В заголовках  В тексте

Мультимедиа

  • Бүген Татарстан шәһәрләрендә Казан Изге Ана иконасы күренешенә багышланган гыйбадәт кылынды. Традиция буенча төп чаралар Казанда - изге сурәт табылган җирдә узды.

    Сишәмбе, 21 Июль 2015
  • Бүген Лядской бакчасында Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салынды. Тантанада Татарстанның рәсми кешеләре, язучыларыбыз катнашты.

    Сишәмбе, 14 Июль 2015 Видео Карарга
  • Җәйге чорда балалар лагерьларда ял иткәндә республика буенча "Коррупциягә юк дип әйт!" квесты узуы турында хәбәр иткән идек инде . Бүген чираттагы шундый чара Лаеш районы "Санта" лагеренда узды.

    Шимбә, 11 Июль 2015
  • Башкаланың “Казан” Гаилә үзәгендә оештырылган бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.  Үзәк каршындагы мәйданда Казан гаиләләре бүләкләнде, ә килгән кунаклар балалары белән төрле кызыклы чараларда катнашты.

    Чәршәмбе, 08 Июль 2015
  • 1 июльдә “Казан” Гаилә үзәге мәйданчыгында “The Minis United Buddy Bears” Халыкара сәнгать күргәзмәсе эшли башлады. Толерантлык символы булган 114 аю бездә 31 августка кадәр “кунак булачак”.

    Җомга, 03 Июль 2015
  • 18 июнь көнне Казан Ратушасы күргәзмәләр залында “Казанга – мәхәббәт хисләре белән” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

    Шимбә, 20 Июнь 2015
  • Тугызынчы тапкыр уздырылган быелгы театраль Сабантуйда Татарстан Республикасының 12 дәүләт театры катнашты. Дистәдән артык уен-бәйгедә (татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү һ.б.) сәнгать әһелләре үзара көч сынашты. Алай гына да түгел, «Президент белән бергә» хәрәкәте белән берлектә оештырылган ГТО нормаларын тапшыруда да ярышкан икән артистлар.

    Җомга, 12 Июнь 2015
  • “Ялкын” журналы Питрәч бистәсенең “Шатлык” балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм үткәрде.

    Чәршәмбе, 10 Июнь 2015
  • 7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның чираттагы Сабантуе узды. Бирегә Чехия, Словакия, Голландиядән дә кунаклар килгән иде. Барлыгы 250ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, кырымтатар, азәрбайҗан, төрекмән, руслар бар иде.

    Чәршәмбе, 10 Июнь 2015
  • Литваның Паланга шәһәрендә XI Халыкара Балтыйк буе Сабан туе узды. Балтыйк буе илләрендә гомер итүче татар һәм башкорт халкына күрешеп аралашу мөмкинлеген тудырган борынгы милли бәйрәм ел саен төрле төбәктә үткәрелә, шуңа күрә һәрвакыт үзенчәлекле программасы белән аерылып тора.

    Сишәмбе, 09 Июнь 2015
  • Бүген "Татмедиа" бинасында Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы  белән очрашу булды. Чарада Татарстан каләм әһелләре, татар журналларының җитәкчеләре фикер алышты. Очрашу Россиядә әдәбият елы уңаеннан оештырылды.

    Җомга, 05 Июнь 2015
  • Казанда “Нәүрүз” XII төрки Халыкара театр фестиваленең тантаналы ачылышы булып узды. Г.Камал театры бинасында ачылган чарада төрки телле театр әһелләре, Россиянең атаклы сәнгать белгечләре катнашты.

    Сишәмбе, 02 Июнь 2015
  • Татарстан Хөкүмәте кубогы өчен картинг ярышлары инде унынчы тапкыр уздырыла. Катнашучылар руль артында елдан-ел остарак булуларын исбатлап килә.

    Дүшәмбе, 01 Июнь 2015
  • Intertat.ru редакциясе коллективы борынгы Болгар шәһәрчегенә сәфәр кылды. Моннан берничә гасыр элек бабаларыбыз данлыклы дәүләтчелеген корган Идел ярлары яшеллеккә төренгән, урман буйлары хуш исле энҗе чәчәкләргә күмелгән, мәчет манараларында ярым айлар кояш нурларында балкыган май аенда Болгар аеруча матур икән...

    Дүшәмбе, 25 Май 2015 3
  • Кремльдәге Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләм шәмаиле” дигән конкурсның күргәзмәсе эшли башлады. Биредә бәйгедә лаеклы урын яулаган хезмәтләр урнаштырылган.

    Пәнҗешәмбе, 21 Май 2015
Страница 9 из 39

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев