В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 29 Ноябрь 2016 15:46

Татар көрәше: Россия чемпионатыннан көчлеләр ник баш тарта?

Татар көрәше: Россия чемпионатыннан көчлеләр ник баш тарта? Солтан ИСХАКОВ фотосы

9-12 декабрьдә Тольятти шәһәрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Беренче көнне илнең төрле почмагыннан җыелган көрәшчеләрне каршы алып, аларны үлчәү һәм теркәү эшләре башкарылса, ике көн бил алышканнан соң, спорт чарасының дүртенче көнендә, кунакларны зурлап озатырга җыеналар. Шулай итеп, илнең иң көчле көрәшчеләре бил алышын Тольяттиның «Волгарь»  спорт сараенда 10-11 декабрьдә тамаша кылып булачак.


ТАТАРСТАН – ФАВОРИТ


Узган ел Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионатын читтән генә күзәтергә туры килде. Ил беренчелегенең 90 нчы еллар азагы, ике меңенче еллар башын искә төшергән иде ул. Хәтерләсәгез, элегрәк илкүләм ярышта Татарстан ике команда белән чыгыш ясаганлыктан, калган көрәшчеләр башлыча өченче урын өчен бил алыша иде. Хәзер Россия көрәш федерациясе тарафыннан моңа чик куелып, һәр төбәктән бер генә командага катнашу рөхсәт ителсә дә, ахыр чиктә барыбер башка командалар составында Татарстан көрәшчеләрен күрәбез. Дөрес, барысы да рәсми төстә эшләнә. Сүз Татарстан беренчелегендә Теләче һәм Зәй районнары өчен көрәшеп, Россиякүләм ярыш җиткәч Башкортстан, Мари Иле һәм Ульянга качкан Артур Зөлкәрнәев, Муса Галләмов, Сергей Павлик турында гына бармый. Ә күрше төбәкләр өчен бил алышу мөмкинлеге тапкан башка көрәшчеләрне дә күз уңында тотуыбыз.

Ел саен бәхәс кузгатучы «прописка»  мәсьәләсе быел да игътибар үзәгендә булачак. Дөреслек эзләп йөрсәң, башка еллардагы кебек: «Барлык егетләр дә паспортта күрсәтелгән яшәү урыны буенча кертелә. Аерым көрәшчеләрнең Татарстан чемпионатында кайсы команда өчен көч сынашуын тикшерү, Россия көрәш федерациясе вәкаләтләренә керми», – дигән, кире каккысыз җавап ишетәчәкбез.

Нигезле, әмма күрә торып күз буяу. Көрәшне ил күләмендә таныту, күкрәк сугып мактану өчен, кызганыч, һаман да Татарстан көрәшчеләренә таянабыз. Татарстан көрәшчеләре кулында Кытай мөһере дә булса, дөнья беренчелеге дә 50-60 кына көрәшче җыеп калмас иде.

Ничек кенә булмасын, игътибар Татарстан көрәшчеләрендә булачак. Алар – фаворитлар. Араларында үзебезнекеләр дә, кичә генә үзебезнең келәмдә бил алышканнары да булачак. Иң беренче чиратта, беренчеләреннән җиңү көтәбез.


ГАЛИМОВНЫ ПАВЛИК КУРКЫТКАНМЫ?


Узган елгы ярышны искә алгач, шунысын да әйтү урынлы булыр: анысы да Татарстан чемпионнары Айвар Билалов белән Ильяс Галимов катнашмаган иде. Шуңа бәйле рәвештә Мари Иле өчен бил алышучы Муса Галләмов белән Ульяннан Сергей Павликның чемпион калуына юл ачылды.

– Россия чемпионатына республиканың иң көчле көрәшчеләре барачак, – дип фикерен белдергән иде Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин быелгы Татарстан чемпионатыннан соң. – Чемпионнарны гына карагыз сез! 60 килограммда Нәфис Миңнебаев, 65тә яшьләр арасында бөтен рәсми ярышларда җиңү яулап, хәзер ир-егетләр арасында да лидерларны сыртына салган 20 яшьлек Марат Кәримов иң көчле булуларын исбатлады. 70 килограммда техник осталыгы белән бераз калышса да, физик әзерлеге белән бил бирмәс көрәшче – Азат Нурмөхәммәтовка Россиякүләм ярышта өметләр баглыйбыз. 75 килограммда Рамил Синәкәевны хаксыз чемпион калды, дип кем әйтә ала? Берәү дә әйтмәячәк! Ә үз авырлык үлчәүләрендә чемпион калган Илдар Гыйниятуллин белән Ренас Кәлимуллинны чемпионатның иң оста техник алым күрсәтүчеләре дияр идем. 90 килограммда батыр калган Булат Мусин – «чуер таш»! Шуңа да берсенең дә теше үтмәде. 100 килограммда Раил Нургалиевның чемпион булуын, 130да һәм югары авырлыкта батыр калган Радик Сәлахов белән Ильяс Галимовны да алкышлап кына кабул итәрлек.

...Татарстан чемпионатыннан соң өч атна да вакыт узарга өлгермәде, Равил әфәнде маткап телгә алган ике көрәшченең Россиякүләм ярышка бармаячагы билгеле булды. Алар Татарстанның иң җиңел һәм иң авыр чемпионнары – Нәфис Миңнебаев белән Ильяс Галимов. Шулай итеп, 60 килограммда Татарстан данын республиканың вице-чемпионы – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара) яклаячак. Ә авыр үлчәүдә бил алышачак көрәшче исеме 30 ноябрьдә «Ак Барс»  көрәш сараенда уздырылачак үзара бил алышудан соң билгеле була.

Әлмәт батыры, зур рәсми ярышларда 34 тапкыр җиңүен бәйрәм итеп, Татарстан өчен үзгә рекорд куйган Ильяс Галимов белән элемтәгә кердек. Сорауны кабыргасы белән куйдык: Сергей Павликка җиңелү ихтималын сизеп, куркып калмагандыр бит?



– Татарстанда батыр калып, Россия чемпионатына бара алмавым икенче ел рәттән кабатлана икән инде. Ниндидер алдан сүз куешу һәм Сергей Павликтан курку белән бәйле түгел бу. Барысы да сәламәтлектән тора, – дип аңлатты безгә Ильяс Галимов шундый карарга килүен. – Әзерлек тә җитеп бетми, Россия батырлары белән бил алышыр дәрәҗәдә спорт формасында да түгелмен. Аннан соң, ишеткән булсагыз, елга бер тапкыр гына зур турнирда катнашачакмын, дип сүз биргән идем. Быелга план үтәлде. Исәнлек булса, киләсе елга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылучы ярышларда катнашырга ниятлим.   

– Сезне алмаштырачак көрәшче Тольяттида Сергей Павликка каршы тора алыр микән?

– Татарстан командасында әлегә андый көрәшчене күрмим. Сергей чемпион калыр кебек.

Сүз уңаеннан, Сергей Павлик кебек Россия пәһлеваннары белән бил алышырга сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән Ильяс батырның җитезлеге беркая да китмәгән. Безнең белән куяннарга ау корган вакытта гына бүленеп сөйләште ул. «Куян куып йөргән вакыт әле. Ауда йөрим», – диде Ильяс. Әлеге шөгыле турында да җай табып язарбыз әле. Анысы инде бөтенләй башка тарих булачак...


«БЕР-БЕРСЕНӘ АЯК ЧАЛМАСЛАР»


Сергей Павлик Ульяновск данын яклап, батыр калырга әзерләнгән вакытта, Татарстан командасы аңа каршы торырлык көрәшче сайлау белән мәшгуль. Кандидатлар икәү – Радик Сәлахов (Зәй) белән Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин). Радик Татарстан чемпионатында 130 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чемпион калса, Фирдүс авыр үлчәүнең финалында Ильяс Галимовка оттырган иде.

– Һәр ике авырлык үлчәвендә дә көрәшчеләргә алмашны спорт принцибы буенча сайладык, – ди Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Россия чемпионатына бара алмавын бер-бер артлы ике ярышка авырлык куу аркасында кабат сихәтләнеп бетә алмавы, эшкә бәйле төрле ярышларда катнашып алҗуы, сәламәтлеге какшавы белән аңлаткан Нәфис Миңнебаевны Татарстанда икенче урынны яулаган көрәшче алмаштырачак. Яшермим, Рузил Ганиев белән Илмир Камалиев кандидатураларына да тукталдык. Алар арасында көчлене ачыклау өчен өстәмә көч сынашу да билгеләп булгандыр. Әмма бу каршылыклы фикерләр уятыр иде. Татарстан чемпионатында икенче урын яулаган икән, Россия ярышына барырга Илсур Гыймадетдинов – һичшиксез, лаеклы көрәшче. Нәфис кебек фаворит булмаса да, аның могҗиза тудырачагына өметләнәм. Авыр үлчәүдә Радик белән Фирдүсне үзара көрәштермичә булмый. Чөнки Зәй батырына да мөмкинлек биреп карарга кирәк. Ул да Татарстан чемпионы бит. Ә Россиядә бездәге кебек 130 килограммга кадәрге авырлык каралмаган. Шуңа да көрәшчеләр үпкәләргә тиеш түгел. Сергей Павлик кебек пәһлеваннарга каршы торырга Татарстаннан иң көчле көрәшче барырга тиеш.



Равил әфәнде белән чемпионаттагы «прописка»  мәсьәләсе хакында да фикерләштек. «Шул төбәкләрдә туып-үскәнгә күрә, Артур Зөлкәрнәев, Муса Галләмов һәм Сергей Павликның  Россия чемпионатларында туган яклары өчен көрәшүе мантыйкка туры килә, – диде әңгәмәдәшем. – Ә инде башка төбәкләргә качып, Татарстан командасы көрәшчеләренә каршы чыгучы, аяк чалырга маташучы республика егетләре бар икән, алардан өстен чыгу юлларын беләбез. Без физик һәм мораль яктан да чемпионатка әзер».

...Узган ел Россия чемпионнары булып Нәфис Миңнебаев (Татарстан), Булат Юнысов (Удмуртия), Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан), Илдар Гыйниятуллин (Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (Татарстан), Ринат Хәйретдинов (Татарстан), Радик Сәлахов (Татарстан), Муса Галләмов (Мари Иле) һәм Сергей Павлик (Ульяновск) танылган иде. Барысы да, хәтта удмурт, мари һәм Ульян егете дә – үзебезнекеләр! Татарстанда барысын да колач җәеп каршы алган үз районнары бар...


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 3021 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:10

8 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 06 Декабрь 2016 11:18 Муслим язган

    Хорош сплетни разводить,выиграл значит выиграл,проиграл значит проиграл,Вы че выше Аллаха себя ставите,икенче ярышка хамитовны чистага салачак,вполне возможно,но нельзя так утверждать,ты не знаешь до завтра доживешь или нет!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 01 Декабрь 2016 10:07 Теләчедән язган

    Менә күрерсез, киләсе ярышта Раил Хәмитовны чистага салачак...

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 23:44 Илнур язган

    Кала инде. Хамитов булмый бит Россия чемпионатында

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 22:19 Корэшче язган

    Гайнетдинов барачак,РТда шуна бирде
    Россияга ул барганга,бирде
    Уговор такой был
    Раиль травма диячэк:)))

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 22:16 Дамир язган

    Раил – иң көчле батыр! Кеше көченнән көнләшмәгез!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 19:42 Илдар язган

    Нургалиев чемпион кала, борчылмагыз. Ана конкурентлар Татарстанда калды бит.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 08:56 Теләчеләр язган

    Нургалиев бара. Күкрәген киерерме, юкмы – белмибез!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 29 Ноябрь 2016 18:57 Төнбоек язган

    Кая соң безнең данлыклы Нургалиев? Күкрәк киереп ул барырга тиештер инде...

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев