 14 телдә җырлап бирә алган. Шушындый сәләтле кызыбызны соңгы юлга озатабыз. Андый шәхесләр сирәк бит ул. Татар моңы башка телләрдә җырлаганда да үзенчәлеген югалтмый. Бүген артистлар өлкән җырчыларыбызга шундый мәрхәмәтле. Кайберәүләр өлкән буынны җитәкләп кенә йөри. Салават Әлфияне сәхнәдә җитәкләп йөрде. Мин моны үрнәк итеп әйтәсем килә. Шулай булырга тиеш. Безгә үзебезнең кадерне белергә кирәк. Бу безнең халкыбызга хас әйбер. Рәхмәт Әлфиягә дә, балаларга, иптәшләрегезгә. Кияүләрнең бианайга карашы. Син халкыбызның күңелендә бар һәм булачаксың, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1382 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 20 Июнь 2017 09:26
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев