В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 15 Февраль 2017 19:45

Азат Абитов нигә елый?

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов чуваш телендә җыр ойрәнгән. Әле моңа кадәр татарча гына җырлаучы Азатның яңа җыры әниләргә багышланган. Ә ни өчен җырчы аны чуваш телендә башкара икән соң?

 

- Мин үзем тумышым белән Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. Музыка укытучысы булып эшләүче әнием Альбина милләте буенча чуваш булса да, татар милләтен кабул итте. Шуңа күрә җырның бер өлешен - чуваш, икенче өлешен татар телендә башкарачакмын. Тамашачылар аны Казанда узачак концертымда ишетә алачак. Әниемә багышланган бу җырны башкарганда елармын дип куркам. Ни өчендер әниләргә багышланган җырлар аеруча күңелгә тия. Концертта әнием дә булачак, Алла теләсә. Моннан 5 ел элек туган авылымда чыгыш ясаганда, күңел тулып, куземә яшь килгәне әле дә исемдә. Аннан соң тәүге концерт булгач та, дулкынландыра, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Абитов.

 

Аннеҫӗм, ах анне, ан ай ӑпла пире
Килтен тухса кайса  ҫӳренӗрен ҫӗтсе
Сана сума суса, (чун-чӗререн кӳтсе)
Юрлатӑп ҫак юрра, аннеҫӗм, сан умра.

 

Чуваш телендәге җырның татар теленә тәрҗемә ителгән бер өлешен дә тәкъдим итәбез:

 

Бик сагынган чакта, гармун алам кулга,
Син яраткан көйгә җырлыйм, күзем - юлда.
Яздай ягымлы син, көзләрдәй моңлы син,
Ак кыштан да саф син, җәй җылысы - наз син!


Эльвира ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1161 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 15 Февраль 2017 20:51
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев