В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Апрель 2017 07:31

Татарча мультфильмнарны кайдан карап була

Бөтен балалар да мультфильм карарга ярата. Күбебез, әле әти-әни булгач та, балалар белән бергәләшеп карап утырабыз аларны. Балачак эчкерсезлеге, шаянлык, матур төсләр һәм персонажларга кем генә битараф калсын икән? Моннан берничә ел элек татарча мультфильмнарны вконтакте челтәрендә стеналарда саклап калып карый идек. Югыйсә, алар күптән инде аерым сайтларда тупланган һәм карау өчен махсус җайлаштырылган икән. Үз җаегыз белән,  теләгән вакытта сез дә рәхәтләнеп карарсыз дип ышанабыз.

 

  • “Татармультфильм” студиясенең рәсми сайты. Студия 2010 нчы елда ачылып, тамашачыга беренче тапкыр Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” мультфильмын тәкъдим иткән иде. Бу вакыйгадан соң бер ел үтүгә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган 14 мульфильмны туплаган тулаем бер серия әзерләп чыгара алар. Ә “Кисекбаш” мульфильмы татар аниматорларының халыкара мактаулы баскычка алып чыккан беренче зур эше санала. Ул “Харьковская сирень - 2011” халыкара кинофестивальдә беренче урынга ия булган. Соңгы вакытта дөнья күргән “Сабантуй”, “Кырмысказки” шаян сериалларында татар халкының милли характеры, җор теллелеге, шаянлыгы һәм кунакчыллыгы сурәтләнә. Барыбызга да таныш татар әкиятләрен берләштереп, “Татар халык әкиятләре” дигән цикл ясаган бу студия. Бу хезмәтләре өчен бөтендөнья ТЮРКСОЙ җәмгыятенең махсус бүләге белән дә бүләкләгәннәр үзләрен. Әлеге сайтта мультфильмнар берьюлы 3 телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

 

  • Tatar cartoon исемле бу сайт үзен яңа татар мультфильмнарын иң беренчеләрдән күрсәтүче интернет канал дип таныштыра. ТР ның фән һәм белем бирү министырлыгы, мәдәният министырлыклары заказы буенча эшләнгән: “Шүрәле”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә” кебек мультфильмнарны биредә онлайн карарга мөмкин.

 

  • Мәгариф сыйфатын үстерү максатында эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Сайтның җайлы, зәвыклы эшләнеше җәлеп итә. Бала.РФ сайтында бүгенге көндә татар телендә 34 мультфильм тәкъдим ителә. Алар арасында “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Ак бабай”, “Төлке белән каз”, “Бүләк кемгә?” кебек әкиятләр бар.

 

  • ТР фән һәм белем бирү министырлыгы тарафыннан балаларның ярткан “Фиксики” сериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Дубляжны “Безнең халыкның мирасы” компаниясе эшләгән. Мультсериал 60 сериядән тора. Аны гамәлгә куючылар фикеренчә, бу туган телне өйрәнүнең бик уңайлы формасы. Моңа кадәр бу компания  фән һәм мәгариф министрлыгы заказы буенча «Трое из Простоквашино», «Малыш и Карлсон», «Винни-Пух», «Львенок и Черепаха», «Двенадцать месяцев», «38 попугаев», «Крокодил Гена», «Чебурашка», «Котенок Гав», «Золушка» кебек мультфильмнарны татарчалаштырган иде.

 


Алда әйтелгән сайтлар белән танышканда тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. Татармульфильм студиясе мәктәп укучыларын “Век Татарстана” исемле мультфильм ясауда катнашырга чакыра. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Мультфильм балалар иҗат иткән шигырь һәм рәсемнәрдән әзерләнәчәк, дип язылган конкурсны оештыручы рәсми сайтта.

 


Энҗе НОГМАНОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 374 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 22 Апрель 2017 23:37
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев