В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 04 Гыйнвар 2017 12:54

Татар спектакле музыкаль бизәлеш ягыннан камилме? (сорау-җавап)

Татар спектакле музыкаль бизәлеш ягыннан камилме? (сорау-җавап) Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотосы

Театр сәнгате драма әсәрләренең оста куелышына, декорацияләрнең матур бизәлешенә, артисталарның профессиональ чыгышына гына бәйле түгел. Спектакльнең музыкаль ягына да игътибар зур булырга тиеш. Моны тамашачы да таләп итә.


Intertat.ru почтасына әлеге темага караган хат килеп төште.
 


«Мин татар спектакльләрен карарга бик яратам. Авылда торуыма карамастан, сезон башлангач атна саен диярлек Камал театрына йөрим. Соңгы елларда яхшы гына премьералар да булды, артистлар составы да үзгәрде, тик бер генә әйбер борчу тудыра. Бүгенге көн татар сәхнә әсәрләре музыкаль бизәлешкә мохтаҗлык кичерә кебек. С.Сәйдәш, Җ.Фәйзи  традицияләрен дәвам итәрлек көйязарлык иҗатчыларыбыз бармы соң безнең?


Гөлинә Вәлиева.
Чистай районы»



Сорауга җавапны М. Җәлил премиясе лауреаты, композитор Эльмира Галимова бирә:

– Бүгенге көндә театр сәнгате, чыннан да, күпкырлы  юнәлештә эшчәнлек алып бара.  Репертуарга, драматургиягә игътибар итәләр. Милли әсәрләрнең  үзенчәлеген ачуга да күп көч куялар. Ләкин музыкага килгәндә, фон бизәлеше, XXI ысулларын кулланып эшләү тенденциясе күзәтелми. Читкә талпынулар да  сизелә. Милли татар спектакле булса, дөньякүләм кысаларына китереп, миллилеге югала. Сәхнә әсәре белән туры килеп бетмәгән чаклары күп. Шәхсән үзем күзәтеп барган очраклардан чыгып әйтәм. Элек Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи әсәрләре дан казанган. Аннары Заһид Хәбибуллин, Фоат Әбүбәкеров, Луиза Батыр-Болгари спектакльләре дөньяга шактый күп чыкты. Ә хәзер увертюра жанры  китеп барды, алар кулланылмый. Ә заманында алар аерым әсәр буларак, симфоник оркестрлар белән башкарылган.


Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1221 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:02
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев