В заголовках  В тексте
Җомга, 30 Сентябрь 2016 12:11

Легендар артистларыбыз исеменнән агач утыртылды

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  янындагы паркта агач утырттылар. Изге гамәл  Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманова исеменнән башкарылды.


Исегезгә төшереп узабыз: әлеге күркәм традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килде. Беренче ике агач Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде.

 

 

2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууга – 130, Татар филармониясенә шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан утыртылды.

 Халкыбызның мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тоткан чарада Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, “Илһамият” клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашты.

Чарада шулай ук каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым исеменнән рәхмәт хатлары һәм шагыйрь тууга 110 ел тулуга тәгаенләнгән медальләр тапшырылды. Татар филармониясе залында  ветераннар өчен  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы ансамбле концерты да тәкъдим ителде. Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамланды. Ветераннарыбыз өйләренә истәлекле бүләкләр һәм күңел тулы шатлык алып кайтып китте.


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1521 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 30 Сентябрь 2016 15:10
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Юлларда сак йөрик! "Түбәтәйле ярыш" тәмам

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев