В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 18 Апрель 2017 13:01

Җире бар, йорты - юк! Депутатлар күп балалы гаиләләрнең җир биләмәсеннән нәтиҗәле файдаланмавына пошына...

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир өләшү ничарадан бичарага калмагае. Һәрхәлдә, Казанда бу шулайрак. Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә торак төзү өчен җире булсын диебрәк күзалланган программадан күбрәк көтелгән иде, ә Казанда ул “эшләми” диярлек. Татарстан парламенты депутатлары шундый нәтиҗәгә килде. Ник дигәндә, җир бирү аксый: баксаң, бирелгән урыннарда да йорт салырга ашкынып тормыйлар икән. Уңайлыклары, шартлары булмаган җирдә йорт салуны мәгънәсезлек дип санаучылар да юк түгелдер. Юкса, тәкъдим ителгән җир кишәрлегеннән өчәр мәртәбә баш тартмаслар иде.


Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү проблемалары Татарстанның Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында кузгатылды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Җир кодексының күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү положениеләренең үтәлеше буенча фикер алышты.


27 мең гаилә җирле булган


Искәртеп үтик, Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең бушлай җир кишәрлегенә хокукы бар. Җир белән тәэмин ителеш тәртибе Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнә.


Татарстан муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының 2017 елның 1 апреленә булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бушлай җир кишәрлеге алуга хокукы булган 45057 гаилә исәпләнә. Участоклар алу өчен исемлеккә 40025 гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә 30 908 җир биләмәсе куелган. Хәзерге вакытта 27 меңнән артык күп балалы гаилә (68 процент) җир участогына ия булган.


Комитет рәисе Таһир Һадиев республикада 3-5 балалы гаиләләр саны һаман арта баруын билгеләп үтеп: “Безнең бурыч – мондый гаиләләргә максималь ярдәм күрсәтү. Бушлай җир биләмәләре бирү – социаль гарантияләрнең аерым төре”, - диде. Утырыш барышында аңлашылганча, проблемаларның әлегә очы-кырые күренми.


Хәзерге вакытта кадастр исәбенә 30 908 җир кишәрлеге куелган һәм гражданнарга тәкъдим ителүгә әзер. Бу ихтыяҗның 77 процентын тәшкил итә.


– Әмма җир биләмәләре җитәрлек түгел. Вазгыять чикләрне киңәйтү өчен шартлар булмау белән тагы да кискенләшә – сак зоналары, хосусый җирләр һәм башкалар бар. Урыны кызыктырырлык булмаганлыктан, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура булмау сәбәпле, күп балалы гаиләләрнең,тәкъдим ителгән җир участокларыннан баш тарту проблемасы да бар. Җир кишәрлекләре буенча планлаштыру һәм межалау проектларын әзерләү эшләре җитәрлек дәрәҗәдә финансланмый. Күп балалы гаиләләргә бирелүче биләмәләрне инфраструктура белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр бар, – дип белдерде Таһир Һадиев.


1583 гаилә тәкъдим ителгән җирдән өч тапкыр баш тарткан


Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов күп кенә районнарда җир белән тәэминат мәсьәләсендә тоткарлыклар өстәмә җир участоклары эзләү белән бәйле булганын билгеләп үтте. Бу бигрәк тә саклауга куелган зоналар күп булган территорияләргә, нефть чыгаручы районнарга кагыла. Инфраструктура булмау сәбәпле, тәкъдим ителгән җир биләмәләреннән баш тартучылар да шактый икән. Сергей Демидов әйтүенчә, республикада 1583 гаилә җир участогын ошатмыйча, өч тапкыр кире каккан.


Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, 2012 елдан, ягъни программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада күп балалы гаиләләр саны 20 меңгә диярлек арткан.


2016 елда җир бүлеп бирүдә иң түбән күрсәткечләр Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнарында күзәтелә. Анда җир белән тәэмин ителеш сүлпән барганлыктан, җирсез күп балалы гаиләләр саны арткан. Шулай ук, кайбер районнарда күп балалы гаиләләрнең активлыгы сүлпән булуы күзәтелә. Аларда я җир биләмәсенә ихтыяҗ юк, я торак төзергә җыенмыйлар, кулланылмый торган җир өчен салым түләргә теләмиләр, я башка районга күченергә исәпләре бар.


Ә менә Спас, Чирмешән районнары гаиләләрне җир биләмәләре белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин иткән. Җир бүлеп бирү 95 процент һәм аннан югарырак дәрәҗәдә булган районнар исемлегенә Алексеевск, Балык Бистәсе, Сарман, Теләче, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Аксубай, Лаеш, Балтач, Чүпрәле районнары керә. Апас, Зәй, Ютазы, Минзәлә, Югары Ослан, Азнакай, Саба, Әгерҗе, Әлки, Кама Тамагы, Баулы, Нурлат, Буа, Чистай, Питрәч, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лениногорск, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт – “кара” исемлектә.


Казанда җир кишәрлекләре белән тәэмин ителеш нибары 31 процент


Яр Чаллыда һәм аеруча Казанда хәлләр бөтенләй мөшкел. Яр Чаллыда җир биләмәләре белән тәэмин итү 49,31 процент тәшкил итә (2595 җир участогы). Казанда җир кишәрлекләре белән тәэмин ителеш нибары 31 процент дәрәҗәсендә (2946 җир участогы).


2012 елның февралендә Казанда бушлай җир участогы алу хокукына ия гражданнар исемлегенә 1158 гаилә кертелгән. 5 ел эчендә бу сан 8 мәртәбә артып, 9459 гаиләгә җиткән. Шул рәвешле, Казан бөтенләй кызык хәлгә калган. Якындагы елларда күп балалы гаиләләр 3-4 меңгә артыр дип ялгыш уйлап, башкалабыз түрәләре җир кишәрлекләрен җитәрлек күләмдә алдан хәстәрләп куймаган. Бүгенге көндә Казанда бушлай җир кишәрлегенә хокукы булган 10968 күп балалы гаилә исәпләнә. 9 мең 320 гаилә исемлеккә кертелгән. Әлегә нибары 3 меңгә якын гаилә генә җир биләмәсен үз милке итеп рәсмиләштерә алган. 6 мең 370 гаилә үз чиратын көтә.


Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының җир участокларына хокук рәсмиләштерүдә аналитик ярдәм һәм социаль мәсьәләләр бүлеге башлыгы Альбина Сафина Лаеш районы Сокуры бистәсе янәшәсендә 1079 участок, Биектау районы Каймары бистәсе янында 1812 биләмә бирелүен әйтте. “Инфраструктура белән тулы тәэминат булмаса да, Сокуры һәм Каймарыда җирләр үзләштерелә башлаган. 45 җир участогында эш бара, 10 капиталь һәм 16 капиталь булмаган корылма – сарайлар, агач корылмалар сафка бастырылган”, - диде ул.


Альбина Сафина әйтүенчә, бүгенге көндә башкалада күп балалы гаиләләр өчен гомуми мәйданы 875 га булган яңа 10 территорияне кулланышка кертү юнәлешендә эш бара. Якынча фаразлар буенча, бу тагын 4,8 мең гаиләне җир белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. “Без федераль җирләрне дә әйләнешкә кертүгә ирештек – бу 8 территория”, - диде ул. Каймары бистәсе янында 53 га мәйданда өстәмә территория әзерләнгән. Анда 400 җир участогына проектлау һәм межалау проектлары расланган. Сокуры бистәсе янында тагын 1554 җир биләмәсе булыр дип көтелә. Константиновка бистәсендә 157 җир кишәрлеген тәкъдим итү ниятләнә. Әмма Константиновкадагы җирләр 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен каралган. Дәрвишләр бистәсендә 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен җирләр булачак.


Казанга читтән килеп күченүчеләр дә җирле гаиләләр өчен чиратны озайта. Казанда теркәлү урыны (пропискасы) булмаган, әмма даими яшәү урыны дигән белешмәсе булган гаиләнең җир биләмәсенә дәгъва кылырга хакы бар. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, читтән “очып кергән” кошлар аркасында, гомере буе Казанда яшәгән гаиләләрнең исемлектә соңгы урынга булуы бик үк гадел хәл түгел, дип саный.  


Җире булгач, нигә йорты юк?


Җире җир, аның буш торуы да күңелгә ятмый бит әле. Программасы булгач, мәһабәт йортлар калкып чыкканын да күрәсе килә. Депутатлар, җире булгач, нигә ул буш тора, аннан файдалана башлау буенча вакыт кысалары бармы дип кызыксынды. Җир гаиләнең шәхси мөлкәте булып саналгач, аннан файдалана башлау вакыты гаилә ихтыярында булуы аңлашылды.


Депутатлар азмы-күпме проблемадан чыгу юлын да тапты кебек: күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен авыл тирәсендә бирү тәкъдиме яңгырады. Казанда җир кишәрлегенә хокукы булган 9 меңнән артык гаилә исемлеккә кертелгән. Ә бирелгән җир участокларында нибары 45 йорт төзелә башлаган, ягъни барлык санның 1 проценты да юк. “Без кешеләрне буш кырларга чыгарабыз. Авыл тирәсендә, буш басуларга караганда, шартлар яхшырактыр инде, мөгаен. Күп балалы гаилә бернинди шартларсыз ничек йорт салсын? Без җир бүлеп бирүдә генә түгел, ә шул җирдән файдалана алуда да ярдәм итәргә тиеш”, - дип шәрехләде бу мәсьәләне депутат Илшат Ганиев. Аның фикерен Таһир Һадиев та, башка депутатлар да “күтәреп алды”.


Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев бүгенге көндә 17 муниципаль берәмлектә күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләрдә 2183 йорт төзелеше алып барылуын, 313 йорт инде төзелеп бетүен хәбәр итте. Әлмәттә 128, Яр Чаллыда 64, Сарманда 54, Алексеевск районында 16 торак йорт төзелгән. “Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Баулы, Сарман, Саба районнары инженер инфраструктурасы белән тәэминатка җирле бюджетлардан акча да бүлеп биргән. Бу бик мөһим”, - ди ул.


Авылларга җан өрергә кирәк


Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлеге белән тәэмин итү һәм бүлеп бирелгән җир участогында торак төзү өлкәсендә уңай үрнәкләрне өйрәнү өчен, комитетның чираттагы утырышын шул муниципаль берәмлекләргә барып уздыру нияте туды. Күчмә утырыш үткәрү тәкъдиме белән утырыштан соң Таһир Һадиевка депутат Илшат Ганиев чыкканлыгы билгеле булды.


– Безгә урыннарга чыгып күчмә утырыш уздырырга кирәк. Сарман, Әлмәт районыннан өйрәнергә кирәк. Алар бит күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итә, өстәвенә, шул җирләрдә йортлар да күпләп салына. Инфраструктурасын, нинди йортлар салынуын карарга кирәк. Ничек инде күп балалы гаилә йорт төзү өчен миллионнар таба алсын, безгә шуларны уйларга кирә. Безгә җир бүлеп бирү турында гына түгел, азык-төлек программасы турында да уйларга, авылларга җан өрергә кирәк. Бакча участогы итеп кенә түгел, ә авылны терелтү юнәлешендә шулай зурлап алып барасы иде бу эшне. Я ул авылның дәвамы булырга, я яңа авыл пәйда булырга тиеш, - диде ул утырыштан соң “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.


Таһир Һадиев әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларны тәмамлап, Казанда җир белән тәэминатта түбән күрсәткечле вазгыятьне төзәтү өчен, районнар тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген әйтте. “Бүген авыл җирлекләрендә дә газы, юллары, инфраструктурасы булдырыла. Халыкны авылга якынрак урыннан җир алуга кызыктырырга кирәк”, - диде.


Татарстанның Идел буе федераль округы рейтингында тоткан урынына килгәндә, 2016 елның 1 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Башкортстанда 43 311 күп балалы гаиләнең 20535енә җир кишәрлеге бирелгән. Бу 48 проценттан гыйбарәт. Татарстанда бу күрсәткеч ул вакытта 50 процент булган, хәзер ул 68 процент тәшкил итә. Таһир Һадиевның бу нисбәттән оптимистик карашы сизелде. Күпме генә вакыт эчендә 18 процентлык артуны билгеләп үтеп ул, бу проблемаларны утырышларда уртага салып сөйләшү дә уңай нәтиҗәләрен бирер дигән өметтә.


Чагыштыру өчен, башка төбәкләргә күз салсак, күп балалы гаиләләрне җир биләмәсе белән тәэмин итү Оренбургта 22 процент дәрәҗәсендә. Түбән Новгород өлкәсендә – 17, Самарада – 27, Пермьдә – 24, Саратов өлкәсендә – 33, Чуашстанда – 28, Киров өлкәсендә – 54, Марий Эл Республикасында – 57, Удмуртиядә –12, ә Ульяновск өлкәсендә 37 процент тәшкил итә.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 762 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 18 Апрель 2017 13:46
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев