В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 22 Декабрь 2016 11:30

Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда ял итеп булачак?

Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда ял итеп булачак? Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Ун көн буе нишләп бетәрбез, балаларның күңелен ничек күрергә дигән сораулар елдан-ел арткы планга күчә. Без йөгерә-йөгерә Яңа ел бүләкләре җыйганда, еллык хисаплар тапшырганда, республиканың Туристлык комитеты барысын да хәл итеп куйган. Бәйрәм көннәрендә күңел ачу чаралары буа буарлык. Яллар гына җитсен.


Казанда һәм республиканың башка сәяхәт объектларында ярминкә, Яңа ел тамашалары, спектакльләр көтә безне. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан республика халкын гына түгел, башка шәһәрләрдән агылучы туристларны да кабул итәргә әзер. Узган ел бу озын каникулларда Татарстанга 130 мең турист килгән. Быел исә аларның саны 100 мең тирәсе булыр дип көтелә. Инде бүген үк кунакханәләрдә күпчелек урыннарны белешеп куйганнар. 90 проценттан артыгы  кунакларын көтә. Өч-дүрт «йолдыз»лы отельдә бер урынлы бүлмә – 3200, ике урынлысы 4400гә төшә. Хостелларда тукталу исә – 600 сум. Туристлар, гадәттә, кунакханәләргә өч көнгә керә.

Казан – Яңа ел каникулларында кунакларны иң күп җәлеп итә торган шәһәрләр арасында лидер. Туристлар башкалага 30 декабрьдән агыла башлар дип көтелә. 2 гыйнвар исә – кунаклар кабул итүнең төп көне, – ди республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Мәдәни чаралар шактый киң колачлы һәм бик күп.
 
1. Иске Татар бистәсендә бу елга өченче тапкыр ярминкә узачак. 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр биредә 10 өй эшләчәк. Туристлар анда сувенирлар ала, милли ашлардан авыз итә ала.


2. Казансу буе быел да матур «күлмәген»  киеп, Яңа ел кунакларын көтә. Биредә  Европадагы иң озын шугалакларның берсе барлыгын беләсездер инде. Аның озынлыгы бер чакрымга җитә.



3. «Казан Арена»  янында урнашкан «Юркин парк»та тимераякларны прокатка бушлай бирәләр. 7 квадрат метрлы шугалакта шуудан тыш, биредә теләсә кем күңел ача ала. Казан ипподромы исә «Кышкы Сабантуй»га чакыра.


4. «Казан» гаилә үзәге каршында, быел беренче тапкыр, 7 гыйнварда, «Оранжевый ветер»  дигән актив спорт фестивале узачак.


5. Казан Кремле музей-тыюлыгы да бәйрәмнәргә бай программа әзерли. 27 декабрьдән 31енә кадәр Спас манарасында уникаль яктырткычлы шоу күрергә мөмкин булачак. Ул 2 гыйнварда кичке 6дан 10га кадәр кабатлап күрсәтелә. Башкала кунаклары һәм Казан халкы шулай ук «Новогодняя Казань»  кичке экскурсиясен тамаша кыла ала. Моннан тыш, «Манеж»  һәм «Эрмитаж»  залларында балалар өчен әкияти күңел ачу чаралары көтелә. Казан Кремле музее да бәйрәм көннәрендә эш сәгатен үзгәртә. Яңа ел каникулларында алар иртәнге 10нан кичке 9га кадәр эшли.


6. Зөя утрау-шәһәрчегендә 1-10 гыйнвар көннәрендә 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә «Сказ о Никите стрельце и царице Сююмбике»  дигән әкият күрсәтелә. 1, 2, 7 гыйнварда кичке дүрттә ут тамашасы була. 2-7 гыйнвар көннәрендә көндезге 12дә һәм 2дә «Свияжские забавы»  җырлы-биюле уен тамашасы көтелә. 3, 6 гыйнвар көннәрендә дә Зөягә барсагыз, интерактив уенда катнаша аласыз. Шулай ук Зөягә барганда уң якта калган «Татар авылы»  этнографик музей комплексы да кунаклар кабул итәргә әзер.


7. Бөек Болгар Яңа ел бәйрәмнәрендә «Яңа ел калейдоскобы»  тамашасына чакыра.


8. Алабуга тарих-архитектура һәм мәдәни музей-тыюлыгында да уен программалары оештыру каралган.


9. Чистай музее да балалар өчен күңелле әкият-тамаша тәкъдим итә.



10. Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясенең ишекләре исә 25 гыйнварга кадәр ачык булачак.

Яңа ел каникулларында узачак чараларның бәясенә килгәндә, ул 300 сумнан башлана. Ярминкәләргә һәм Казансу буендагы бәйрәм чараларына керү бушлай.

Күргәнебезчә, чаралар күп. Әмма башкалада татар телендә генә уза торган тамашалар юк. Оештыручылар исә, бәйрәм бүләк итүче Кыш бабай белән Кар кызы да, башка геройлар да ике телдә сөйләшәчәк дигән фикерне алга сөрә. Янәсе, татар балаларыннан торган төркем килсә, уен-тамаша Тукай телендә булачак.

Туристларны йөртә торган автобуслар да куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Сергей Иванов сүзләренчә, техника паркы әле бик яшь. Аларның күбесе – Универсида вакытында алынган автобуслар.

Казанга туристлар, нигездә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килә. Шулай ук Идел буе, Үзәк, Урал федераль округларында яшәүчеләр дә Татарстанны үз итә. Республика буенча карасак, кышкы каникулда Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама халкы Казанга агыла.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 797 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:09
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев