В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 26 Октябрь 2016 17:02

«Кооперация көзе»

«Кооперация көзе» фото: agro.tatarstan.ru

22 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге тарафыннан оештырылган “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чарасы узды, аны оештыруда шулай ук Казан кооператив институты да катнашты.


Игенчеләр сарае каршындагы скверда Казан кооператив институты филиалы иртәдән үк Ачык ишекләр көнен оештырды, теләүчеләр уку йортына керү шартлары, аның юнәлешләре һәм белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар.

 


«Бухгалтерлык исәбе һәм финанс” кафедрасының өлкән мөгаллиме Елена Сокольская Казан кооператив институтына кабул итү шартлары турында сөйләде:


«Россия кооперация университетының бөтен Росия буйлап филиаллары бар. Казан кооператив институтында югары белем дә, шулай ук урта һөнәри белем дә алырга мөмкин. Бездә түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнә: таможня эше, икътисад, туризм, сәүдә эше, продукция технологиясе, җәмәгатьтуклануын оештыру һәм башкалар».

 


Шулай ук, яңгыр явып торуга да карамастан, Казан кооператив студентлары һәм мөгаллимнәре катнашында концерт оештырылды, спорт ярышлары үткәрелде, аларда чарага килгән кунаклар да катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, тематик мәйданчыкларда төрле мастер-класслар уздырылды һәм кунакларны сыйлау өчен палаткалар-кафелар урнаштырылган да иде.


Татарстан Республикасы Премьер-министры Васыйл Шәйхразиевтан тыш, чарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, шулай ук Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов та килгән иде.

 


Чарада барысы 1500 студент катнашты. Мондый чараларны 2016 елның 24 декабренә кадәр һәр шимбәдә үткәрү планлаштырыла.


Суфия Хәмитова

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1077 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 27 Октябрь 2016 14:30
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев