В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 31 Октябрь 2016 14:03

Ригадагы мөселман зиратларында өмә уздырылды

Узган шимбәдә Латвиянең Рига шәһәрендәге “Микеля” һәм “Яунциемс” мөселман зиратларын җыештыру өмә итеп үткәрелде. Чистарту эшләренә Латвиянең Зөфәр Зәйнуллин җитәкчелегендәге “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы башлангыч бирде.


Өмәдә Латвия татарлары һәм башкортлары, казакълар, руслар, Пакьстан кешеләре, латышлар, гөрҗеләр һ.б. катнашты. Бу төр җыештыру эшләре елга ике тапкыр үткәрелә. Димәк, киләсе өмә язда уздырылачак.

Белешмә өчен: тарихи мөселман зиратларының берсе Ригада 1890 елда “Микеля” зираты территориясендә ачыла. Беренче булып биредә мөселман-караимнәр җирләнгән. Караимнәр Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр Ригада яши һәм, нигездә, сәнәгатьчеләр, сәүдәгәрләр була. Сугыш башлангач, алар Латвиядән күченеп китә. Шуннан соң зиратта, нигездә, мөселманнардан татарларны һәм башкортларны җирли башлыйлар.

 


Узган гасырның 60нчы елларыннан 90нчы елларына кадәр зиратны карап торуны Якуп Шаһиев исемле кеше үз өстенә ала. Ул утыз еллап берүзе диярлек биредә тәртип урнаштыру, җыештыру эшләре алып бара.

1988 елдан Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы белән “Микеля” зиратының мөселман секторына хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Шуннан бирле оешма зиратта шәригать кануннары буенча җирләү шартлары үтәлешен, биредәге территориянең чисталыгын тәэмин итә.

1989 елда Рига шәһәре Думасы мөселманнарга “Яунциемс” районында ачылган зиратта җир участогы бүлеп бирә. Тагын бер мөселман зираты Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә урнашкан.

2012 елдан бирле Латвиядә мөселман йолалары буенча җирләү закон нигезендә рөхсәт ителә.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1156 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев