В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 22 Март 2017 18:14

Элвин Грей Салават Фәтхетдинов белән конфликты турында: Бу миңа бик яхшы сабак булды! (видео)

Радик Юльякшин (Элвин Грей) Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан вәзгыять турында Казанда TMTV премиясенә багышланган матбугат очрашуында журналистларга кабат үз фикерен белдерде.

 

Исегезгә төшерәбез, Радик Салават Фәтхетдиновның "Радик Юлъякшин кебек татарча җырларга ярамый" дигән сүзенә җавап итеп халык артистына Казан һәм Уфа ареналарында тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән иде. Радик ареналарда узачак үз концертларының көннәрен билгеләвен, көч сынашуны 17 ноябрьдә башлавын белдерде.

 

– Салават абый бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр минем иҗатыма каршы тискәре фикерен белдерде... Күпме әйтергә була соң? Дәшми калсам, түбәнсенү булыр иде. Шуңа күрә аңа каршы җавап әйтергә булдым, җавабым лаеклы булды дип саныйм. Мин Салават абыйны бик хөрмәт итәм, ул ихтирамга лаек шәхес. Аның җырларын тыңлап үстем, гаиләм белән концертларына йөрдем. Шундый бөек шәхестән миңа карата кимсетү сүзен ишетү әллә ничек булды. Минемчә, Салават абый мине ничек яшәргә өйрәтергә тиеш иде, - диде Радик.

 

Аның сүзләренчә, бу – Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низаг түгел, ә буыннар арасындагы низаг. "Өлкән җырчы яшьләр юнәлешен кабул итә алмый. Бәлки ул эстрадада 50 Кобзон, 50 Кадышева җырларга, ә яшьләр бөтенләй булмаска тиеш дип уйлыйдыр. Аудитория бик киң: анда рэп та, рок та булырга тиеш. Ә тавышым булмау, дигән фикер белән килешәм, мин – җырчы түгел. Мин – күңелдән чыкканны башкаручы. Филүс Каһиров, Салават абый, Ришат Төхвәтуллин кебек көчле тавыш ияләрен алыштырырга җыенмыйм һәм моңа дәгъва да калмыйм. Мин бөтенләй башка юнәлештә иҗат итәм. Тагын бер кат әйтәм: бу – буыннар арасындагы низаг! Мин алга таба да Салават абыйның җырларын тыңлаячакмын. Бу миңа бик яхшы сабак булды. Үз балаларыма 50-60 яшь тулгач, алай эшләмәскә кушачакмын", – дип белдерде Радик Юльякшин.

 

Шуны да әйтергә кирәк, матбугат очрашуында катнашкан җырчы Иркә Радикның бик гади, ачык һәм аралашучан егет булуын әйтте. Зәйнәб Фәрхетдинова исә үзен Радикның фанаты дип белдерде. Филүс Каһиров та Элвин Грейның иҗатына уңай карашта булуын әйтте. "Эстрадада төрле юнәлешләр бар, җырчылар төрле жанрларда иҗат итә. Һәркемнең үз йөзе", – диде ул.

 

Татар шоу-бизнес өлкәсендә танылган шәхесләрнең бу конфликтка карата әйткән фикерләрен әлеге сылтама аша укый аласыз.


Эльвира ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2154 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 28 Март 2017 09:25

1 Фикер

  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 23 Март 2017 11:27 Раиса Кудаева язган

    Салавату Фатхетдинову -
    народному артисту Татарстана посвящается...

    Не поддавайся, Салават
    На эти мелкие разборки
    Мы влюблены: и стар, и млад
    В то, как ты ласкаешь перепонки.
    Вот много лет: из года в год
    Приходим в гости как на праздник
    Кто на балкон, а кто в партер,
    А кто-то постоять в межрядье.
    Услышать голос твой родной,
    * «Татар моңың» в душе оставить,
    Увидеть, как душа поет,
    И даже, когда горько плачет.
    Ни стадионы, ни арены
    Не показатель всей любви,
    А зал, где виден каждый зритель,
    Кому ты хочешь донести
    Свою любовь к родному краю,
    К народным песням, к языку.
    «Артист народный»- этим званием
    Ты доказал любовь свою.

    * татарские мело́дии (напе́вы)
    Раиса Кудаева 10.03.17

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев