В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 07:24

Авылларда кышын юл бармы?

Бәйрәм ялларында кайда идегез? Белеп торам, күбегез авылда ял итте. Ашап-эчеп арыган халык рәхәтләнеп тау шуды, яшьлек эзләреннән урам да әйләнде. Шулай бер мәшәкатьсез дөнья көткәндә, кинәт дулаган буран гына кайбер планнарга аяк чалды. Бөтен дөньяны ак карга күмгән буранга шатланып йокыга талсак, иртән ишекне каерып ачучылар, капка алдына чыгып, тездән көрткә батучылар да булмады түгел. Калага җыенучыларның исә үз хәле хәл: бульдозер чистартып китмәсә, авыл юлыннан чыгарлык та түгел.


Дөрес, соңгы елларда  урамны кардан арындыру мәсьәләсе үз урынына утырды кебек. Әмма юлсызлыктан интегүче авыллар да юк түгел икән.

Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та редакциябезгә шундый зар белән мөрәҗәгать итте.

– Авылыбызда 60 хуҗалык исәпләнә, – ди Рамил әфәнде. – Юлсызлык проблемасы белән елның һәр фасылында очрашабыз. Кышын исә бигрәк тә баш авыртуына әйләнә. Синоптикларның «Буран булуы ихтимал» дигән сүзләреннән үк төн йокылары кача. Бәйрәм ялларында буран дулап та күрсәтте соң. Авылга килә торган трассаны фермага кадәр ачтылар үзе. Ә урамга кермәделәр. Шәһәрдән кайткан кеше авылга керә алмый интегә. Без авыл читендә яшибез. Батып калсалар, ярдәм сорап, безнең капканы кагалар. 15 елдан бирле юлсызлык борчый безне. Язын-көзен тездән пычрак, кышын буран кар тутыра. Яңа елны без буран белән каршы алдык. Авыл җирлеге башлыгына ялына торгач, 2 гыйнварда юлны ачтылар. Анысы да өстән-өстән генә, машина төшеп батарга мөмкин. Алла сакласын ут-күздән, кемдер авырып, «ашыгыч ярдәм» чакыртудан.  Әти инсульт кичерде. Хәле гел үзгәреп тора. Авырып китсә, «ашыгыч ярдәм» дә чакыртып булмый, машина белән авыл эченнән дә чыгам димә.

Рамилне юлсызлык проблемасы күптәннән борчый. Ул хәтта бу мәсьәлә белән район башлыгына да мөрәҗәгать иткән.
 
- Җавап бер: юл булачак, диләр. Узган көз авыл урамына өч «КАМАЗ» вак таш җәйделәр. Коры җир өстенә. Аннан ни файда! Башта юлны тигезләргә, эттерергә кирәк иде бит, – дип көрсенә ул.



Республика юлларын карап тору, кардан чистарту эше һәр районның юл идарәсе карамагында. Грейдерлар юлны буран артыннан ук чистартырга тиешле. Кайсы юлларны кардан арындыру буенча һәр оешмада махсус исемлек бар. Ә авылда бу эш җирле үзидарә вазифасына керә. Юл идарәсе авыл җирлеге балансына керә торган юлларны махсус документ белән тапшыра. Җитәкчелек аны имза куеп алган икән, вакытында чистартырга да бурычлы. Димәк, авыл юлларын чиста тотуны авыл җирлеге башлыгы оештыра. Ул бу эшне йә колхоз белән бергә күтәрә, йә инвестор оешмалары башлыклары белән эшли. Кайбер авыл җирлекләре балансында махсус трактор бар.

Татар Урматында юлларны кардан чистарту эшен фермер Марат Садриев башкара.

– «Яңа елны юлсыз каршыладык» дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, – ди Иске Казан авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова. – 31 декабрьдә  буран булды, шул ук кичтә юллар кардан арчылды. 1 гыйнварда иртүк авылларны урадым. Безнең җирлеккә 7 авыл керә. Бураннан соң юл күп дигәндә 2-3 сәгать булмаска мөмкин. Шул вакыт аралыгында чиратлап чистартабыз. «Трактор юлны өстән-өстән генә ача» дигән сүзләр белән дә килешмим. Трактор үтеп киткәч, анда төшеп батмыйсың инде. Авыл халкы зарлана-зарлана авыл эчен дә грейдер белән ачтырмакчы була. Моның мөмкин эш түгеллеген күп аңлаттым инде.

Татар Урматының аеруча проблемалы урыннарына узган җәйдә вак таш түшәлгән. Барысы ике  чакрым юл салынган.  Бу – авыл җирлеге рәисе үзе көрәк тотып башкарган яки пенсиядәге әби-бабайлар эшләгән эш түгел. Юлны районның тендер аша узган махсус оешмасы салган. Шуңа күрә анда хилафлыклар күрми Гөлнара ханым.

- Татар Урматы – кечкенә авыл. Кышын нибары 15-20 йортта ут яна. Шулай да без аңа үгисетеп карамыйбыз. Авыл юлларын чистарту эшен район башлыгы да һәрвакыт күз уңында тота. Кышын юлларны кем чистартачак – бу хактагы килешүләрне октябрьдә үк төзеп куйдык инде, – диде ул.



Авыл кешесе өчен кыш айлары аеруча киеренке чор. Салада шәһәрдәге кебек төне буе юлны кардан чистартучы машиналар да, урам себерүчеләр дә юк. Карны төяп түгә торган техника исә аның төшенә дә керми. Зур җитештерү оешмасы, көчле колхозы  булган авылларда юлсызлыкны сизмиләр дә. Ә менә район үзәгеннән ерактарак урнашкан, кечкенә авылларда эш бөтенләй хөрти.

Юл – стратегик объект. Ул әби белән бәбигә кирәкмәсә дә, мәктәпкә баручы балага, эшкә ашыгучы әти-әнигә көн саен кирәк. Кемдер юлсызлык аркасында соңгы сулышын алырга, туасы сабый тумый калырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә авыл җирлеге башлыклары аеруча уяу булсын иде.

Сүз уңаеннан, Бөгелмә халкы юлларның кардан чистартылмавыннан зарланып Путинга петиция язган. Аны махсус порталга урнаштырганнар. Кыска гына вакыт эчендә ул ике меңнән артык имза җыйган.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1281 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:06

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Җомга, 03 Март 2017 17:59 Әсгат Җиганша язган

    Татарстан Рәсәйдә бит , ә Рәсәйнең гүмер-гүмердән ике проблемасы - Юлсызлык - Башсызлык .)))

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 19:18 Татар урматында туып ускэн кеше язган

    Эйе, проблема белэн тулысынча килешэм Татар Урматы авылында елнын кайсы фасылына карамастан юллар булмады Хэм булмаячак та.Авыл жирлеге рэисе "обещание"белэн халыкны тукландыра,югары идарэгэ морэжэгэт итмичэ телгэнгэ ирешеп булмый

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев