В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 07 Май 2017 09:49

Дамир Фәттахов: «Мәшһәдтәге саммит Казанны Россиядә ислам дөньясы башкаласы буларак кабул итүләрен күрсәтте»

Татарстан башкаласыннан Ислам дөньясы мэрлары саммиты делегаты Иран шәһәрләренең берсе белән тугандаш кала статусы турындагы килешүне имзалау, Казан брендын Россиянең ислам дөньясы башкаласы буларак таныту һәм халыкара мәйданда «Сабантуй» милли проектының роле хакында сөйләде.


Дини туризмны ныгыту, халыкара рейслар ачу һәм потенциаль инвесторлар җәлеп итү – Иранның Мәшһәд шәһәрендә ислам дөньясы лидерлары очрашуында әнә шундый мөһим темалар күтәрелде. Хорасан-Резави провинциясе башкаласы Мәшһәднең фикер алышу мәйданчыгы буларак сайлануы очраклы хәл түгел. Нәкъ менә әлеге шәһәр 2017 елда Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) әгъзалары карары нигезендә ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайланды.    

20 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран провинциясендә булды. Республика лидеры Иранның Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян белән очрашты, бизнес-форумда катнашты, Мәшһәдтәге Фирдәүси исемендәге университетта һәм Иранның туристлык энҗесе – имам Реза Мавзолеенда булды.  


view 2479247 2118338


Татарстан Хөкүмәте делегациясенең Иранга сәфәре барышында хезмәттәшлек өчен кызыклы, перспективалы күп кенә юнәлешләр каралды. Машина төзелеше  продукциясе, төзелеш материаллары, авыл хуҗалыгы товарлары һәм медицина җиһазлары белән үзара тәэмин итү турында килешүләргә кул куелды. Иран Хөкүмәте мәдәни, белем бирү, технология, туризм, хәләл базар, күргәзмә эшчәнлеге, инвестицион хезмәттәшлек өлкәләрендәге хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим итте.  Сәфәр нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия белән Иран арасында хезмәттәшлекне халыкара дәрәҗәдә актив рәвештә үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган.


view 2479247 2118444


27 апрельдә төгәлләнгән Ислам дөньясы мэрлары саммитында 20дән артык илдән 30га якын шәһәр башлыгы катнашты. Чарада глобальләшү чорында ислам багланышларына багышланган идея һәм проектлар үзәккә алынды, тәҗрибә алмашу максатыннан шәһәрләр арасында үзара хезмәттәшлек итү, туристлык тармагының үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан башкаласы делегациясен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җитәкләде. sntat.ru порталы укучылары игътибарына аның белән үткәрелгән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Дамир Илдусович, сәфәрдән нинди хис-кичерешләр белән кайттыгыз, нинди яңалыклар ишеттегез һәм үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

- Без сәфәргә әзерләнгәндә мин Саммитта чыгышларның тематикасы шактый тар, нигездә исламлаштырылган булыр, аны үткәрү урыны – Иранга чиктән тыш игътибар бирелер дип уйлаган идем. Әмма сессияләрдә төрле шәһәрләрнең мэрларының, глобальләшү шартларында башкалардан аерым рәвештә үсеш кичерүе мөмкин түгел икәнлеген аңлап, ислам дөньясына гына басым ясамавы фикеремне тамырдан үзгәртте.

Сүз уңаеннан, бу – Пакистанның Лахор ишәһәре мэры чыгышының төп лейтмотивы булды. Ул ислам илләре башкалаларында уңай казанышлар һәм эш нәтиҗәләреннән дөрес файдаланып кына калмыйча,башка диннәр һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләребезнең әһәмияте хакында да сөйләргә кирәклеген искәртте. Динара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр игелекле нигезгә корылырга тиеш. Бу, беренче чиратта, икьтисади элемтәләр һәм дини туризмны үстерү. Мәшһәдтә без мондый туризмның ни дәрәҗәдә зур үсеш кичерүен күрдек. Бу җәһәттән Казан һәм Татарстанның перспективалары зур. Россия һәм Татарстан Президентлары, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең булышлыгы белән бүгенге көндә борынгы Болгар шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә туризм актив үсеш кичерә. Саммитта бер эксперт билгеләп үткәнчә, якындагы 10-20 елга территорияләрнең стратегик үсеш планын төзергә кирәк.

Шунысын да искәртик: Казан бөтен җирдә дә Россиядә ислам дөньясы мәркәзе буларак кабул ителә, биредә дин дәүләттән аерылмаган. Форумда Татарстан башкаласы делегациясе күпләрдә зур кызыксыну уятты. Безнең мондый чараларда катнашканыбыз бар инде, һәм бу өлкәдә күпмедер тәҗрибә дә тупланды. Күптән түгел Италиянең Верона каласында шәһәр мэрлары форумында булдык, анда халыкара куркынычсызлык һәм башкалаларны террорчылыктан саклауга төп басым ясалды. Әлеге ике форумның төп темалары бер-берсенә аваздаш. Мөселман шәһәрләренең җитәкчеләре террорчылык темасының мөселман дине белән тиңләштерелүенә борчылуын белдерә. Ә бит бу күренешкә каршы бергәләп көрәшергә кирәк.  


photo 2017-04-25 15-29-20


Саммитта чыгыш ясаучылар да террорчылыкка каршы көрәшнең әһәмиятен, аның милләте һәм дине булмавын билгеләп үтте. Кызганыч ки, ислам һәм террорчылык, аеруча европалылар аңында, бердәй төшенчәләр буларак кабул ителә. Шуның белән бергә ислам дөньясын алга җибәрүдә мәгарифнең роле зур. Яшь буынга мәгълүматның ничек бирелүе мөһим.  

Казан төрле халыклар, дин вәкилләре арасында җылы мөнәсәбәтләрнең ачык үрнәге булып тора. Без барыбыз да – татарлар, руслар, башкортлар дус-тату гомер итәбез һәм моңа инде күптән гадәтләндек. Халыкара вакыйгаларда катнашу һәм төрле илләрдәге хезмәттәшләр белән аралашу әлеге теманың бөтен дөньяда ни дәрәҗәдә кискен торуын аңларга мөмкинлек бирә.

- Россияне халыкара мәйданда таныту өчен ислам башкаласы буларак алга таба Казан брендын ничек кулланырга?

- Биредә берничә юнәлеш бар, шул исәптән без телгә алган ислам туризмы да. Икенче юнәлеш – икътисад. Минем инануымча, дөнья җәмәгатьчелеге, ислам башкалалары һәм ислам дөньясы безнең яхшы мөнәсәбәтне һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә карата шәхси кызыксыну белдерүен күреп тора. Моны җәмәгатьчелек кенә түгел, бизнес вәкилләре дә күрә. Казан һәм Татарстанның көндәшлеккә сәләтле өстенлеге шунда ки, безне менә шундый зур вакыйгалар һәм шәһәрне таныту юнәлешендә алып барыла торган системалы эшебез нәтиҗәсендә беләләр. Без Татарстан территориясендә яңа предприятиеләр нәтиҗәле үсеш кичерсен өчен барлык шартларны тудырырга әзер конструктив кешеләрнең уңай образын формалаштырырга тиеш.

- Казан брендын халыкара мәйданда таныту юнәлешендәге башка планнар белән таныштыра аласызмы? Төп көчләр нинди проектлар тирәсендә туплана? Бәлки Сабантуй да шулар рәтенә керәдер?

- Сабантуйның милли бәйрәмебез генә түгел, халыкара брендка әверелүе дә бик мөһим. Кешеләр бу бәйрәмне карарга махсус килсен өчен, Сабантуй бөтен дөньяда популярлык казанырга тиеш. Сүз дә юк, төрле спорт чаралары үткәрү соңгы вакытта популярлыгыбызны арттырды. Кешеләр Казанны спорт башкаласы буларак белә. Шулай ук бөтен дөньяда популяр булган Шаляпин, Нуриев фестивальләрен дә танытасыбыз килә.

Моннан тыш, шәһәр белән таныштыру максатыннан, Казанга пресс-турлар планлаштырылган. Башка илләрдә яшәүчеләр Россия территориясендә уңайлы, Европа шәһәре барлыгын белергә тиеш. Анда ял көннәрен гаилә һәм якыннарың белән үткәрергә дә, берәр кызыклы тарихи урын белән танышырга да мөмкин.


photo 2017-04-30 11-22-20


- Төрле төбәкләрдә Казан белән тугандаш шәһәрләр күп. Аларга Иранның бер шәһәре дә өстәлергә тора. Әлеге килешү нинди стадиядә?

- Иран консулының бу мәсьәләне тикшерүгә бәйле мөрәҗәгате бар. Әлегә төгәл генә берни дә әйтә алмыйм, вакыты билгеле түгел. Казан мэры белән Иран консулы очрашуында нәкъ менә шул хакта фикер алыштылар.

- Биредә Нишапур шәһәре хакында сүз барамы?

– Әйе.

- Дамир Илдусович. Сез Мәшһәдтә шәһәр инфраструктурасын өйрәнгәнсездер, мөгаен, социаль объектлар белән дә танышкансыздыр. Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз, нинди кызыклы әйберләр исегездә калды?

- Әйе, биредә кызыклы әйберләр шактый. Мине шунысы да куандырды: күп кенә юнәлешләр буенча без дә алдынгы тәҗрибә белән уртаклаша алабыз. Биредә, мисал өчен, Казандагы кебек үк җәмәгать транспорты өчен махсус полосалар билегләнгән. Җәмәгать транспортының, «бөкеләр»гә дә карамастан, тоткарлыксыз хәрәкәт итүен, уңайлылыгы тагын да артуын һәм шәһәр кешеләрендә аңа ихтыяҗ зур булуын күрәбез. Җәмәгать транспортының киләчәге зур булуын аңлыйбыз. Бөтен дөнья әлеге юнәлештә хәрәкәт итәчәк.

Бездә аларга караганда шактый алга киткән юнәлешләр дә юк түгел. Әйтик, төзекләндерү һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү өлкәсендә. Безнең проектлар Казанга килгәч хезмәттәшләребездә дә кызыксыну уятыр дип уйлыйм.

- Бүгенге көндә Казан - туристлар агымы буенча Россия шәһәрләренең беренче өчлегендә. Халыкара дәрәҗәгә чыгу нияте бармы?

- Әйе, һәм бу җәһәттән ислам дөньясы Казанны таныту өчен актуаль мәйданчык булачак. Бездә кунакларга күрсәтерлек әйберләр бар. Болгар, Ислам университеты шундый проектлар рәтенә керә. Бездә бу уңайдан җитди потенциал тупланган. Алдагы Саммитка, әлеге төп моментларга басым ясап, презентацияләр пакеты әзерләячәкбез.

Белешмә өчен:

Узган елда Татарстан һәм Иран арасындагы сәүдә әйләнеше 1,6 тапкыр артып, 13,3 миллион доллар тәшкил иткән. Казанда инде 10 ел дәвамында Иранның генераль консуллыгы эшли. Татарстан һәм Иран ислам республикасы Хөкүмәтләре арасында сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум гамәлдә. Татарстан компанияләре моңарчы үзләрен Иран базарында күрсәтте инде. Ел саен Татарстанда «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисади саммиты үткәрелә. Форумның максаты – Россия һәм мөселман илләре арасында ике якка да файдалы икътисади элемтәләр урнаштыру. Узган елда әлеге мәйданчык 50дән артык илдән 1500дән артык катнашучыны үзенә җыйды.  

Татарстан һәм Казанның туризмны үстерү, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өлкәсендә дә уңай тәҗрибәсе бар, ул ислам дөньясы илләрендәге хезмәттәшләребезгә дә кызыклы булырга мөмкин. Республика башкаласы – туристлар агымы динамикасы буенча әйдәп баручылар рәтендә, соңгы 10 елда ул дүрт мәртәбә (600 меңнән 2,5 миллионга кадәр) арткан. Шуның белән бергә шәһәрнең дини туризмны үстерүдә дә гаять зур потенциалы бар. Тарихи-архитектура һәйкәлләре – Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген, шулай ук Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу моңа зур этәргеч бирә.


Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 365 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 07 Май 2017 10:22
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев