В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 17 Май 2017 17:02

Башкортстандагы иң популяр 7 татар җырчысы

Элек-электән шулай кабул ителгән – Татарстан эстрадасының зур өлешен Башкорстан җырчылары тәшкил итә. Башкортстанда азмы-күпме дан казанган җырчылар Казанга килергә омтыла. Әмма шул ук вакытта Башкортстанда бик популяр булып та, Татарстан тамашачысына бик үк билгеле булмаган татар җырчылары да бар. Интертат.ру шундый җиде татар җырчысы белән таныштыра.

Фәдис Ганиев

 


Фәдис Ганиев 1967 елның 4 февралендә Башкортстан республикасының Борай районы Мулла  авылында дөньяга  килә. Уфа дәүләт сәнгать институтында профессор М.Г. Мортазина классында укый. 1989 елда институтны тәмамлаганнан соң,  Стәрлетамак дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып, аннан соң Башкорт дәүләт филармониясендә солист булып эшли. Тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисткасы Лилия Биктимирова белән ике бала тәрбиялиләр, кызлары Гөлназ, уллары Кәрим.  Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997)Башкортстан Республикасының халык артисты (2008)

 

 

Марат Шәйбәков

 


Марат Шәйбәков 1974 елның 6 октябрендә Башкортстанның Аскын районын Билгеш авылында туа.  Җырчы һәм композитор буларак иҗат юлын “Ихлас” группасында башлый. Күп еллар Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев белән хезмәттәшлек итә. Ике елдан артык үзенең группасы белән чыгышлар ясый, концертлар куя.  Тормыш иптәше Ләйсән Шайбакова, кызы Ралина.

 

 

Әнвәр Нургалиев

 


Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 январендә Башкортстанның Әлшәй районы Әүрез Тамак авылыныда туа. Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. 1995 елда “Туган тел” республика конкурсында лауреат була. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый.  2001 елдан “Ихлас моң” җыр театрында солист булып эшли. 2010  елдан сольный җырчы буларак үзенең карьерасын башлый. Хатыны Ирина белән ике бала үстерәләр, уллары  Рафаэль һәм кызлары Элина.

 

 

Ришат Галиханов

 

 

Ришат Галиханов 1972 елның 10 мартында Башкортстанның Караидел районы Байкыбаш авылында дөньяга килә. 1989 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә.

 

 

Флорида Исмәгыйлева

 

 

Флорида Исмәгыйлева 1964 елның 18 октябрендә Туймазы районы Азнагол авылында туа. 1985 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, профессор Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулловна классында укый. 1990 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.  Татарстан, Башкортстан композиторларының әсәрләрен, халык җырларын башкара. Башкортстанның атказанган артисты.

 

 

Рәдиф Зарипов

 

 

Рәдиф Зарипов 1983 елның 26 августында Башкортстан республикасы Салават районы Малаяз авылында туа. 2000 елда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. 2004 елда Уфа сәнгать институтының театр бүлегенә керә.

 

 

Фәридә Тимербаева

 

 

Фәридә Тимербаева Башкортстанның атказанган артискасы. Тормыш иптәше - танылган композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев. Уллары Айрат, Азамат, оныклары Кәрим, Рөстәм, Самирә. Фәридә Тимербаева турында интернетта мәгълүмат бик аз.




 


Илзирә ГИЗДУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1111 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 17 Май 2017 19:49

1 Фикер

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев