В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 27 Март 2017 11:07

Балтачның яңа зиратына нигә җирләмиләр? (видео)

Татарстанның Балтач районы үзәгендә яңа зират узган елның июнь аенда ачылган. Тик бүгенге көнгә кадәр анда бер кеше дә җирләнмәгән. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, яңа зиратта кешеләр күмелмәүгә халык арасындагы сүзләр сәбәпче. Имеш, яңа зиратка беренче күмелгән кешенең бөтен нәселе корый...

 

Балтачның үзенә барып, бу мәгълүматның дөресме, юкмы икәнен ачыкларга тырыштык. Халыкның бу хакта ни уйлавын белү өчен сораштыру уздырдык. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе мондый сүзгә ышанмауларын әйтте. Әмма шулай булуга карамастан, Балтачта яңа каберләр бары тик иске зиратта гына барлыкка килә.

 

«Яңа зиратка беренче күмелгән кешегә машина бүләк итәргә тәкъдим итәләр»

 

Кайбер кешеләр иске зиратта кеше өстенә кеше күмелүен белдерде. Аларның сүзләренә караганда, элегрәк кабер белән кабер арасында 2 метр урын калдырылса, хәзер бу сан 1,5кә генә калган. Шулай ук иске зиратка Балтач кешеләрен генә, ә яңа зиратка читтән кайтканнарны күмәргә тәкъдим итүчеләр бар. Кемдер, сәбәбен үзе белмәсә дә: «Иске зиратка өлгерергә иде», ‒ дип борчыла. Ә берәүләр исә яңа зиратка беренче күмелгән кешегә... машина бүләк итәргә кирәк, дип саный.

 

«Әтәч менгән читәнгә»: проблеманың чишелешен язучы тәкъдим итә

 

 

Яңа зиратка беренче кешене күмү мәсьәләсе татар әдәбиятында да яктыртылган. Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәрендә дә бу хәл тасвирлана. Биредә Язкилде авылында яшәүче бик дус ике гаилә − Сәләхетдин һәм Мирфатыйх гаиләләре арасында кинәт чыккан талаш сурәтләнә. Кайчандыр «юри дә, күңел өчен дә, кирәктә дә, кирәкмәстә дә йомышка йөргән, барлык эшләре уртак булган, ризыкларын бүлешкән» ике гаилә чын дошманнарга әйләнә. Барысына да Сәләхетдиннең бишекле мотоцикл сатып алуы сәбәпче була. Алар гаиләләре белән шуңа төялеп Сабан туена төшәләр. Киңәшсез-нисез, кинәт булгангадыр, күршеләре мотоциклны күреп шаккаталар. Икенче көнне үк Мирфатыйхның хатыны Гөлмәрьям, үч итеп, кибеттән көзгеле шкаф сатып ала. Ә икенче көнне Сәләхетдин Гөлбикәсе шкафның ике көзгелесен алып кайтып утырта һәм шуннан күршеләр арасында ярыша-ярыша йортка әйбер ташу һәм талашулар башлана. Ике күрше дә, аларның хатыннары, балалары да көнчелек, усаллык корбаннарына әйләнә. Әйбәт, саф күңелле кешеләрне көнчелек боза. Барысын да күршеләрнең талашуыннан хәбәрдар булган авыл карты Хәйретдин агайның авырып китүе һәм үзен яңа зиратка күмәргә васыять әйтүе хәл итә. Хәйретдин агай үзе гомер-гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, әүлия күңелле карт була. Әсәр дәвамында ул бүгенге көн кешеләренең ни өчен шундый явыз булулары, дөньяның кая баруы, алда тагын нинди куркынычлар көтүе турында уйлана. Картның васыятен ишеткән күршеләр халык арасында яшәгән ышануны исләренә төшерәләр (нәкъ Балтачтагы кебек ышану − автор.): янәсе, яңа зиратка беренче булып күмелгән кеше үзе артыннан туганнарын да ияртә. Икесе дә Хәйретдин агайның туганы икәнен исләренә төшергән Сәләхетдин белән Мирфатыйх, шуннан соң ниһаять, аңнарына киләләр һәм дуслашалар.

 

«Иске зиратмы, яңамы мөһим түгел»

 

«Ислам нуры» мәчете имамы, Балтачта зират эшләре буенча җаваплы Фәрит хәзрәт Зәкиев безгә килеп ирешкән мәгълүматларны кире какты.

 

− Бүгенге көнгә кадәр Балтачта кешеләрне күмү эшләре шәригать кануннары буенча башкарылды һәм дәвам ителә. Халыкта зиратлар турында бернинди сүз йөрми. Әйе, яңа зират инде әзер, тик ул киләчәк өчен ясалды. Бу көннәрдә иске зиратны төзекләндерү буенча сөйләшүләр бара. Безнең уйлавыбызча, әле иске зиратта тагын 10 еллык урын бар, – ди хәзрәт.

 

Фәрит хәзрәт белдергәнчә, диндә зиратка беренче кешене күмү куркыныч дигән сүз юк. Иске зиратмы ул, яңамы ‒ мөһим түгел икән.

 

 

Мансур Гыйләҗев: «Безнең халык бик ышанучан»

 

Язучы Аяз Гыйләҗевның улы, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев бу мәсьәләгә төгәл генә ачыклык кертә алмавын белдерде. Аның фикеренчә, әсәрдәге зират белән бәйле бу күренешне дөреслек итеп кабул итәргә кирәкми.

 

 

− Ниндидер уйдырмаларга, ышануларга кешеләр тиз ышана. Һәм бу еш кына ялгышлар тудыра. Мин үзем андый әйберләргә каршы. Мәсәлән, кеше каен утыртса бәхетсезлек килә, диләр. Тик каен утыртудан безнең табигатькә дә, үзебезгә дә файда гына килә. Әти язган әсәрдәге бу мәсьәләгә килгәндә, документаль дөреслек һәм әдәби дөреслек барын истә тотарга кирәк. Кайбер күренешләр тормышта дөрес түгел, ә әдәбият-сәнгать өлкәсендә дөрес. Әдәби әсәр ул − башка тормыш. «Әтәч менгән читәнгә»дә зират белән булган күренеш әсәрнең логикасына бәйле. Кешене кайда күмү − катлаулы һәм җаваплы мәсьәлә. Күренекле язучыларыбыз иң яхшы зиратларда күмелергә лаеклы. Әмма алар үз теләкләре белән туган якларындагы зиратларда җирләнә. Минемчә, кешенең үз урынын үзе сайлавы − яхшы күренеш, – диде Мансур Гыйләҗев.

 


Илгиз ШӘКҮРОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2489 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 28 Март 2017 09:25
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев