В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 28 Декабрь 2016 11:56

Елга йомгак ясасак...

Елга йомгак ясасак... фото: president.tatarstan.ru

Һәр Яңа елны яңа өметләр белән каршы алабыз да, ул сизелмичә дә үтеп китә. Татарстан Президенты әле кичә генә 2015 елга йомгак ясаган кебек иде. 12 ай шатлык-куанычлары, югалту-сагышлары белән үтеп тә киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләре советының XI корылтаенда төрле өлкәләр буенча йомгак ясады.


ИКЪТИСАД


– Җитеш тормышыбызның нигезе икътисадка бәйле. Республика күләмендәге программа, проектлар гамәлдәге икътисад, сәнәгать булмаса, тормышка ашмас иде. Быел республикада җитештерелгән продукт күләме узган елдагыга караганда 2,5 процентка артты. Авыл хуҗалыгында 5,2 процентка үсеш күзәтелә.


АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ


– Россиядә сөт җитештерү буенча без – беренче, ит җитештерүдә – дүртенче, ашлык җыю буенча тугызынчы урынны билибез. Ит җитештерүдә моның белән генә тукталмаска исәп. Аны арттыруның чараларын күрергә кирәк.


СӘНӘГАТЬ


– Республикада 26 инновацион кластер бар. Кама инновацион кластеры – иң өметлеләр рәтендә. Барлык проектлар да чынга ашса, алдагы 6-7 елда товар җитештерү күләме өч тапкырга артыр дип уйлыйм. Шул нисбәттән җитештерелә торган продукция 2 триллион сумнан да ким булмас.


ТӨЗЕЛЕШ


– Быел 2,4 миллион квадрат метр торак төзелде. Авылларда күпфункцияле  45 клуб, 60 фельдшер-акушерлык пункты, 188 спорт мәйданчыгы, 40 ветеринария пункты, 18 участок полициясе өчен административ комплекс төзелде. Ел саен 800-900 күпфатирлы йорт төзекләндерелә, 90нан артык мәктәпкә капиталь ремонт ясала, 50дән артык балалар бакчасы сафка баса.

Моннан тыш, республикада юллар төзү, урамнарны яктырту эшләре дә оешкан төстә бара. Быел, федераль акчаны да кертеп, юл төзелешенә 30 миллиард сум акча тотылган.  Чулман елгасы аша салынган күпернең икенче чираты кулланылышка тапшырылды, Яшел Үзәндә тимер юл аша ике кичү төзелде.

– Быелгы программаларның барысы да киләсе елда дәвам итәчәк. Моннан тыш, модульле чаңгы базалары, авыл җирлекләре, архив биналарын төзү-яңарту эшләре, бакчачылык ширкәтләрен үстерү программалары гамәлгә куелачак.


МӘГАРИФ


– Муниципалитетларда белем сыйфаты шәһәрнекеннән бик нык аерыла. Моңа аеруча басым ясарга кирәк. Хәер, БДИ буенча 10 фәннән уртача балл югарырак. Бу, әйткәнемчә, урыны-урыны белән кискен аерыла.


СӘЛАМӘТЛЕК


– Сәламәтлек саклау өлкәсенә килсәк, быел инфаркт буенча күрсәткечләр 9,5 процентка кимегән. Демография буенча да үсеш бар. Инде менә алтынчы ел рәттән ел саен дөньяга 10 меңнән күбрәк бала аваз сала. Дөрес, сабыйлар туу ешрак Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә һәм тагын берничә эре җирлектә күзәтелә. Шулай да мактанмый булмый, бу мәсьәләдә без - округ буенча лидер, ә илдә беренче 20лектә.
 


Гомумән, республика – лидерлар рәтендә. Инвестицияләр буенча да алдынгы урынны били. Авыл хуҗалыгы буенча - өченче, сәнәгать буенча - дүртенче урында. Торак төзү, сәүдә буенча да алдынгы сафта барабыз. Нефть тармагы да 4,3 процентка үсте. Быел республикада 36 миллион тонна «кара алтын» чыгарылган.



Редакциядә тормышыбызның әһәмиятле һәр өлкәсе буенча елга нәтиҗә ясалган язмалар әзерләнә. Intertat.ru сайтын күзәтеп барыгыз!


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 990 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:09
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев