В заголовках  В тексте

Мультимедиа

  • 26 ноябрь көнне XI республикакүләм "Нечкәбил" конкурсына йомгак ясалды. Быелгы җиңүче - Чаллыдан Дилүзә Хабиева.

    Җомга, 27 Ноябрь 2015
  • 13-14 ноябрь көннәрендә Казанга республиканың иң танылган көрәшчеләре чемпион исемен яуларга җыелды. 400 артык көрәшче катнашкан Татарстан чемпионатында , әлбәттә, финал ярышлары игътибар үзәгендә булды.

    Якшәмбе, 15 Ноябрь 2015
  • Кыш Бабай кунакка карлы, салкын көндә генә килә, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Быел Яңа ел кунагы тагын да иртәләде – Казанга ноябрь уртасында ук килеп җитте. Сәбәбе дә җитди иде шул: Лапландиядән килгән "хезмәттәше" – Санта Клаусны каршы алырга, кунак итәргә кирәк булган.

    Җомга, 13 Ноябрь 2015
  • Казанның "Зенит" ир-атлар волейбол командасы үз мәйданында Белгородның "Белогорье" командасыннан өстен чыкты. Әлеге матч чемпионатның 1 нче тур уены гына түгел, ә илнең Суперкубогы өчен дә көрәш иде.

    Якшәмбе, 08 Ноябрь 2015
  • Бүген легендар режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан Камал театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Кәҗә, сарык һ.б” әкияте премьерасы күрсәтелде. Театраль остага 81 яшь тулыр иде. Иртән режиссер каберенә традиция буенча чәчәкләр куелды.

    Шимбә, 07 Ноябрь 2015
  • Казанның "Рубин" футболчылары Европа лигасының 4 нче турында "Казан Арена"да "Ливерпуль" командасына оттырды.

    Җомга, 06 Ноябрь 2015
  • Татарстан Язучылар берлеге бинасында Илдар Хановның 75 еллыгына багышланган кичә булып узды. Биредә татар милләтенең күренекле улы, сынчы-рәссам, скульптор, Г.Тукай бүләге иясе Илдар Хановның якты истәлегенә нисбәтле саллы китап та тәкъдим ителде.

    Пәнҗешәмбе, 05 Ноябрь 2015
  • Казанда «Безнең заман» III Республика эшче яшьләр иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды. Гран-при иясе йөз мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде, һәм җиңүче команда исеме күктәге йолдызга кушылды.

    Якшәмбе, 01 Ноябрь 2015
  • Бүген Г.Тукай исемендәге татар филармониясе янындагы паркта Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова хөрмәтенә чыршы агачлары утыртылды. Чарада алар үзләре дә катнашты. Татарның мәшһүр җырчылары аллеясына нәкъ бу көздә нигез салу очраклы түгел.

    Җомга, 30 Октябрь 2015 2
  • 23-24 октябрь көннәрендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына чираттагы ярышлар узды.

    Шимбә, 24 Октябрь 2015 5
  • Татарстанда быел игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында журналистлар иң мөһим рольне башкарды. Ник дигәндә, республика күләмендә узган чараларын яктыртып барып, халыкны мәгълүмат белән баетты, ике арада күпер төзеде. Бүген исә матбугат әһелләре язып-сөйләп түгел, ә үз куллары белән агач утыртып башкаланы яшелләндерүгә үзләреннән саллы өлешләрен кертте.

    Сишәмбе, 13 Октябрь 2015 1
  • Г.Камал исемендәге театрда татарның атаклы драматургы Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичә олпат язучыбызның 80 еллыгы уңаеннан оештырылды.

    Якшәмбе, 11 Октябрь 2015
  • Кичә, 3 октябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" әсәренең премьерасы булды.

    Якшәмбе, 04 Октябрь 2015
  • Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңарган Сәет Галиев Мәдәният йорты мәйданында тантаналы рәвештә фонтан эшләтеп җибәрделәр. Ремонт эшләре биредә быелның җәендә башланып киткән иде. 8 мең квадрат метрга якын мәйданда җәяүлеләр өчен юллар салынды, кече архитектур формалар: 14 шәһәр диваны, эскәмияләр, чүп урналары, юл билгеләре урнаштырылды.

    Җомга, 25 Сентябрь 2015
  • Бу көннәрдә Казанда Кырым делегациясе кунак булды. Милли мәдәни автономияләр, дини оешмалар вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре башкалабызның истәлекле урыннарын күреп кайтты, “Зөя” һәм “Болгар” музей-тыюлыкларында булды. Шулай ук кунакларны Татарстан Иҗтимагый палатасы, Дәүләт Советы, Халыклар дуслыгы йорты, “Патриот” үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бүген Кырым делегациясен Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте кабул итте.

    Җомга, 25 Сентябрь 2015
Страница 6 из 38

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев