В заголовках  В тексте
Шимбә, 08 Апрель 2017 10:15

Депутатлар Интернет уеннарына каршы чыга: баланы үлемгә котырткан өчен җинаять җаваплыгы көтә

Быел Татарстанда ике бала үз-үзенә кул салган: берсе – Бөгелмәдә, икенчесе – Чаллыда. 2016 елда исә республикада 13 бала суицид аркасында якты дөньядан киткән. Депутатлар балаларны үз-үзенә кул салуга этәрүчеләрнең эшчәнлегенә каршы көрәш максатыннан Россия Җинаять кодексына үзгәрешләр кертергә җыена.
 
Якын арада Россия Дәүләт Думасында әлеге закон проектын беренче укылышта тикшерәчәкләр. Бу хакта Татарстаннан сайланган депутат Ирек Зиннуров хәбәр итте.
 
 
Аның сүзләренчә, балалар һәм үсмерләрне гомерне вакытсыз өзүгә котырткан, шуңа өндәгән өчен Россия Җинаять кодексына аерым җаваплылыкны күздә тоткан  110.1 маддәсен кертү ниятләнә. Шулай ук, кешене “үз-үзенә кул салуга китереп җиткерү” маддәсенә 2нче бүлекне өстәү күздә тотыла. Аның нигезендә, балигъ булмаган балаларны, йөкле ханымнарны, ярдәмгә мохтаҗларны суицидка китереп җиткергән, кешене даими рәвештә кимсетеп торган өчен тагын да кырысрак җаваплылык каралган. Закон проектын әзерләгәндә, Австрия, Дания, Нидерланд, Норвегия, Франция һ.б. илләрнең тәҗрибәсе өйрәнелгән.
 
Ирек Зиннуров әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен 800 меңнән артык кеше мордар китә. Ә үз-үзенә кул салырга омтылучылар саны тагын да күбрәк. Суицид 15-29 яшьтәге кешеләрнең якты дөньядан китү сәбәпләре арасында беренче урында тора. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2016 елда илдә 720 бала үз-үзенә кул салган. Соңгы өч елда 2 мең 205 бала үз гомеренә нокта куйган.
 
Депутат өстәмә җаваплылык кертүнең интернет челтәрендә “үлем төркемнәре” барлыкка килүгә бәйле рәвештә дә мөһим һәм вакытлы булуын әйтә. “2012 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белгечләре суицид тематикасы яктыртылган сайтларда 13 меңнән артык сылтамага экспертиза уздырган. 2016 елда шундый 4864 сылтама табылган, аларның 4750се үз-үзеңә кул салу алымнары турында мәгълүматтан гыйбарәт булган”, – ди Ирек Зиннуров.
 
Депутат әйтүенчә, закон проектында балигъ булмаган балаларның гомерен куркыныч астына куйган өчен дә җаваплылык каралган. Мәсәлән, яшүсмерләрне “трейнсерфинг”ка, ягъни поезд түбәсендә баруга, "руфинг"ка, биек биналарның түбәләренә менүгә, якынлашып килүче транспорт алдыннан юл аша йөгереп чыгуга котырту кебек кыргый очраклар да мәгълүм.
 
Тискәре мәгълүматка урын юк
 
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Россия Дәүләт Думасында әзерләнгән федераль канун проектын хуплый. Республикадагы узган елгы күрсәткечләрне күздә тотып, ул: “2011 елдан бирле бу - иң түбән күрсәткеч, әмма мондый очраклар бөтенләй бетми торып, без имин вәзгыять турында сүз алып бара алмыйбыз”, – ди. 
 
Соңгы еллардагы статистика республикада балалар арасында үз-үзенә кул салу омтылышларының артуын күрсәтә. 2013 елда – 59, 2014 елда – 55, 2015 елда - 60, үткән ел шундый 74 очрак теркәлгән. Гүзәл Удачина бер очракка интернеттагы төркем йогынты ясавын әйтә һәм  тискәре мәгълүмат тулып яткан сайтларны ябу буенча канун чыгару инициативалары кирәклеген ассызыклый. “Интернетта мондый мәгълүматларны эзләргә тиешле орган тәгаен билгеләнмәгән. Безнеңчә, моңа Роскомнадзор җаваплы булырга, ул тәүлек дәвамында тискәре эчтәлекле мәгълүматлар таратучыларны күзәтеп барырга тиеш”, – ди ул.
 
Сагызларга каршы көрәш
 
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдергәнчә, Татарстан  беренчеләрдән  булып балаларга төрле куркыныч гамәлләр кылырга кушып, һәлакәткә этәрүче сүзләр язылган сагызларга каршы көрәш башлады.
 
Министр урынбасары зур шик уяткан сагызларның эре һәм вак сәүдә челтәрләрендә, кыскасы, теләсә нинди кибеттә сатылуына шакката. “Бу сагызларны безнең педагоглар күреп алды. Продукцияне сатудан чыгарырга кирәк дип чаң суккач, андый хокук бирә торган закон булмавын аңладык. Аннары прокуратурага мөрәҗәгать иттек”, – ди ул. 
 
Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек итү  бүлеге башлыгы Азат Хөсәенов барлык муниципаль районнарда бу сагызларның сатудан алынуын әйтә. Алар Россиянең башка төбәкләрендә дә табылган. Аның кабында Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә җитештерелүе турында язылган. “Мондый товарлар белән нәрсә эшләргә кирәклеге законда күрсәтелмәгән. Тикшерүләр дәвам итә”, – ди прокуратура вәкиле. 
 
2016 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Чуашстан балигъ булмаган балаларның үз-үзенә кул салу фактлары буенча беренче урынны били. Анда 250 мең бала исәпләнә, ә балигъ булмаган балаларның мордар китүе белән бәйле 12 факт теркәлгән. Икенче урында – Башкортстан. Анда 880 мең балага 41 очрак туры килә. Удмуртия өченче урында – 328 мең балага 15 очрак. 15 субъект арасында Татарстан – 10нчы урында: төбәктә 796 мең балага 13 суицид очрагы туры килә. Былтыр республикада балаларның үз-үзләренә кул салу фактларының күбесе Казан (5) һәм Әлмәттә (2) күзәтелгән. Актаныш, Балтач, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
 
 
 
Гүзәл Удачина,
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
 
– Балалар белән эшләргә кирәк: аларның интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, стресска каршы торучанлыгын арттырырга, киеренке халәттән чыгуның уңай юлларын табарга өйрәтү мөһим. Беренче чиратта, ата-аналарга балалары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу да җитә. Әгәр мөнәсәбәтләр яхшы икән, балаларның башына төрле кирәкмәгән уйлар килмәячәк. Әлбәттә, балалар белән “үз-үзеңә кул салырга ярамый” дип сөйләшергә кирәкми, шуңа күрә махсус методик рекомендацияләр әзерләнә. Анда суицидны булдырмый калуга юнәлдерелгән киңәшләр урын алачак.
 
 
Лариса Сулима,
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары:
 
– 2014 ел белән чагыштырганда, үз-үзләренә кул салучы балалар саны кими, әмма безне мордар китүгә омтылышлар санының артуы борчый. Министрлык адресына муниципаль районнардан берничә мөрәҗәгать килеп иреште, анда медицина тикшерүе вакытында балаларда үз-үзенә кул салуга омтылу билгеләре табылган, аларның социаль челтәрдәге куркыныч уеннарда катнашуы ачыкланган. Читләшү, үпкәләү, ялгызлык, ата-ана назын тоймау, гаиләдәге иминлекнең какшавы, гаеп, оят, кимсенү, яшьтәшләреннән мыскыллы сүзләр ишетү, җавапсыз мәхәббәт яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуына сәбәпче булырга мөмкин. Үзләренә игътибарны җәлеп итү, кызгану хисе уяту теләге дә моңа этәргеч була. Бигрәк тә имтиханнарга әзерләнгәндә балаларны куркытырга ярамый. Әгәр бала психологик яктан йомшак икән, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 843 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 09 Апрель 2017 10:11

1 Фикер

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев