Комментарийга шикаять белдерү

Апас районы, Морзалар -минем туган авылым мәшһүр авыллар исемлегенә керерлек диеп саныйм.Бүгенге көндә ул 500 ләп кеше яши торган татар авылы. Авылны Казан егылганнан соң, бүгенге Макыл(Макулово) авылыннан булган Үрәки Морза атлы кеше нигезләгән. Чукындыру сәясәтеннән качып, Зөя елгасы буйлап килгән һәм монда төпләнеп яшәгән гаиләнең нәселе буыннан-буынга укымышлы булган. Революциягә кадәр үк Буа мәдрәсәсендә директор, мөгаллим булып эшләгән аталы-уллы Хәсәновлар, Ленинград Шәркый Университеты Профессоры,Фәннәр докторы, атаклы шәрыкъ галиме,Гарәп, Иран халыкларына караган күп хезмәтләр авторы, 19 яшеннән Коръәнне яттан белүче-Коръән Хафиз, Сталинның үзенә турыдан-туры каршы чыккан галим Муса Бигиевнең кияве, үзе дә М.Бигиевнең фикердәше булганы өчен
репрессиягә эләккән, заманында күп кыенлыклар ашап, дингә, фәнгә тугрылык саклаган, үзеннән соң киләсе буынга бетмәс-төкәнмәс рухи-гыйльми байлык калдырган күренекле якташыбыз-авылдашыбыз Габдрахман Таһирҗан улы Таһирҗанов.