В заголовках  В тексте
Җомга, 16 Сентябрь 2016 11:52

Эдвард Хәкимов – иҗатка омтылган профессор

Профессор  Эдвард Хәкимовны без галим буларак кына түгел, ә оста фотограф дип тә беләбез. Аның хезмәтләре уйландыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерергә сәләтле.


15 сентябрьдә Казанның «Ак барс галерея»сендә Эдвард әфәнденең фотокүргәзмәсе ачылды. Чара Татарстанның Фәннәр академиясенең 25 еллыгына багышлана. Күргәзмәдә Фәннәр академиясенең тарихы һәм бүгенге тормышы Татарстанның Беренче Президенты М. Шәймиев, дөньякүләм танылган галим Р. Сәгъдиев, М. Хәсәнов, М. Галиев һ.б. күренекле шәхесләр аша чагылыш таба.

Эдвард Хәкимов Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлаган. Көнбатыш Себердә эшләп кайтканнан соң, файдалы казылмалар кафедрасында аспирантурада укый. Кандидатлык диссертациясен яклагач укытучы булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен исә фәлсәфә фәннәре буенча яза.

Хәзерге вакытта Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм туган якны өйрәнү кафедрасы профессоры. Ә фотографияләр дөньясы галим тормышында зур урын алып тора. Аның иҗади үзенчәлеген газета-журнал редакцияләрендә югары бәялиләр. Чын күңелдән яратып башкарылган эш Хәкимовка диплом-медальләр дә китергән. «Яшәү рәвешен аңлау – гомеремнең төп соравы, – ди Эдвард Хәкимов. – Күңелем иреккә омтыла иде, ләкин шуны ачык аңлыйм: моңа төшенер өчен тормыш турында тирән белем һәм яшәү тәҗрибәсе булырга тиеш. Шул сәбәпле мин студенттан профессорга һәм Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасына кадәр бик озак бардым. Кешеләрнең төрле мөнәсәбәте белән бизәлгән бик кызыклы юл иде ул».


Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 763 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев