В заголовках  В тексте
Шимбә, 17 Июнь 2017 13:35

Җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашырга килүчеләрне филармония бинасы сыйдыра алмады (фоторепортаж)

Җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашырга килүчеләрне филармония бинасы сыйдыра алмады (фоторепортаж) Р.Гали фотосы

17 июньдә Казанда, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы бөтен теләгән кешене хәтта сыйдыра алмады. "Интертат" газетасы хушлашу чарасыннан фоторепортаж тәкъдим итә.

 

Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән йорт -  Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу булды. Җырчы белән бәхилләшергә күршеләре чыкты.

 

Филармония бинасында татар халкының күренекле җырчысы белән хушлашу чарасында Татарстан республикасы җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың туганнары, якыннары, якташлары, танылган артистлар, җырчының иҗатын сөючеләр катнашты, сәхнәдән матур, җылы сүзләр әйтелде. Кешеләрнең күзләрендә - яшь, кулларында чәчәкләр иде. Кызы Зөлфия ханым әйтүенчә, җырчы: "Үлгәч, мине матур итеп бизәгез, минем белән халкым хушлашсын", - дип әйтеп калдырган

 

Әлфия Авзалованың тамашачылары аны соңгы юлга алкышлар белән озатты.

 

Әлфия Авзалова 84 яшендә 15 июньдә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әлфия Авзалованың биографиясе, җырлары белән Интертат.ру сайтында танышырга мөмкин.


Рамил ГАЛИ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 5018 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 17 Июнь 2017 15:51
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев