В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 21 Сентябрь 2016 15:48

Республика елга-күлләре Кремльгә «күченгән»

Бүген Казан Кремлендә  «Н2O» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул сусаклагычлар елы кысаларында үтүче чараларның бер өлеше булып тора. Өстән яңгыр явып торса да,  табигый байлыклар булып саналган сулыкларны карарга килүчеләр шактый иде. Араларында тәрбиячеләре белән бакча балалары, мәктәп укучылары, студентлар, туристлар да бар.


Күргәзмә бик кызыклы форматта эшләнгән. Анда килгән һәркем үзенең районы һәм аның сулыклары белән таныша ала.

– 2016 ел табигый сулыкларны саклау елы. Шул уңайдан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә шушы проектны гамәлгә ашырырга булдык. Максатыбыз: республикабызның сусаклау зоналарына игътибар юнәлтү, алар белән таныштыру, – ди Табигый тарих музее җитәкчесе Ольга Макарова. – Әлеге күргәзмә гади генә түгел, без кунакларга мини-квест үтәргә дә тәкъдим итәбез.


 


Проектны әзерләгәндә белгечләр үзләре өчен дә шактый кызыклы дөнья ачкан. «Татарстан буенча  өч меңнән артык елга ага. Мин моңа кадәр шулай күптер, дип уйлап та карамаган идем. Аларның исемнәре дә бик үзенчәлекле. Күп кенә елгаларны язучылар үзләренең әсәрләренә керткән. Шигырь, картинаның нигезендә дә шул ук сулыклар ята. Бу мәктәп укучылары өчен  бик кызыклы фото-сәяхәт», – ди музей җитәкчесе.



Проектны әзерләүгә биш айлап вакыт киткән.  Кирәкле мәгълүматны Экология министрлыгы, Кызыл Китап, интернеттан да эзләгәннәр. Экологлар, балыкчылар җәмгыятьләре белән дә элемтәгә керергә туры килгән. Үзең яшәгән төбәк тарихы, аның күркәм урыннары, елга-күлләре турында җирле халыктан да күбрәк белүче юк, билгеле. Бу эштә дә иң бай мәгълүматны һәм иң уңышлы фотоларны шул җирлектә яшәүчеләр җибәргән.



Күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Һава торышы комачауламаса, сулыклар белән ноябрьдә дә танышып булачак.


Чулпан ШАКИРОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1054 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 21 Сентябрь 2016 17:39
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев