В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 28 Март 2017 16:19

Татарстанда климат җылына: июль – гадәттәгедән эссе, сентябрь кызу һәм яңгырлы булачак

Татарстанда елдан-ел климатның җылынуы күзәтелә: һава 10 елга уртача 0,34 градус тизлек белән җылына. Бу – 1951 елдан 2016 елга кадәрге күрсәткечләр. Шул ук вакытта, узган гасырның 70нче елларыннан уртача еллык температураның тизрәк җылына башлавы күзәтелә, аның тизлеге – 10 елга 0,54 градус тәшкил итә. 
 
Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, климат сизелерлек үзгәрә. “Һаваның һаман саен җылына баруы күзәтелүе – йөз ел эчендә температураның уртача 3,5 градуска артуын аңлата. Ягъни бүген, әйтик, ул – 5 градус, ә йөз елдан соң 8,5 градус булачак”, – ди синоптик. Әлбәттә, мондый вәзгыять, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагында яңа эш алымнары: җирләрне эшкәртүдә, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм сугаруда яңа технологияләр кертүне таләп итәчәк. 
 
Быел сентябрьдән Татарстанда автоматик агрометеорологик күзәтү постлары пәйда булачак. Алар туфракның дымлылыгын, температурасын тикшереп торырга мөмкинлек бирәчәк. Россиядә авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан әлеге күзәтү системасы кертелгән өч субъектның берсе булды. Бу җиһазның бәясе 400 мең доллар тәшкил итә. 
 
2016 ел җылы килде
 
Татарстанның Гидрометеорология идарәсе белгечләре 2016 елны гадәттәгедән җылырак булды дип бәяли. Республикада еллык уртача температура климатик нормадан 1,9 градуска артыграк булган, шундый ук аномаль уртача еллык һава температурасы 1975 елда да күзәтелгән.
 
Моннан да җылырак еллар исә 1995, 2008 һәм 2013 елларга туры килә: ул чагында аномаль уртача еллык һава температурасы 2,6, 2,4 һәм 2,1 градус тәшкил иткән. 
 
2016 елда республикада җәй аеруча җылы килүен – сезонның уртача аномаль температурасы нормадан 5,0 градуска югарырак булуын да искәртик. Ә үткән көз, киресенчә, нормадан – 0,5 градуска салкынрак булды.
 
Республика территориясе буенча үткән ел явым-төшем күләме климатик нормага якын: нормадан 102 процентны тәшкил итә. Яңгырларга кытлык августта күзәтелгән (норманың 43 проценты), ә сентябрьдә 167 процентка җиткән (86 миллиметр).
 
Июль кызу булачак
 
Россиянең Гидрометеорология үзәге күпьеллык күзәтүләргә таянып, 2017 елның вегетация чорына, ягъни апрельдән сентябрьгә аена кадәр һава шартларын фаразлады. Шулай итеп, синоптиклар быел, 69-72 процент ихтималлык белән, Россия территориясенең зур өлешендә уртача күрсәткечләргә якын һәм аннан югарырак температура режимы көтелүен искәртә. 
 
Урал һәм урыны белән Идел буе, Себер федераль округларында һаваның уртача температурасы нормадан югарырак булырга мөмкин. Россиянең Европа территориясендәге көньяк өлешендә һәм Урал федераль округында явым-төшемнәр нормадан азрак тәшкил итәр дип фаразлана.
 
Синоптиклар быел бигрәк тә Көньяк федераль округында, Себер федераль округының көньяк-көнчыгыш һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көньягында янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлекне вакытыннан алда башларга киңәш итә. 
 
Татарстанга килгәндә, апрель, май һәм июнь айларында һаваның уртача температурасы нормада, күпьеллык күзәтүләргә тәңгәл килергә тиеш. Апрельдә уртача температура – 4,4 градус җылы (уртача явым-төшем күләме – 32 миллиметр), майда – плюс 13 градус (явым-төшем – 36 миллиметр), июнь аенда 16,9 градус җылы (явым-төшем – 62 миллиметр) булыр дип көтелә.
 
Июль аенда исә һава температурасы нормадан югарырак (норма – уртача 19,1 градус), ә явым-төшемнәр нормага якын (64 миллиметр) булыр дип фаразлана. Җәйнең соңгы аена, августка, гадәттәге күрсәткечләрне юрыйлар: уртача җылылык – 16,8 градус, явым-төшем күләме 55 миллиметр тәшкил итәргә тиеш. 
 
Синоптиклар җылы көз фаразлый, көзнең беренче ае – сентябрьдә һава температурасы нормадан җылырак булырга мөмкин. Явым-төшемне дә нормадан күбрәк көтәләр. 


Лилия ГАДЕЛШИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 3052 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 03 Апрель 2017 10:14
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев