В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 26 Декабрь 2016 18:03

«Татфондбанк» акчаларын түли башладылар

Мәгълүм булганча, декабрь башы «Татфондбанк» кулланучыларына шомлы хәбәрләр белән истә калды. Ниһаять, ничә атна буе банк ишек төбен саклаучы кешеләрнең күге аяза башлады кебек. Бүген әлеге вәзгыять белән бәйле тагын яңа хәбәрләр пәйда булды.


«САНАЦИЯ – ИҢ ЯХШЫ ВАРИАНТ»


- Монда республиканың да берникадәр гаебе бар. Без үз өстебездән җаваплылыгыбызны төшермибез. Банкны кыенлыкларны җиңеп чыгар, дип уйлаган идек. Барып чыкмады. Хәзер кертемнәре 1 миллион 400 мең сумнан артмаган кешеләр һәм шәхси эшмәкәрләргә түләүләрне түли башлау турында карар кабул ителде. Бу – 55 милиард сум, – дип ассызыклый республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.



«Татфондбанк»ны шундый кризислы вәзгыятьтә калуында 2014 елда булган вакыйгалар сәбәпче, дип саный ул. Чөнки акчага әйләндерә алучанлыгы (ликвидность) түбән булган финанс институтлары кыенлыкларга очраган.

Татарстан Президенты әйтүенчә, хәзерге вакытта «Татфондбанк»ның банк-санаторлары булу-булмавы карарын көтәләр. Әгәр санация турында карар кабул ителсә, бу – иң яхшы вариант, дип саный Президент. Шуңа да анда рсепублика да ярдәмгә киләчәк. Тик әлеге ситауцияне Татарстан тулысынча үз өстенә ала алмый.

Шулай ук бүген Президент Татарстанның хокук саклау органнарына «Татфондбанк»  җитәкчелегенә карата тиешле чаралар күрергә кушты. Бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотачагын да җиткерде.


БАНКЛАР  КОМПЕНСАЦИЯ ТҮЛИ БАШЛАДЫ


Шунысын да искәртергә кирәк: бүгеннән, ягъни 26 декабрьдән башлап ярдәмгә бҗилгеләнгән банклар «Татфондбанк» клиентларына компенсация түли башлады.
 


Компенсацияне кайтару өчен өчен «Татфондбанк» ка акча салган кешегә паспортын алып килү һәм ачаларны кайтару өчен махсус гариза тутырырга кирәк була. Искәртеп узабыз: гражданнарның бөтен кертемнәренең барысы да (ашыгыч кертемнәр, сорап алганга кадәр салынган акча, валюта кертемнәре, хезмәт хакы, пенсия яки стипендия алу өчен банк карталары буенча агымдагы (текущий) счетлар, шәхси эшмәкәрләр счетларындагы акчалар) 1 миллион 400 мең сумга кадәр иминиятләштерелгән.




«Ак барс»  банк бүлекчәләрендә фамилияләре «К»  һәм «Л»  хәрефләренә башланган акча салучыларга иминият компенсацияләре түләнә.  Кулланучыларга уңайлырак булсын өчен, 26-30 декабрь көннәрендә банк көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Шунысын да искәртергә кирәк: бу яңалык Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Сарытау, Екатеринбург, Ижау, Ярославль шәһәрләрендәге акча салучыларга кагыла.

Фамилияләре «А» – «Й»  хәрефләренә башланган кешеләр компенсацияләрен – «Сбербанк»та, «М»  хәрефенә башланганнар – «Россельхозбанк», «Н»  – «С» га башланганнар – «ВТБ 24» тә, «Т» – «Я» га башланганнар «Открытие»  банкында алырга мөмкин.



ҮЗӘК БАНК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ТЕЛИ


Ә Россиянең Үзәк Банкы исә «Татфондбанк»ны коткарырга җыена. Бу мәсьәлә буенча инде эре федераль банклар белән дә сөйләшүләр алып бара. Шулай ук Татарстан банкларына ярдәм йөзеннән Үзәк Банк 120 миллиард сум акча бүлеп бирергә дә мөмкин. Моның турында «Ведомости»  басмасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта «Татфондбанк»ның 40 процентын Татарстан Хөкүмәте контрольдә тотса да, банк белән инде Үзәк Банк һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының вакытлыча администрациясе идарә итә.

«Татфондбанк»ны саклап калу җирле икътисад өчен бик мөһим: чөнки бу вәзгыять тагын берничә банкка да начар тәэсир итәргә мөмкин. Моның «җимеш»ләрен инде бүген үк күрәбез: узган җомгада «Интехбанк»  вакытлыча администрацияне булдырды. Шул ук вакытта өч айга кредит алучыларга мораторий салынды. Сәбәбе – финанс вәзгыятенең тотрыклы булмавы, бу банктан кредит алучылар һәм акча салучыларның мәнфәгатьләренә куркыныч янау белән бәйле.

«Интехбанк»  буенча компенсацияләрне 2017 елның 13 гыйнварыннан да соңга калмыйча түли башларга тишләр. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы бу вәзгыятьтән зыян күргәннәргә 13,9 миллиард сумга якын акча түли алачак. Агентлык җаваплылыгында булган акчаның күләме шулай булган.  Ни өчен «Татфондбанк»тагы очрак «Интехбанк»ка тәэсир итүе дә тикмәгә түгел. Чөнки бу ике финанс оешмасы бер-берсе белән тыгыз бәйле.

Бу темага тагын укыгыз: «Татфондбанк»тан акчаларын ала алмаган кешеләргә нишләргә?

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 470 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 26 Декабрь 2016 19:08
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев