В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 15:29

«Татар моңы»ның әһәмияте ни дәрәҗәдә? (сораштыру)

«Татар моңы»ның әһәмияте ни дәрәҗәдә? (сораштыру) kazved.ru

Соңгы араларда татар җырын ничек кенә яңгыратырга тырышмыйлар?! Татар җыр сәнгате экспериментлар чоры уза дисәк тә, һич  арттыру булмас. Гасырлар дәвамында илаһи моң белән сугарылган әсәрләребезне үзгәртергә, заманчалаштырырга, европалаштырырга да маташалар.


«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында да быел милли көйләребезне заманча яңгыратырга омтылмакчылар. Татар музыка сәнгатенең шаһәсәрләрен югары кимәлдә башкаруны таләп иткән проект сәләтле яшьләрнең зәвыгын  үстерүне дә максат итеп куя.


VIII «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы февраль аенда ук башланып киткән иде.  Россия төбәкләре һәм милләттәшләребез яшәгән чит илләрдә дә проект эшләде. Сайлап алу турлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, Уфада, Екатеринбургта, Ырынбур өлкәсендә Әсәкәйдә, Магнитогорскида, Нижневартовскида, Казахстанда, Үзбәкстанда, Украинада булып узды.
 


Проект җитәкчелеге белдергәнчә, конкурсның географиясе бик киң: Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Украина, Бельгия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Магнитогорск, Екатеринбург, Свердлау өлкәсе, Әсәкәй, Ырынбур һәм Ырынбур өлкәсе, Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Мари Иле, Мордва Республикасы, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь өлкәсе, Самара өлкәсе, Татарстан.



Дөнья буйлап моң эзләү нәтиҗәсендә быел җәмгысе 800дән артык яшь башкаручы үзен күрсәтергә өлгергән. Ә икенче турга шуларның 70е генә узган.
«Татар моңы» проекты хакында төрле фикерләр йөри. Кемнәрдер Салават Фәтхетдинов үз укучыларына лауреат исемнәре бирү өчен оештырылган конкурс дисә, кемнәрдер ел саен ил буйлап моңлыларны эзләп йөрү ахмаклык, ди. Халык җәүһәрләре үзләре бәреп чыга, зур чыгымнар сарыф итеп, нигә ел саен конкурс оештырырга, янәсе. Ел аралаш узса да, артыгы белән җиткән, диләр. Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй, бу уңайдан «Татар моңы»нда катнашкан, төрле елларда җиңү яулаган җырчылар фикере белән танышып узыйк:



Алия Карачурина:


– Мин «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында ике ел рәттән катнашкан идем. 2012 елда конкурстан уза алмадым. Ә инде 2013 елны, шактый нык тырышып әзерләнгәч, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Ул елны татар халкының «Умырзая» җырын башкарган идем. «Татар моңы» яшьләр өчен кирәкле проект, шәхсән үзем Башкортстанның Чишмә районыннан килдем. Хәзер Казан дәүләт мәдәният институтында белем алам. Вокал буенча остазым – яраткан җырчыбыз, профессор Венера Ганиева. Бу конкурс-фестиваль аркасында үземне башкаларга күрсәтә алдым. Иҗади яктан да кыйбламны табарга булышты. Икенче курста гына укысам да, концертларда катнашам. Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлыйм. Репертуарымны төзегәндә татар халык җырларына басым ясыйм. Безнең халык әсәрләре җырчыга вокал ягыннан ачылу өчен дә зур мөмкинлек бирә. Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова башкарган җырларны кабат яңгыратасым килә.



Зәринә Хәсәншина:


- «Татар моңы» телевизион конкурсы минем иҗатымда, тормышымда мөһим вакыйга буларак теркәлеп калды. Телевизион проект булгач, телевидениегә узарга да мөмкинлек туды. «Ак чәчәкләр» проектында катнашып, күпме җирләр гизәргә насыйп булды. Җырчы буларак чарландым, ныгыдым дияргә дә мөмкин. 2013 елны «Татар моңы»ның 5 еллык юбилее иде. Нәкъ шул елда мин лауреат исемен алдым да. Зур масштабта оештырылган иде. Әзерлек ел дәвамында, берничә турда барды. Конкурска махсус алты халык җырын өйрәндем. Вил абый Усманов белән шул вакытта таныштык. Ул безне һәрвакыт концертларга чакырып тора, үзенең җырларын да бүләк итә. «Татар моңы» аша узганнар иҗатта беркайчан да югалып кала торганнардан түгелдер. Рәхмәт оештыручыларга.



Рафаэль Якупов:


- Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыган чагымда «Татар моңы»нда катнаштым. 2011 елда конкурста таләпләр шактый катгый иде. Халкыбызның «Мәдинәкәй» әсәрен башкарып, II дәрәҗә лауреат исемен яуладым. Бу җыр конкурсы моң белән сугарылган җырларга нигезләнә. Андый әсәрләрне башкарырга теләсә кемнең көченнән дә килми. Биредә бөтенләй икенче мохит, чын профессионал остазлар белән эшлисең. Шәхсән үзем консерваториядә Эльвира Хәбибуллина классында укыдым. Консерваториядә төпле, нигезле белем алдым. Соңгы елларда «Татар моңы»ның таләпләре азрак үзгәргән икән... Шулай да быелгы конкурсантларга  тырышлык телим, халык әсәрләренә җитди карарга киңәш итәр идем. Татар җыр сәнгатен моң яшәтергә тиеш.
 


Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге жюри төркеме танылган сәнгать әһелләреннән тупланган:
- Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов,
- Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева,
- Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров,
- Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова,
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин,
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Наил Сәгъдиев.
Конкурсның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Айтуганова.



«Быелгы фестиваль дә, Аллага шөкер, тулы көченә эшли, – ди  Фердинанд Сәлахов. – Куандырганы шул: музыкантларыбыз күп катнаша башлады. Инструменталь ансамбльләр үзләрен оста күрсәтә. Талантлы яшьләребезнең татар классик композитор әсәрләренә тартылганы шатландыра. Өметле вокалистларны безгә, гадәттә, Казан консерваториясе бирә. Ел да Башкортстаннан килүчеләр көчле була иде, быел ничегрәк булыр инде? «Татар моңы» ел дәвамында эшли торган проект булгач, монда лауреатларны сайлап алу да катлаулырак. Шулай да милли көйләребезне яшәтик дисәк, моң белән сугарылган җыр конкурслары бик кирәк. 2016 елгы конкурста академик вокалга басым ясыйбыз, әйткәнемчә, инструменталь башкаруга игътибар бирәбез. Хәзерге вакытта конкурсның икенче турына килеп җиттек. 3нче тур 2 декабрь көнне «Татарстан-Яңа гасыр» каналы аша күрсәтеләчәк».

Проект җитәкчеләре раслаганча, быел җәмгысе 30 лауреат билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне акчалата һәм истәлекле бүләкләр дә көтә. Иң лаеклылар исә, 6 декабрьдә Г.Камал исемендәге театр бинасында  узачак гала-концертта катнашачак.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1685 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:10

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 17:00 Исмагиль М, Арча районы язган

    Мэкэлэдэ куелган сорауга жавап итеп тагын шуны эйтэсем килэ, минем очен бик югары дэрэжэдэ, мин узем эстрадада куренгэн жырчыларнын олысы булмасын кечесе булмасын акапелла Голжамалнымы, Рамайнымы, Каз канатын ма, башкаруына карап билгелим, кырык торле исеме яки дэрэжэсе булмасын, мина барыбер, шулай башкарганнарын эзлим, эйтергэ кирэк куп кенэ укытучыларнын яшь студент-укучыларны бик югары дэрэжэдэ ойрэтэлэр, сорау- талэп зур курэсен...

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 30 Ноябрь 2016 16:26 Исмагиль М, Арча районы язган

    Э нишлэп гала -концертны гына курсэтэчэклэр, башка елны сайлап алу турларын да ТНВ дан карый идек, бик эйбэт тапшыру буларак кабул итеп, эшлэрен ташлап карарга утыралар иде.ТНВ чуп белэн тулып килэ....
    29 ноябрьда карадым, элекке елларны без аны узенэ курэ бер эмоцианаль постановка буларак карый идек, катнашучылар хэм жюринен, залдагы халыкнын да эмоциясен курэ идек, узебез дэ катнашкан кебек хис итэ идек, э бу дайджест, санап кына киттелэр...

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев