В заголовках  В тексте

Шоу-бизнес яңалыклары

  • Концертка сәхнә киемен алып килергә оныту - артист өчен зур бәла, трагедия. Илдар Хәкимов та мондый хәл белән очрашкан һәм бер тапкыр гына да түгел. "Бервакыт концертта сәхнәгә чыгарга әзерләнә башлагач, ак күлмәгемне таба алмыйча азапландым. Баксаң, ул өйдә онытылып калган икән! Халык алдына күлмәксез чыгып баса алмыйм бит инде! Гүзәл озак уйлап тормады, әле генә җырлап кергән Филүс Каһировтан күлмәген салып бирүне сорады. Филүс күлмәгенең тирле булуын әйтергә маташаса да, моңа бик уңайсызланса да, күлмәген алып кидем! Аннары мин тирләп кергәч, ул күлмәкне яңадан Филүс киеп чыгыш ясады. Шулай итеп, тирләп-пешеп бер күлмәкне алмаш-тилмәш кияргә туры килде", - дип көлеп искә алды Ил

    Дүшәмбе, 27 Февраль 2017
  • "ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты.

    Якшәмбе, 26 Февраль 2017
  • Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Хәзерге вакытта башкаладагы рестораннарның берсендә табын артында барган күренешләрне төшерү эшләре бара. Әлеге урында эшнең иң кызган чагында Intertat.ru хәбәрчесе дә булып кайтты.

    Шимбә, 25 Февраль 2017 1
  • Фәрхәт белән Фәрхәд проекты яңа формада дәвам итә! Фәрхәт (д) ләрнең берсе – Ислам Вәлиев яңа юнәлеш тәкъдим итә. Үзенең ютубтагы блогында ул укучыларын Америка белән таныштыра. Ислам Нью-Йорктан башлаган. Татар баласы буларак, ул Американың иң мәшһүр шәһәрендә дә татар чалымнарын эзләгән. Нью-Йорк уртасында кар өеме тапкан, урамда “Әпипә”не уйнаткан, таныш түгел җырлардан Фирдүс Тямаев мотивлары эзләгән һәм ресторанда мантый ашаган.

    Җомга, 24 Февраль 2017
  • Бүген – Ватанны саклаучылар көнендә социаль челтәрләрдә дә халык бер-берсен котлаша. “Интертат.ру” электрон газетасы җырчы-артистларның социаль челтәрләрдәге постларына күзәтү тәкъдим итә.

    Пәнҗешәмбе, 23 Февраль 2017
  • Әлеге күңелсез хәл Казан-Әлмәт юлында килеп чыккан. Юлдагы бозлавык аркасында Булат утырган машина юлдан очып чыгып карга барып төшә. Төшеп кенә калмый, машина Булат утырган якка ава.

    Җомга, 24 Февраль 2017
  • «Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде.

    Чәршәмбе, 22 Февраль 2017
  • Казанда, чын мәгънәсендә, брендка әверелгән "Мунча ташы" тамашалары гөрли. 37 еллык тарихы булган театр быел башкалада 13 көн буе тамаша куя! Аның ничә еллар дәвамында халыкны үзенә җыя алуы гаҗәп, шул ук вакытта мактауга лаек. Бу юлы артистлар халыкны ничек шаккатыра икән дигән кызыксыну белән УНИКС концертлар залына юл тоттым. Гримеркага килеп кергәндә, артистлар тамашага әзерләнү, битләренә грим салу белән мәшгуль иде.

    Шимбә, 25 Февраль 2017
  • Автор башкаручы Илназ Хәнәфиевне күпләр рэп башкаручы ИльХан буларак белә. Моннан 6-7 ел элек ул фаҗигале төстә якты дөньядан киткән егетләргә багышлап җырлар иҗат итте, хәтта клиплар да төшерде. Аның иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмады, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Тик Илназ кинәт рэп юнәлешеннән эстрадага күчте. Җырчыны рэпны ташлап эстрада җырларын язарга нәрсә этәрде икән?

    Чәршәмбе, 22 Февраль 2017
  • Бүгенге көндә иң популяр татарча клип Салаватныкы да, Хәния Фәрхинеке дә түгел, ә интернет челтәрендә 14 678 189 кеше мөкиббән китеп караган “Алтын” җырына төшерелгән клип. Аны Tatarka тәхәллүсе астында җырлаучы видеоблогер Ирина Смелая башкара.

    Сишәмбе, 21 Февраль 2017
  • Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров бүген юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан.

    Дүшәмбе, 20 Февраль 2017 1
  • Гөлдания Хәйруллина “Интертат”ка үзенең югалып торуы сәбәпләре, мәрхүм ире, композитор Рөстәм Хәйруллинның истәлеген яңартуы һәм иҗаты тырында сөйләде.

    Якшәмбе, 26 Февраль 2017
  • Башкортстанның Стәрлетама шәһәрендә  яшәүче Анжелика Элвин Грей – Радик Юльякшиның сурәтен аягына тату итеп ясаткан. Үзенең мәхәббәте кайнар икәнен исбатлап, тату ясату күренешен видеога төшереп, социаль челтәрләргә элеп тә куйган. Күрәсең, сөртелә торган, “ялган” татуировка дигән шикләрнең барлыкка килүен теләмәгән кызый. Роликны ул“Сиңа минем мәхәббәтем мәңгелек” дип атаган.

    Якшәмбе, 19 Февраль 2017 1
  • Артист тормышы, читтән караганда, бик кызык, көн дә концерт-тамашадан торган бәйрәм сыман күз алдына килә. Ләкин артист кешенең ярты гомере юлда уза, дигән сүз дә бар бит әле. Гаиләне, балаларны калдырып, айлар буе гастрольләрдә йөрүләре ничек икән ул? Моны үз күзләрем белән күрү, тою өчен Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова төркеменә ияреп, Мәскәүгә гастрольгә чыгып киттем.

    Дүшәмбе, 20 Февраль 2017
  • Яшь җырчы Ленар Яшен Гашыйклар көнендә 51 роза чәчкәсе тотып төшкән фото астына: "Кияүгә чыгарга тәкъдим ясавыбыз ошадымы сезгә?" дип язып куйган. Әллә Ленар өйләнергә җыенамы? Бик мөмкин, чөнки аның озак вакыт дәвамында очрашып йөргән кызы барлыгын күпләр белә.

    Якшәмбе, 19 Февраль 2017
Страница 1 из 45

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев