В заголовках  В тексте
Шимбә, 04 Март 2017 16:56

Экспертлар: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел

Экспертлар: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел Илнар Төхбәтов фотосы

Быел өченче айның өченче көне берьюлы өч Татарстан банкына “кара җомга”га әйләнде. Алар лицензияләреннән мәһрүм. Кертемчеләргә һәм бурычка акча алучыларга нишләргә, хәзер акчаны кайда сакларга? Әлеге сорауларга җавапны sntat.ru порталы Елена Мельник эзләде.

 

Активлар саны буенча “Татфондбанк” Россия Федерациясенең банк системасында 42 урында иде. Узган елның 15 декабрендә Үзәк Банк “Татфондбанк”ка карата мораторий кертте.  Шул көннән Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына вакытлыча администрация вазыйфасын башкаруны йөкләде. Җитәкчелек идарәдән читләштерелде, ә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы финанс вәзгыятьне тикшерде. Бу эш оешманың түләргә мөмкинлеге бармы икәнен белү өчен башкарылды.

 

“Татфондбанк” мәҗбүри иминиятләштерү системасында катнаша. Шунлыктан һәр кертемче (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә) банкта булган барлык счеттагы сумма 1,4 миллион сумнан артмаса, аны 100 процент күләмдә кайтару хокукына ия. Монда эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен ачылган хисаплар да керә.  23 декабрьдән Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Сбербанк», «Ак Барс» банк, «Россельхозбанк», ВТБ-24, «Банк «ФК Открытие» агент-банклары аша иминият түләүләрен күчерә башлады. Кертем буенча түләүләр башкаручы агент-банк бүлекчәләренең исемлеге һәм аларның кертемчеләрне үзара бүлешүе турындагы мәгълүмат Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында  урнаштырыла. “Кертемләрне иминиятләштерү /Иминият очраклары” («Страхование вкладов/Страховые случаи») дигән бүлектә.

 

Әмма банкта юридик затларның кертемнәре иминиятләштерелми. Шуңа да Татарстанның кече һәм урта бизнесы вәкилләре үз акчаларын һәм “тоткарланып калган” түләүләрен “кире чыгару” өчен “Татфондбанк”ның түләү сәләте торгызылыр дип өметләнде. Моннан кала банкның санация алуын 2 мең «ТФБ Финанс» ИК кертемчеләре дә көтте. Ул Татфондбанкның бүлемтек оешмасы. Алар «ТФБ Финанс» ИКнә үз кертемнәрен ышанып тапшырып, “Татфондбанк”кертемчесе булудан туктавын аңламаган. Һәм, димәк, иминият түләвеннән колак какты. Алданган кертемчеләр полициягә мөрәҗәгать итте һәм 3 февраль Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Төп тикшерү идарәсе РФ Җинаять кодексының 159-нчы маддәсе 4-нче бүлеге нигезендә (зур суммадагы акча урлау) җинаять эше ачты. Тикшерүнең алдан саналган мәгълүматы буенча кертемчеләр 90 миллион сумнан күбрәк зыян күргән. Ә рәсми булмаган саннарга караганда – 2 миллиард сум.

 

Бер-бер артлы элеге эштә гаепләпләнүче 5 кеше кулга алынды:

 

«ТФБ Финанс» директоры Тимур Вальшин, шушы ук оешмага караган кыйммәтле кәгазъләр базарында клиент операцияләре өчен җаваплы идарә җитәкчесе Рөстәм Тимербаев,  “Татфондбанк” ның кыйммәтле кәгазъләр базарында актив операцияләр идарәсе җитәкчесе һәм «ТФБ Финанс»ның клиент сервисы бүлеге җитәкчесе Илнар Абдулманов, «Татфондбанк»ның идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляков (ул әле компаниянең директорлар советы әгъзасы һәм идарә рәисе урынбасары да). Бишенче гаепләнүче - «Татфондбанк»ның экс-казначее  Сергей Мещанов.

 

Санация көтүчеләрнең өмете соңгы моментка кадәр яшәде. Әмма бу шикле проектка “җигелергә” теләгән инвестролар табылмады һәм Россия Федерациясенең Үзәк Банкы “Татфондбанк” лицензиясен алды.

 

“Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара – операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу –  банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган, - дип язылган Үзәк Банкның рәсми сайты хәбәрендә.

 

Соңрак ачыкланганча, активлары тиешле сыйфатта булмаса да, “Татфондбанк” булган куркынычларны алдан дөрес бәяли белмәгән. Хисап биргәндә, кредит куркынычын (риск) тиешле бәяләү һәм кредит оешмасының актив бәяләрен объектив  күрсәтүе сәбәпле үз акчаларын бөтенләй югалтуга китергән. Банкның җитәкчелеге һәм хуҗалары эшчәнлекне нормаль хәлгә кайтару өчен кирәкле чараларны күрмәгән.

 

“Интехбанк” Россия Федерациясе банк системасында 138 урында булган. Узган елның 23 декабрендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы мораториена “домино” принципы буенча эләккән. Сәбәбе – эшчәнлеге “Татфондбанк” белән нык бәйләнгән булуда. Кертемчеләр «Сбербанк», ВТБ-24 һәм «Ак Барс» аша иминият акчаларын кайтара башлады. Әмма бу банкка да санация бирелми.

 

“Кирәк күләмдә резервларны өстәмә булдыру кредит оешмасының барлык акчаларын югалтуга китерә”, - дип хәбәр итә Үзәк Банкның рәсми сайты.

 

“Домино”ның өченче корбаны булып АНКОР БАНК бетте. Ул Россия Федерациясенең банк системасында 233- нче урынны били иде. Банкның түбән рейтингы аңа бу хәлдән сәламәтләнү өчен бернинди дә өмет калдырмады. Банк шундук лицензиядән мәхрум ителә – акчаларны түбән сыйфатлы активларга салу һәм алдан резервларны саклау чараларын күрмәү сәбәпле.

 

“Актив сыйфатлары канәгатьләндерелмәү, акча агымы тиешле булмау сәбәпле, кредит оешмасы кредиторлар алдында торган бурычларны вакытында ути алмады”, - дип аңлаттылар Үзәк Банкта.

 

Үзәк Банк шулай ук АНКОР БАНКкертемчеләренә иминиятләштерү түләүләрен 17 нче марттан да соң башламаслар дип хәбәр итте. Күрсәтелгән көнгә кадәр Кертемчеләр иминиятләштерү буенча агентлыкның рәсми сайтында вакыты, урыны, гаризалар алу формасы һәм тәртибе турында игълан булачак. Банк-агентлар конкурс нигезендә 10 нчы мартка кадәр сайланачак.

 

Акча ала алмаган кешеләргә нишләргә?

 

Әлеге өч банкта калган акчалар, юридик хатлар кертеме банклар ликвидациясе буенча кайтарылачак. Ликвидация вакытында  банк милке җитәрлек булмаса, Арбитраж суд ликвидатор гаризасы буенча банкны банкрот дип атый һәм аңа карата конкурс җитештерүчесе ачуны игълан итә. Мондый процедуралар бер елдан башлап ел ярымга кадәр дәвам ителә ала.

 

Иминиятләштерү буенча компенсацияләнмәгән акча, шул исәптән юридик затлар кертеме, банк ликвидациясе вакытында иң беренче итеп түләнелә. Ә эшмәкәрлекне тормышка ашыруга ачылган исәп-хисап - өченче булып.

 

Татарстан Республикасы президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау вәкиле Тимур Ногманов белдерүенчә, хәзер юристлар кече һәм урта эшмәкәрләргә таләпләрне рәсмиләштерүдә ярдәм итә, мәнфәгатьләрен кайгырту буенча консультация уздыра. Белешмә өчен телефон (843) 203 29 08.

 

Иминиятләштерү кертемнәрен алмаган эшмәкәрләр өчен схема:

 

1. Бланк үрнәген алып, кредитор таләпләре үрнәген  тутырырга. Аның бланкын http://sovet.tatarstan.ru/faq/ эшмәкәрлек буенча Киңәшмә сайтыннан алырга мөмкин.

 

2. Тутырырлган таләпләрне почта аша вакытлыча администрация адресына (Кертемчеләр иминиятләштерү буенча агентлык адресы: 109240, Москва шәһәре, Высоцкий, урамы , 4 йорт) яки банкның үзәк офисына җибәрергә.

 

3. Таләпләргә банк бурычларын дәлилләүче документ та куелырга тиеш. Ул банкның исәп-хисап  килешүе, хисапта калган акчалар өземтәсе булырга мөмкин.

 

Вакытлыча администрация 30 эш көне эчендә таләпләрне карап, кредиторны реестрга кертү яки кире кагу буенча карар чыгарырга тиеш.

 

Кредитны кая түләргә?

 

Өч банкның лицензиясен тартып алу бурычка акча алучыларда да авырлыклар тудырган. Әгәр дә кредит түләүләрен вакытында башкармасан, штраф киләчәк. Ә банк ябылып, акча түләү урыны билгеле булмаса, нишләргә?

 

Кертемчеләр иминиятләштерү буенча агентлыкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бурычка акча алучы кредит бурычын банк идарәсенең вакытлыча администрациясе урнаштырган тәртип һәм реквизитлар буенча түләргә тиеш.

 

Гадәттә, мәгълүмат вакытлыча администрация тарафыннан тәүлек дәвамында банкның рәсми сайтына эленә. Әгәр дә мондый мәгълүмат булмаса, бурычка акча алучы кредит бурычын килешенгән элеккеге исәп-хисапка график буенча сала.

 

Ягъни,  кемнең график буенча түләве лицензия тартып алынган көнгә туры килгән, үзләре кредитны түләү буенча мәгълүмат эзләргә тиеш иде.

 

 «Татфондбанк»ның төп бинасында  sntat.ru порталына кредитлар буенча түләү кабул итәчәк банк-агент турында мәгълүмат «Татфондбанк» сайтында дүшәмбе 6 нчы мартта булачак дип хәбәр иткәннәр. Бүгенге түләнми калган акчалар өчен штраф булмас дип көтелә.

 

Моннан кала кредитлар буенча «туңдырылган» түләүләр, башта кертемчеләр иминиятләштерү буенча агентлык мораторияенә эләккән банк клиентлары икенче тапкыр түләгән акчалар лицензия тартып алыну сәбәпле кредиторга барып җитмәяәчәк. Әлеге “туңдырылган” акчаларны банк-агент аша алып булачак. Кредит буенча түләүне март өчен кертергә кирәк булачак.

 

Арбитраж суд банкны банкрот (ликвидация) дип игълан иткәч, кертемчеләр иминиятләштерү буенча агентлыкка конкурс идарәсе (ликвидатор) функциясе йөкләү карары чыгарачак. Акча алып торучы  http://www.asv.org.ru/ Агентлык сайтында «Банклар ликвидациясе» бүлегендә, туры килгән банкны сайлап, күрсәтелгән исәп-хисап буенча бурычын каплый алачак. Мондый мәгълүмат ликвидация процедурасы башлангач, 10 көннән дә соңга калмыйча чыгарга тиеш. Моннан тыш, конкурс идарәсе (ликвидатор) барлык бурычка акча алучыларга исәп-хисап түләүләрен күрсәткән хат җибәрәчәк.

 

Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензиясе тартып алыну белән бәйле ашыгыч киңәшмә уздырды. Анда хокук саклау һәм күзәтү органнары җитәкчеләре катнашты.

 

Банк активларын чыгаруны булдырмау һәм ачыклау буенча бурыч куелды. Шул исәпкәзыян күргән банк клиентларына тиешенчә түләүне тәэмин итү максатыннан, физик һәм юридик затларга бирелгән барлык кредитлар буенча бурычлар да керә.

 

Шулай ук кризис хәлен тудыруда катнашы булган затларны ачыклап, аларны җаваплылыкка тарту да ассызыкланды.

 

Фикерләр        

                                       

 «Альпари» аналитик департаментының директор урынбасары Наталья Мильчакова

 

- Лицензия барысында да төрле сәбәпләр аркасында тартып алында.  «Татфондбанк» һәм «Интехбанк»ның шәхси капитал норматив күрсәткече түбән – 2 проценттан азрак булу сәбәпле лицензиядән колак какты.Үзәк банк мондый нормативны 10 процент дәрәҗәсендә билгели. Шулай ук шәхси акчаларның күләме шәхси капиталның минималь күләменнән кимүе.

 

 «АНКОР БАНК»ка килгәндә, ул Үзәк Банк куйган нормативларга туры килә, ләкин “түбән сыйфатлы актив”ларда акчаларны урнаштыру һәм югалтулар мөмкинлегендә резерв юклыгы лицензиясен тартып алырга сәбәп булды. 

 

Банк Татарстаннан тыш билегеле түгел, гәрчә аның мажоритар акционеры эшмәкәр Андрей Коркунов, «Коркунов» кондитер бренды хуҗасы бөтен илгә танылган булса да.

 

«Татфондбанк» белән булган хәл көтмәгәндә килеп чыкты кебек. Ел башында банкнын миноритар акционерлары барлыкка килгән иде. Мәсәлән, «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыяте. Банк кертемчеләренә акча биреп үз эшен башкарды һәм алар базардан китәргә тиеш дип уйладылар.

 

Яңа акционерлар, «Татфондбанк»ның финанс хәле белән танышып, әлеге проблемалы оешманы саклап калу хәтәре аларның потенциаль табышын арттырачак, дигән фикергә килгән, мөгаен.

 

Без, шулай ук ачык чыганакларда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, республика һәм Үзәк Банк җитәкчелеге әлеге проблемалы банкка федераль дәрәҗәдәге сатып алучы эзләгәндер, дигән фикерне кире какмыйбыз. Ләкин системалы банкларның берсе дә банкротлык чигендә торган банкка, ышанычсыз активка кертемнәрен салырга тәвәккәлләмәде. Ләкин безнең фикеребезчә, өч банкның лицензиясен тартып алу республика банк системасына һәм икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак.

 

Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча Комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев:

 

- Өч банк белән килеп чыккан бүгенге хәл – драма. Ләкин трагедия түгел. Моннан да  начаррак вакытлар булганы хәтеремдә. Финанс югалтуына караганда дәрәҗәне югалту авыррак, чөнки аны озак торгызырга кирәк булачак. Ләкин бу куркуга төшүгә сәбәпче булыр дип уйламыйм. Республика икътисады, гомумән алганда, тотрыклы эшләп килә, димәк моны да башкарып чыгарбыз. Әлбәттә, күп эшмәкәрләр өчен бу авыр сынау. Гәрчә һәрберсенең үз очрагы. Кемгәдер 10 миллион – вак-төяк саналса, икенчегә – зур сынау, өченче өчен үлемгә тиң. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Тормыш шулай корылган. Үсеш булмаган очраклар да килеп чыга.

 

Казан федераль университетның кыйммәтле кәгазьләр, биржа эше һәм иминиятләштерү кафедрасы җитәкчесе Игорь Кох:

 

Бизнес ул һәрвакыт хәтәр. Шуңа күрә эшмәкәр исәп-хисап алып бару өчен банкны яхшылап сайларга тиеш. Аңлашыла: авыр хәлгә дучар булган зур булмаган банклар юкка чыга. Ә эре банклар, киресенчә, сакланып калына. Банк рейтингларын активлар буенча карарга мөмкин. Беренче егермелеккә кергәннәр ышанычлы санала. Ләкин бу банкларда проблема булмаска тиеш дигән сүз түгел. Ягъни проблема килеп туганда әлеге банкларга ярдәм булачак. “Мәскәү банкы” белән проблема килеп чыккач, аны ахыр чиктә “ВТБ” төркеменә куштылар. Ә соңгы вакытта юкка чыккан банклар рейтингта өч йөзенче, дүрт йөзенче, биш йөзенче урыннарда бар. «Татфондбанк» биредә искәрмә булып тора. Россиядә мондый очраклар берничә елга бер тапкыр гына килеп чыга. Ә берьюлы өч банкның лицензиясен тартып алу аларның бер-берсе белән бәйле булуына барып тоташа. Димәк булган хәлне җәелдермәү өчен башкарыла. Хәзер барлык проблемаларга ачыклык кертелде.

 

 

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 926 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 06 Март 2017 10:22
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев