В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 26 Февраль 2017 12:00

ХХ гасырда татар теле: дәүләт статусы алу һәм өч әлифба алыштыру

ХХ гасырда татар теле: дәүләт статусы алу һәм өч әлифба алыштыру Ильнар ТУХБАТОВ фотолары

sntat.ru хәбәрчесе Бәхтияр Сабиров Халыкара туган тел көнендә, әлеге оешмада сакланучы документлар буенча ХХ гасырда республика дәүләт теленең нинди үзгәрешләр кичерүен белү өчен, Татарстан Дәүләт архивына юл тотты.


1999 елда ЮНЕСКО 21 февральне Халыкара туган тел көне буларак раслады. Әлеге дата кешелек дөньясына үзенчәлекле мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау кирәклеге хакында тагын бер мәртәбә искәртә. Россия өчен бу – аеруча актуаль мәсьәлә, чөнки илебез – күпмилләтле. Россия Федерациясендә рәсми рәвештә 193 милләт теркәлгән. Бездә 270тән артык тел һәм диалект бар. Мәгариф системасында 89га якын тел гамәлдә, шуларның 30ында укыту процессы үз туган телендә алып барыла, калган 59ында предмет буларак кына өйрәтелә. Алар арасында татар теле дә бар. ХХ гасыр дәвамында ул катлаулы юл узды һәм аздан гына юкка чыгу алдында калмады.



ТАССР РСФСР составында автономия буларак оешуга һәм СССР төзелгәндә союздаш статусы алмауга да карамастан, татар җәмәгатьчелеге хакимияткә яңа хуҗалар килгәч, мәдәният һәм телне үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк булыр дип өметләнә. Ни өчен дигәндә, большевиклар яшь советлар республикасында яшәгән барлык халыклар өчен дә тигез хокуклар вәгъдә итә.   

Дөрестән дә, 1921 елның июнендә, татар теленә рус теле белән бер үк дәрәҗәдә дәүләт теле статусы бирү максатыннан, «ТАССРда татар телен гамәлгә кую турында» декрет дөнья күрә. Документ аның татарлар күпчелекне тәшкил иткән районнарда гына түгел, шулай ук Казанда да дәүләт учреждениеләрендә һәм суд системасында киң кулланылуын күздә тота. Моннан тыш, теләсә кайсы закон актының бер үк вакытта ике – рус һәм татар телләрендә дөнья күрергә тиешлеге турында норма кабул ителә.

- Әлеге карар җиренә җиткереп үтәлә, кешеләр туплыйлар, ике дәүләт телен дә белүчеләргә өстәмә акча түлиләр, - дип шәрехли документ текстларын Татарстан Дәүләт архивы директоры урынбасары Люция Нәҗметдинова. - Моннан тыш, югарыда телгә алынган документка өстәмә рәвештә Казан һәм кантоннардагы (эреләндерелгән өязләр 30нчы еллар ахырына кадәр гамәлдә була, - Ред.) хәрби комиссариатлар каршында тәрҗемәчеләр бюросы оештыру һәм Татарстан өлкә комитеты тарафыннан, нинди милләттән булуларына карамастан, мәктәпләрдә барлык укучыларга татар телен өйрәтү турында карарлар кабул ителә.



Татарлар күп гасырлар дәвамында гарәп әлифбасын кулланган, ул аның белән таныш түгел кешеләр өчен шактый катлаулы, моннан тыш, телне принципиаль рәвештә өйрәнергә теләмәгән кешеләр дә табыла. Боларны истә тотып, Өлкә комитетының агитация бүлеге мәктәпләрдә татар телен өйрәтү турындагы карарга өстәмә рәвештә, Халык мәгарифе комиссариатына икенче баскыч мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри фән буларак кертергә, укытучыларны тикшерергә һәм тиешле таләпләргә җавап бирмәгәннәренә карата чаралар күрергә киңәш итә. Шулай ук рус вакытлы матбугаты аша татар телен өйрәнү кирәклеге турында аңлату эшләре алып бару ихтыяҗы туа.   

- Гарәп әлифбасы татар теленең үзенчәлекләренә җитәрлек дәрәҗәдә җайлашмаган була, - дип сүзен дәвам итә Люция Нәҗметдинова. - Шунлыктан, 4 декабрьдә ТАССР Халык комиссарлары советының «Татар шрифтын гадиләштерү турында»гы карары дөнья күрә. Бер үк вакытта китаплар бастыру, газета-журналлар нәшер итү өчен гарәп хәрефләренең язылышын яхшырту эшләре башлана.

Гарәп графикасын гадиләштерү татар телен өйрәнү һәм куллануны җиңеләйтергә ярдәм итми. Шунлыктан, латиница нигезендә яңа әлифба («яңалиф») әзерләнә. Ул елларда СССРда барлык төрки телләрнең әлифбасын латиницага күчерү планы булган. Әмма тел мәсьәләләренә зур сәясәт катнашып китә һәм 1939 елда яңалифны кириллицага алыштыралар.  

КПССның Татарстан өлкә комитетының 1938 елның 27 августында узган утырышы беркетмәсендә болай диелә: «татар халкының татар язуын кириллица нигезендәге яңа әлифбага күчерү турындагы күпсанлы үтенечләре нигезендә, КПСС Үзәк комитетының моны рөхсәт итүен сорыйбыз».



Хезмәт ияләренең күмәк үтенече мондый карар кабул итүнең чын сәбәбе булганмы дигән сорауга, Люция Нәҗметдинова болай дип җавап бирде: «Совет хакимияте шул рәвешле илнең бөтенлеген сакларга тырышкандыр, мөгаен, ә телнең үсеш кичерүе, өстәвенә кириллицадан аермалы әлифба да куллануы төбәкнең мөстәкыйльлеген ныгыта гына».

- 50нче еллар урталарында туган телдә укытуга аяк чала башлыйлар. Бу аеруча Казанда нык сизелә, биредә татар телен куллану минимумга калдырыла. Районнарда исә туган телне саклавы җиңелрәк була, - ди Люция Мәсхүт кызы.

- Бу нәрсә белән бәйле һәм татар теленең ролен киметүгә бәйле берәр документ бармы?

- Минемчә, ул вакытта милли мәктәпләрне ябу 30нчы еллардагы сәясәтнең дәвамы булгандыр. Әмма бездә моны раслый торган документлар юк.



Шуннан соң телне үстерүдә бик зур кыенлыклар килеп туа һәм аның дәүләт теле сыйфатында кулланылышы киметелә. «70-80нче еллар татар теле өчен аеруча кыен чор булды. Шулай да бу вакытлар узды – кешеләр туган телдә аралашуын дәвам итә, димәк, ул яши дигән сүз», - ди Люция Нәҗметдинова.

СССР таркалганнан соң җирле хакимиятләр татар телен үстерү өчен тиешле шартлар тудыру хәстәренә керешә. 1992 елда «СССР халыклары телләре турында»гы закон, ә 1994 елда телләрне саклау буенча ТР Дәүләт программасы кабул ителә. Әлеге программа Татарстанның дәүләт телләрен, республикада яшәүче башка халыкларның телләрен, шулай ук  чит төбәкләрдә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлдерелгән.


Бәхтияр САБИРОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 790 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 06 Март 2017 11:52
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев