В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 29 Июнь 2016 08:11

Тире рагы: дәвалау һәм булдырмау кагыйдәләре

Җәйге айларда рәхәтләнеп кояшта кызынганнан соң, көз айларында онкологик диспансер бусагаларын таптаучылар арта икән. Тире рагы һәм меланома 2015 елда яман шеш төрләре арасында икенче урынга чыккан.  


2015 елда Татарстанда бу төр онкология 1878 кешедә ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда бу саннар арткан. Гомумән, елдан-ел тире рагы белән авыручылар арта бара, ди табиблар. Дөрес, диспансеризация кебек кисәтү чаралары да үз нәтиҗәсен бирә – авыручылар саны артуны белгечләрнең яхшы эшләве белән дә бәйләп була. Әмма солярийлар, чит илдәге ялны, бер дә булмаса үзебезнең пляжларда булса да көне буе изрәп ятарга яратуыбыз да үзенекен итә.

Республика клиник онкологик диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин сүзләренчә, тире рагы һәм меланоманы табу һәм ачыклау авыр түгел. Һәр кеше үз-үзен, тиресендәге үзгәрешләрне күзәтеп тә, әлеге күңелсезлекләрне кисәтә ала.

- Гаилә әгъзаләре даими рәвештә бер-берсенең тәннәрен карап торырга тиеш. Өлкәнәйгән саен миңнәрнең төсе, зурлыгы, формасы үзгәрүгә, тәндә калкулыклар, җәрәхәтләр барлыкка килүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ниндидер үзгәрешләр була калса, шунда ук табибка – онколог яки дерматологка йөгерергә кирәк, – дип билгели табиб.

Онкологик диспансер белгечләре сәгатьләр буе кояш астында кызынырга (бигрәк тә 11дән 16 сәгатькә кадәр) киңәш итми. Ак тәнле кешеләрдә бикрәк тә ультрашәмәхә нурлардан табигый саклану мөмкинлеге бик түбән, шуңа да аларга, гомумән, кояшта зур саклык белән булырга кирәк. УФ-фильтрлы кремнарга да артык ышаныч сакларга ярамый икән – алар янмаска ярдәм итә, әмма рак китереп чыгаручы начар нурланышлардан сакламый.

Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева искәртеп узганча, кеше тәндәге үзгәрешләрне күрүгә мөрәҗәгать итсә, бу аның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.  Беренче стадиядә ачыкланган меланома һәм тире яман шеше тулысынча дәвалана, ди ул. Соңгы елларда азган стадиядә ачыкланган бу төр чирләр кимесә дә, һәр 10 кеше инде IV стадия тире рагы белән мөрәҗәгать итә, һәр 5 кешегә III стадия онкология диагнозы куела.

Гаилә кормаган кешеләрдә һәм шәһәрдә яшәүчеләрдә тире яман шеше белән авыру куркынычы күбрәк, ди Зинаида Афанасьева.  Чөнки ялгыз кешеләр депрессиядә яши, аларда эндокрин һәм иммун механизмнарда тайпылышлар ешрак була.  Шәһәр халкы исә ешрак вакытны бинада үткәрә, шуңа да аларның тиресе кояш нурланышларын авыррак кабул итә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1034 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев