В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 10:09

Бәйрәм ялларына нәтиҗә: нәрсә, кайда, күпме?

Бәйрәм ялларына нәтиҗә: нәрсә, кайда, күпме? Рамиль ГАЛИ фотолары

Халык, ниһаять, чын-чынлап ял итәргә өйрәнде, ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.  Актив күңел ачу чараларына өстенлек бирүчеләр артуын Яңа ел бәйрәмнәре ачык күрсәтте: парклар, шугалаклар, чаңгы трассаларыннан халык бер өзелмәде. Кая барсаң, шунда шыгрым тулы кеше. Шунысы сөенечле: исерткеч эчемлекләр эчеп кәеф-сафа коручылар елдан-ел кими бара, ә гаилә белән ял итү модага кереп китте.


Яңа елның озын-озак яллары үтеп тә китте. Инде хәзер аларны сагынып искә аласы гына калды. Шөкер, бәйрәм рухын бозарлык күңелсезлекләр булмады. Республикабызның күңел ачу чараларын оештыру һәм уздыру өчен җаваплы министрлык, ведомство вәкилләре дә җиңел сулап куйды.  Хәзерге вакытта алар имин, хәвеф-хәтәрләрсез генә узып киткән «каникуллар» турында хисап тота.


КАЗАН БУЛДЫРА, БАШКАЛАР ДА КАЛЫШМЫЙ


Республикабызда халыкның кәефен күтәрү өчен зур тырышлык куела бит. Билгеле, башкалабыз Казан бу исемлектә беренчелекне бирми. Йөзләгән күңел ачу чарасы, дистәләгән төзекләндерелгән парк, чыршы мәйданчыклары, шугалаклар, чаңгы юллары – рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу өчен мөмкинлекләр мулдан.

– Бу Яңа елда ата-аналар бик актив иде. Алар озын-озак ялларны балаларына мөмкин кадәр күбрәк багышларга, бергә ял итү мөмкинлегеннән файдаланырга омтылды. Быел без, гомер булмаганча, балаларыбызга йөз белән борылдык, – ди Ләйлә Фазлыева.

Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, башкалабызның 39 чыршы мәйданчыгында ачык һавада меңгә якын чара уздырылган. Кремль Яр буе, Казан ипподромы территориясендә эшли башлаган «Хан сарае», кышкы «Юркин парк», күптән түгел генә ачылган Горький-Әмәт паркы аерым билгеләп үтелде. Кремль Яр буе, рекорд куеп, быел 300 мең кешене кабул иткән!



Әмма республикабызның башка шәһәр-районнарында да кимен куймыйлар – һәркайсында үзләренчә иҗади якын килеп халыкка бәйрәм ясыйлар. Аксубай, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Балтач, Биектау һ.б. районнар Яңа ел ялларын кызыклы итү өчен зур тырышлык куйган.


ТЕАТР-МУЗЕЙЛАРДА ИҢ «КЫЗУ» ЧОР


Бәйрәм яллары вакытында төп йөк мәдәният учреждениеләре «җилкәсе»нә төште. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр иткәнчә, Яңа ел чараларында барлыгы 72 мең кеше катнашкан.

- Яңа ел чаралары декабрь уртасында ук башланып китте. Барлыгы 450 чара үткәрелде, шуның 380е – балалар аудиториясе өчен.  Аларда 72 кеше катнашты. Музей, музей-тыюлыклар да бик кызыклы программалар әзерләгән иде. Алар 12 мең кешене кабул итте, – дип белдерде ул.


ТУРИСТЛАРДАН УҢДЫК


Гадәттәгечә, Татарстан халкы һәм читтән килгән кунакларны иң күп җәлеп итүче объектлар  арасында Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар музей-тыюлыгы, Милли музей, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Алабуга музеен атап китәргә була. Тукай музей комплексы һәм Кыш Бабай резиденциясе дә туристларга кытлык кичермәгән.

Казан Яңа ел бәйрәмнәренә җәлеп ителгән туристлар саны буенча бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургатан гына калышкан. Ярославль һәм Сочины да уздырганбыз хәтта. Иң беренче чиратта, башкалабыз бәяләр белән алдырган. Бер көн яшәү һәм туклану туристлар өчен уртача 3-3,5 мең сумга төшкән. Гомумән алганда исә, узган ел бәйрәм яллары белән чагыштырганда, быел Казанда  туристлар саны  берникадәр кимегән.

 


БЕР МИЧКӘ БАЛГА – БЕР КАШЫК ДЕГЕТ


Яңа ел каникуллары вакытында вәзгыять шактый имин булган, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмаган дисәк тә, аерым күңелсезлекләр булмый калмаган. Янгын күзәтчелеге буенча республиканың баш инспекторы Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, 31 декабрь–9 гыйнвар көннәрендә республикабызда 81 янгын чыккан. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 23 процентка кимрәк. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның 78 проценты торак секторына туры килә.

Пиротехник эшләнмәләр куллану чикләнсә дә, канунга буйсынмаучылар да булган. 1688 рейд вакытында тиешсез урында пиротехника куллануның 1274 очрагына юл куелмаган, 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Пиротехник эшләнмәләрдән ике кеше зыян күргән.

 


 

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанга 110 000 турист килгән. Узган елның шул ук вакыт аралыгында республикабызда 130 мең турист кунак булган. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты туристик агым кимүнең төп сәбәбе дип мәктәп төркемнәрен кайда да булса алып бару кагыйдәләренең катгыйлануын атый.


Иң зур активлык 3-6 гыйнвар көннәренә туры килгән. Казан Кремленә килүчеләр саны югары калган: быелгы озын ялларда биредә 96 мең турист исәпләнгән.


Агымдагы елда Казаннан читтә булган туристик үзәкләргә дә туристик агым арткан. Зөя утрау-шәһәрчеге 31декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр 34 361 кунакны кабул иткән.


Бөек Болгар быелгы Яңа ел бәйрәмнәрендә 6 267 туристны җәлеп итә алган. Чагыштыру өчен, 2016 елда шул ук вакыт эчендә 4 150 кеше кунак булган.


Чистайга баручылар 32 процентка арткан — бирегә 2188 турист килгән.

 

Алабуга музей-тыюлыгында исә кунак булучылар саны кимегән. Былтыр 7327 кешене кызыктыра алсалар, быел бу сан 4218 кеше дәрәҗәсендә генә.


Иске Казан музей-тыюлыгында экскурсияләрдә 1000 кунак катнашкан, узган ел 200 генә булган.

 

Тәтешнең истәлекле урыннары белән хозурланырга теләүчеләр ишәйгән, 97 кешедән 234 кешегә кадәр арткан.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 486 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 12:15
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев