В заголовках  В тексте
Җомга, 13 Гыйнвар 2017 12:04

Татар көрәше кыйбласын эзли: бабаларча бил алышу онытылмасмы?

Бабаларыбызның каешланган биленә кан саудырган чылбырларны – көрәш сөлгесе, киң чалбар һәм чирәмдә яшелләнеп беткән оекбашларны – махсус келәм киеме алмаштырды. Сабантуй мәйданы янына җыелган кыз-кыркынның күз явын алып торган көрәшче ир-атларның мускулларын да кызыл-яшел футболкалар белән яшерә төштек. Шулай да милли көрәшебезнең асылы гасырлар дәвамында сакланып килде. Көндәшеңне җирдән күтәреп алып, баш аркылы аркасына салырга кирәк... Көрәшне дөнья күләменә чыгарган һәм меңләгән көрәшче шул мәйданда үзен күрсәтергә әзер торган заманда, моңа ирешү генә җиңел түгел. Бил алышуның асылына аяк чалмастай юлларын таба белергә кирәк. Проблемалар бар. Аларны чишү юлларын Татарстанның көрәш хөкемдарлары белән берлектә Intertat.ru хәбәрчесе дә эзләде.


ЗАМАНА ҮЗГӘРӘ


Һәм моның белән килешергә, үзебезгә дә үзгәрергә кирәк. Бәхетебезгә, Казанда Универсиада уздырылды, көрәшебезне дә аның ярышлары программасына кертә алырдай, бу эштә зур тырышлык куйган шәхесләребез булуына сөендек.   

Көрәшне дөнья күләменә чыгару өчен үзебез белгәннәрне дә онытып, кайчак башкалар кубызына да биергә туры килүе бәхәссез анысы. Дөнья чемпионатлары, Универсиада уздырып, анда Татарстан һәм Башкортстан егетләре генә чыгып бил алыша алмый бит инде. Шуңа да көрәшебезне төрки халыклар аша киңрәк җәелдерү юллары каралды. Ә аларның барысының да үз көрәшләре бар. Һәм барысын бер уртаклык – билдәге сөлге берләштерә. Сөлге тотарга өйрәтү һәм аны бәйләмичә бил алышуның кыен булуын аңлагач, иң беренче буларак кертелгән үзгәреш – билгә сөлге бәйләп кенә көрәшүне дә тыныч кабул иттек. Ахыр чиктә, үзебездә – Татарстанда элеккечә бил алышабыз бит, янәсе. Дөньяда үзебезне таныту өчен анысына гына түзәрбез, диештек. «Татарча көрәш», «татар-башкорт» көрәше дигән атамаларга ябышып та дөнья аренасына чыгып булмады. Монысы сәяси каршылык уята, диделәр. «Көрәш» дигән исеме генә калды. Килештек! Шул үзгәрешләр нәтиҗәсендә көрәшебезне дә ил һәм дөнья күләмендә таный килделәр. Россиянең спорт төрләре исемлегендә көрәш дигән яңа төр барлыкка килде. Дистә еллар үткәрелеп килгән Россия чемпионатларын онытып, нәкъ менә шул реестрга кертелгәннән соңгылары гына рәсми ярышлар буларак таныла башлады.



Боларның берсен дә тәнкыйть буларак кабул итәргә кирәкмидер. Үзебезчә – татар һәм башкортча гына көрәшсәк, дөнья чемпионы, Россиянең спорт остасы исемен йөрткән көрәшчеләребез дә булмас, Универсиада «алтын»ы нәтиҗәсендә халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсен йөрткән егетләребез белән дә  горурлана алмас идек. Төбәкләрдә көрәшнең киңрәк җәелә баруын да шул башлангычларның уңышлы дәвамы буларак кабул итәргә кирәктер.

Зурдан кубып башланган эшнең азагы ничек буласы, икенче, өченче һәм аннан соңгы адымнарга бәйле. Инде хәзер көрәшебезнең кагыйдәләрен тагын да камилләштерү, хөкемдарлар әзерләү кебек эшләрне җайга салырга кирәк. Монысы – төбәктәге федерацияләрнең активлыгына да бәйле. Россия көрәш федерациясе тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләр бар. Аларга яраклашып буламы? Бу төбәкләрнең үз кагыйдәләренә, эш тәртибенә аяк чалмыймы? Татарстанның көрәш федерациясе республиканың һәр төбәгеннән көрәш хөкемдарларын җыеп, зурдан кубып семинар-киңәшмә уздырды.


1 нче проблема: АРКАГА ЯТАБЫЗ  


Кулына сөлге алып, келәмдә көрәшеп караган бер генә көрәшче дә каршы килмәс – татар көрәшендә аркага ятудан тулысынча качып котылып булмый. Әмма ятмаска кирәк. Бүген көрәшне мавыктыргычрак итү максатыннан, Россия һәм дөнья күләмендәге хөкем аркага ятуны кичерә алмый. Ләкин көрәшчене аркага ятарга мәҗбүр иткән сәбәпләрне дә ачыклый белергә кирәк. Монысын югары квалификациягә ия булган һәм гадел хөкемдар вакытында ачыклый белергә тиеш. Югыйсә, Түбән Новгород өлкәсендәге Федераль Сабан туендагы кебек, көндәшен бер тапкыр да күтәреп карамаган көрәшчеләрнең мәйданнан машинага утырып кайтып китүләре дәвам итәчәк. Шул ук вакытта аркага ятуның татар көрәшендәге төп кимчелек булуын да кабул итәргә вакыт җиткән.

– Кыргызстанда Күчмә уеннарны тамаша кылганнан соң, үзебезнең көрәшкә булган караш та үзгәрде, – дип фикерләрен җиткерде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Татарстанның физик яктан нык, техник яктан берни белән калышмый торган көрәшчеләре Үзбәкстан кебек башка төрки халыкларга оттыра. Берни белән дә аерылмыйбыз. Фәкать аркага яту гына безне көчсез күрсәтә. Бу – безнең дөнья күләмендәге кимчелегебез. Көрәш ярышлары ике-өч көнгә көрәшчеләрне шәһәр келәменә җыя да, шуның белән узып китә ул. Ә калган 300дән артык көндә көрәшчеләр авыл һәм районнарда әзерләнә. Без көрәшчеләрне менә шул ел әйләнәсендә өч көнлек ярышта сынатмаслык итеп әзерләргә тиешбез. Көрәшне Россия күләмендә үстерергә телибез икән, аларга иярү мөһим. Ләкин Россия төбәкләрендә көрәш үсешенә Татарстан көрәшчеләрен «батырып» кына ирешеп булмавын да аңларга кирәк. Кыйбланы берлектә табу җиңелрәк.   



...Кыйблага таба юл аркага ятусыз көрәш аша күзалланыла. Монысы бүген Татарстан хөкемдарларында да бәхәс тудырмый. Ләкин көндәше каплап төшү аркасында аркага яту белән көрәштән качып сыртта калуны гына бутамаска кирәк. Ошбу проблемадан чыгуның юлы да шул, диелде.


2 нче проблема: КӨРӘШЧЕЛӘР ВАКЫТ СУЗА


Көрәш шулкадәр алга китте ки, бүген аерым алышларда җиңүчене ачыклавы да кыенлашты. Чөнки көрәшчеләрнең әзерлекләре югары һәм көчләре дә тигез. Килешәсездер, мондый очракта вакытлы һәм тактик алымнар эшкә җигелә: отып барганы вакытны суза, сөлге тота алмаган булып кылана. Ә икенчсенең вакытны туктатасы килә, сөлгене кабат бәйләттерергә маташтырып карый. Моннан качу өчен чиста вакыт кертеп карадык – дүрт минутлык көрәш 15-20 минутка сузылды.

– Бу проблеманы фәкать хөкемдарларның ныклы карары аша гына хәл итеп була, – ди бу уңайдан Татарстан командасының баш тренеры, «Ак Барс» көрәш сарае директорының беренче урынбасары, грек-рим һәм милли көрәш буенча спорт остасы Фәрит Шәйхетдинов. – Кайбер хөкемдарлар вакыт сузган өчен кисәтүләр бирергә курка. Вакыт сузган өчен нинди җәза биреләсе, көрәш барышы ничә секунд саен бәяләнергә тиешлеге кагыйдәдә язылган. Менә шуларны үтәсәк, әлеге проблема да хәл ителәчәк.



...Вакыт сузу димәктән, моннан команда вәкилләре дә оста файдалана башлады – келәмгә махсус шакмакны гына ыргыталар. Тора-бара моның да файдасы булмаска мөмкин: хаксызга шакмак ыргыткансың икән, билбау көрәшендәге кебек көрәшченең көндәшенә балл язылырга мөмкин. Ә бүген моның өчен шакмак ыргыту мөмкинлеген генә бетерәләр иде. Аерма бик зур. Әйтик, 1:2 исәбе белән оттырып барган көрәшченең остазы хаксыз икәнен белә торып көрәш вакыты бетәргә 5 секунд кала шакмак ыргыта. Исәбе – вакытны туктатып тору. Вакыт туктатыла, видеодан карагач аның хаксыз булуы ачыклана һәм шакмак алып куела. Ә калган 5 секундта оттырып баручының 1 балл алып, исәпне тигезләү мөмкинлеге сакланып кала. Ә хаксыз гамәл өчен көндәшкә 1 балл бирелсә, исәп 1:3 булыр һәм калган вакытта җиңү яулау тагын да кыенлашыр иде.

Әлеге үзгәреш, мөгаен, озак көттермәс.


3 нче проблема: ТӘРТИП АКСЫЙ


Билбау көрәше кагыйдәсендәге тагын бер эш алымын куллансак комачау итмәс иде. Танылган тренер, хөкемдар һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мөгаллиме Азат Әхәтов әйтүенчә, билбаулы көрәштә секундантларга сары һәм кызыл карточка биреп, соңгысыннан соң аларны тамашачылар арасына «куып менгезү» яхшы нәтиҗә бирә – хөкемдарлар эшенә кысылучылар, акыл сатучылар кими.



Татар көрәшенә монысын кертергә кирәкме? Һичшиксез! Шул кагыйдәне кертсәк, инде хәзердән үк беренче сары карточканы кем алачак, дип, фаразлар кылырга, «акча кую» ярышы да «оештырырга» була. Мин Теләчеләргә куйсам, янымдагы бер танышым Әлмәт белән Зәйне атады...



Бу урында көрәшчеләрнең дә тәртип мәсьәләсе хакында сүз чыкты. Аерым алганда, соңгы Татарстан беренчелегендә танылган көрәшче Раил Нургалиевның үз-үзен тотышын, тамашачыларга карап төкерүен ошатмаучылар күп булган. Ләкин җәза бирү турында гына сүз кузгатылмады. «Урыннарда көрәшчеләрне тәртипкә дә өйрәтәсе бар әле», – дип кенә куйды Хәлил Шәйхетдинов. Якташының әлеге гамәле соңгысы булачагына ышанды, булса кирәк.



4 нче проблема: ПРОПИСКА МӘСЬӘЛӘСЕ


Аның каравы Хәлил Шәйхетдинов соңгы берничә елда күпләрне борчыган проблеманы кабыргасы белән куйды – чит төбәк көрәшчеләрен аерым районнар өчен көрәштерүдән кайчан туктатабыз? Спортчы ел дәвамында бер команда өчен көрәшергә, алмаштырган очракта федерация рөхсәте белән билгеләнгән вакытларда гына рөхсәт ителергә тиеш, диелде. Аерым алганда Теләче өчен көрәшүче Артур Зөлкәрнәев белән Муса Галләмов, Зәйгә «төпләнгән» Сергей Павлик исемнәре телгә алынды. Татарстан чемпионатында аларның берсе дә республика чемпионнары була алмаса да, Россия беренчелегендә безнең көрәшчеләрне отып, өчесе дә чемпион булды.



– Көрәшчеләргә бернинди дәгъва белдереп булмый, – дип фикерен белдергән, әлеге көрәшчеләрне яклап чыгучы Рәкыйп Фәйзуллин кебек хөрмәткә ия шәхесләрне дә ишеттек. – Дәгъва юк, чөнки алар Татарстан чемпионнары булмаган. Ә үз төбәкләре өчен көрәшергә хокуклары бар.

– Татарстанда махсус чемпион булмый да алар. Чөнки сатылалар, – дип проблеманың дөреслеккә якын торган ягын Арча көрәшчесе Илшат Идиатов ачып салды. – Монда чемпионлыктан «баш тараталар» да, Россия чемпионатында җиңү яулыйлар.



...Төптән уйлап карасак, прописка мәсьәләсе җинаять эшенә тиң хәлләрнең калкып чыгуына да китерергә мөмкин икән. Россиянең көрәш федерациясе башкарма директоры Рафил Әхмәтханов сүзләренә караганда, илкүләм ярышларга әлеге көрәшчеләр паспорттагы прописканы карап кына кертелә, ә Татарстандагы хәлне үзебездә хәл итү кирәк. Бактың исә, Татарстанда да көрәшчеләрне паспортлары буенча тикшерәләр икән. Республика ярышларында мандат комиссиясе вәкиле буларак эш иткән хөкемдар, Кукмара вәкиле Илгиз Салихов Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләгәнчә, телгә алынган көрәшчеләрнең район пропискасы булган паспортларын үз күзләре белән күргәне булган. Шулай булгач, көрәшчеләрнең ике паспорты булып чыгамы?

– Бу җинаять эше булыр иде, – ди бу уңайдан Россия көрәш федерациясе вәкиле Марсил Кадыйров. – Чит көрәшчеләрне кертүне чынлап торып тыярга теләсәгез, мандат комиссиясе вакытында ук махсус хезмәткәр чакыртып, паспортының дөреслеген тикшертеп була.



...Эшне алай ук зурга җибәрмәсләр, мөгаен. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин калган турнирларда моңа күз йомып, Татарстан беренчелегендә чит төбәк көрәшчеләрен кертмәүне генә тавышка куюны сорады. Берәү дә каршы килмәде. Хәтта Теләчеләр дә!..


5 нче проблема: ҮЛЧӘҮ АВЫРЛЫКЛАРЫ


Яңа көрәш сезоны башланыр алдыннан Равил Хәйруллинга 2006 елларга кадәр кулланылып килгән 55 килограммлы үлчәү авырлыгын кире кайтару кирәге юкмы, дигән сорауны биргән идек. «Ни гаҗәп, бу хакта тәкъдим кертүчеләр юк. Сорау булса, әлеге авырлык үлчәве, Россия чемпионатында булмаса да, үзебезнекенә кертү мәсьәләсе чираттагы утырышның көн тәртибендә каралыр иде», – дигән иде ул.



Онытмаган булып чыкты. Тәкъдим күтәрелде. Хуплаучылар да булмады түгел. Яшьләргә ир-атлар арасына кереп китү өчен яхшы авырлык иде, диде андыйлар. Әлеге авырлык үлчәвенең бетерелүе көрәшчеләр саны аз булу, күпләренең авырлык кууы белән бәйле булды диючеләр дә булды. Шулай да көрәш җәмәгатьчелеге арасында авырлыгы нәкъ менә ярты центнердан аз гына артык булган легендар көрәшчеләр барлыгын яхшы белә. Шуңа да «чын ир-ат 55 килограммлы булмый инде», диючеләргә 55 килограммда бил алышып, көрәш легендасына әйләнгән Миңнерахман Ваккасов (Кукмара): «Нәрсә, мин ир-ат түгелме? – дип торып басты. – Гаиләм бар, балалар үстерәм».

Дәгъва урынлы. Андыйга китсә, авырлыгы 170-180 килограммга җиткән көрәшчеләрнең «чын» булуы ник шик уятмый? Танылган көрәшче Марсель Таһиров әйтмешли, араларында егылгач, келәмнән тиз генә торып та китә алмаучылары бар бит.



– Россия күләмендәге ярышларга 55 килограмм авырлыкны кертергә дә булыр иде, – ди Рафил Әхмәтханов. – Ләкин бу өстәмә чыгымнар. Бүгенгә 9 авырлык үлчәвен оптималь дип саныйбыз.

...Җыелып сөйләшүнең тагын бер максаты – хөкемдарларның осталыгын да арттыру иде. Монысы да замана таләбе. Көрәш Россиядә спорт төре буларак танылганнан соң бер генә юнәлештә дә эш аксамаска тиеш. Хөкемдарларның разряд буенча баскычлап үсеше дә энә күзе аша үткәрелә, ди. Чөнки аларга бюджеттан акча кирәк булачак, ә бюджетны санарга яратучылар күп ул. Кая карасаң да акча исе килә...

 

ХӨКЕМДАРЛЫК ЭШЕ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ФОТО-ФАКТЛАР:


Көрәш мизгелен видеоязма аша карау: тагын кемнәрне чакырыйк?

 

Теләчеләрне келәм читеннән "кызыл карточка" белән куарга кирәк

 

Игътибарлы хөкемдар...

 

...Игътибарсыз хөкемдар

 

Торып китеп булмый әле...

 

Көрәш мизгелен видеоязма аша карау: "тамашачылар" җитәрлек

 

Хөкемдарларга якын җибәрмәс өчен Муса Галләмовка богау кирәк

 

Хөкемдарны кием дә бизи. Ләкин бу очракта түгел

 

Куркып тормадым әле...

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2667 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:07

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Җомга, 13 Гыйнвар 2017 20:01 Татар егете язган

    Кызыл карточканы беренче булып Булат Хабибрахманов алачак, узлэренен команда вэкиле корэшкэндэ генэ тугел, башка команда корэшчелэренен алышларына да килеп кысыла.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 13 Гыйнвар 2017 19:16 Рифат язган

    Эле ул корэшчелэр районнан зарплата да ала ел буе. 10 корэшче, 15 хоккей уйнаучы берни эшлэми акча алып яталар. Менэ кайда ул акчалар! Буклы себерке белэн барысын да куарга!!!

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Авылларда кышын юл бармы?

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев