В заголовках  В тексте
Шимбә, 15 Апрель 2017 10:30

Татар акценты - видеода: иң популяр роликлар исемлеге

Татар кешесен сукыр булсаң да аерып була, чөнки татарларның сөйләм теле, татар диалекты бар дөньясыннан аерылып тора. Ничек кенә тырышсаң да, татар кешесеннән татарча акцентны куып чыгарып булмый. Нигә шулай икәнен, түбәндәге видеоязма да бик тә җентекләп анлатылган:



Әлбәттә, бу күренеш татарларның минусы булып тормый, киресенчә, бары тик бер генә халыкка хас булган үзенчәлек. Интернетта татарча акцентка  багышланган бик күп видеоязмалар бар, кемдер аны махсус ясый, ә кемнеңдер инде ул канына сеңгән.



“Притсидател силсаует”



“Председатель сельсовет” җыры белән Илнур Юламанов бер мизгелдә супер-мега йолдызга әйләнде. Илнур Юламановның бу ролигын 12 миллион кеше караган.  Җирлек җитәкчеләренең җитешсезлекләрен күрсәтеп, пародия формасында төшерелгән клип. Авыл күренешләре һәм шушы күренешләр арасында кискен күзгә ташланып торган “гламур” секретарь күренешләре, көчле татар акценты белән башкарылган җыр – болар барысы да татар тамашачысының күңеленә хуш килә.



Роликның популярлыгын Илнур Юламановның бу пародиясенә төшерелгән пародияләр дә дәлилли. Андыйлар берничә, кайберләре инде үзләре шактый популярлык казанган. Мәсәлән, Чувашиянең Новое Чурашево мәктәбенең 10 класс укучылары төшергән клип та шул хакта сөйли.



“Гылауная наша задащы – зачитит наши лиса!”

 

“Гимн пригородного лесхоза”. Урманчылар җыелышында Шәһәр яны урман хуҗалыгының гимнын башкарган егет шулкадәр моңлы тавыш иясе, хәтта җитәкчеләре дә тыелып тора алмый көләләр. Егетнең тырышлыгы белән Урман яны хуҗалыгы яңа яктан танылды – “пригородный лесхоз”ны эзләгән чакта бу клипка тап буласың.



“Строители делают дамы! “

 

“Карим строитель”. Һәр кечкенә баланың дәү үскәч шул булыр идем дигән хыялы бар, Кәрим исемле малай бу видеода үзенең “үскәч, төзүче булыр идем“, дигән хыялын сөйли. Шулхәтле кызык итеп сойли ки, аңа төзүче түгел, ә Шамкайга алмашка килергә кирәктер, мөгаен. Кәримне кем һәм кайда төшереп алуы хакында интернетта мәгълүмат табып булмады.



Вапщи ни панимаю!


Гүзәл Шәрәфетдинова роликлары. Татар акценты Уфа видеоблогерының төп фишкасы булып санала. Ул татар акцентын махсус кулланып, төрле образлар, татарча колорит һәм искиткеч юмор тудыра. Кызганычка каршы, кызый бик нык сүгенергә ярата. 

 

 

 

“Ыф силым, тилифун харуший”


"Как татарин Консультантом работал". Әллә уйнап, әллә чынлап ясалган шаярту, тик тегеләй дә, болай да бик кызык килеп чыккан. Казаннан районга кайтып, электроника кибетендә шундый сатучы егеткә тап булсагыз, бер дә аптырамагыз. Авторы роликта үзен Газим дип атаган Уфа егете Ян Бакиров. Видеодагы сүгенү сүзләре юкка чыгарылды. Оригиналны карарга теләсәгез, сүгенү сүзләрен ишетергә дә әзер булыгыз.



“Я ф шуке, машину выйграл”


“Я счастливчик”. Бер машина алырга дип барып, ике машина белән кайтсагыз, сездә нинди эмоцияләр булыр иде икән? Казандагы автосалонның рекламасын татар акценты белән сөйләшүче егет популярлаштырды.



“У нас таких нит“

 

“Трезвые водители”. Чаллы шәһәре үзенең  яхшы инфраструктурасы белән генә түгел, ә “нормальный” шофер егетләре белән дә дан тота икән, ләбаса. Ролик татар акценты белән генә түгел, татар абзыеның рус телен сүзләрен урынлы кулланмавы белән дә елмаю тудыра. "НТВ" каналы тырышлыгы белән ЮХИДИ хезмәткәре Радик Рамазанов әлегә кадәр популяр.



Здрасти дивушкы, мужны вапрус?


“Татарин звонит в МегаФон”. Кайвакыт телефонда гадәти гудок урынына бүтән моңлырак җыр тыңлыйсы килә, әмма ләкин операторлар бары тик рус җырлары гына тәкъдим итә алалар. Ә бу егетнең күңеле татар җырын тели. Ютуб каналында үзен STALKER дип атаган татар егете телефон пранкы ролендә көчен сынап карый. Бу роликтагы сүгенү сүзләре шулай ук юкка чыгарылды.


 


Булат АБДРАХМАНОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 810 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 21 Апрель 2017 09:57
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Татар КВНындагы иң кызыклы ун шаярту (видео)

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев