В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 19:47

«Дустанә сырхауханә»: уңайлы мохит, итагатьле табиблар, тәмле тел

«Дустанә сырхауханә»: уңайлы мохит, итагатьле табиблар, тәмле тел Рамиль ГАЛИ фотолары

Ниһаять, моңа кадәр сырхауханәләрдә күзәтелгән табиблар тарафыннан тупас мөгамәлә, озын чиратлар, табибка язылып булмау, кабул итүгә аз вакыт сарыф ителү һәм башка шикаятьләргә нокта куяр вакыт җитте кебек. Республикада «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» проекты гамәлгә ашырыла башлады.


Сүз дә юк, табибларның пациентларга карата дорфа караш проблемасы моңа кадәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышларында даими күтәрелеп килде. Татарстан җитәкчелегенең дә моңа шелтә белдергәне бар, Президент Рөстәм Миңнеханов исә сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено үсешенә ирешү бурычын куйган иде. Проект та, нигездә, нәкъ менә шуңа йөз тота.


Иң мөһиме – уңайлы мохит


- Исәнмесез, әйдәгез, бахиллар алыгыз да, аякларыгызга киеп, гардеробка рәхим итегез! – Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсендә пациентларны ишек төбендә махсус персонал шундый сүзләр белән каршы ала. Аннан соң алар кая барырга кирәклекне аңлата, ягъни, пациентның маршрутын төзергә ярдәм итә. Өстәвенә, монда навигация системасы да бар: пациент, сырхауханәгә кергәч, кая мөрәҗәгать итәсен, кайсы кабинетка керәсен – барысын да күрә. Терминал кырыйларында торган шәфкать туташлары да теләсә нинди сорауга җавап бирергә әзер.
 


Проект узган елның июлендә гамәлгә ашырыла башлаган. Аңа 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен, 4 млн сумы – төзелеш эшләренә, 1 млн сумнан артыгы җиһаз, техника сатып алуга юнәлдерелгән. Ремонт ясалган беренче катта пациент күңеленә хуш килерлек мохит булдырылган. Биредә көтеп утыручылар өчен WI-FI зонасы бар, кулер белән су, канәфи, телевизор куелган. Әлегә проект Казаннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә сынала.




«Бу проектта иң мөһиме – халык өчен уңайлы мохит. Кешеләрнең сәламәтлеген даими рәвештә тикшерү өчен, без учреждениене дустанә һәм үтемле итәргә тиеш. Моңарчы комачаулаган каршылыкларны алып ташлап, халыкка якынаебыз. Безнең эшне пациент бәяли. Әгәр пациент канәгать икән, димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез», – ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.



«Дустанә» сырхауханә проектының яңалык-үзенчәлекләре:


1. Регистратура төшенчәсенә алмашка мәгълүмат стойкасы килүе. Пациент тәрәзәле түгел, ә ачык зонада үзен кызыксындырган соравын бирә ала. «Кызганыч, моңа кадәр регистратура тәрәзәсе каршында кеше өелеп тора иде. Карта эзләгәнне, аннары табибка чиратны көтү кәефне боза иде. Ә бүген 70 мең кеше теркәлгән бу зур сырхауханәдә дә кеше өелеп торуны күрмибез», ˜– дип казанышлары белән уртаклаша  Гадел Вафин.

2. Табибның пациент белән аралашу вакыты 15 минутка кадәр озайтылган. «Без һәрвакыт табиб пациентка вакытны аз бүлеп бирә дип әйтә килдек. 12 минуттан 3 минутка гына арттырылса да, бу – барыбер мөһим. Электрон язылу мәсьәләсендә дәгъвалар күп иде. Киләчәктә табибка керер өчен көтеп тору вакытын 10 минуттан артмаслык итәргә тиешбез. Бу – безнең бурыч. Кичектергесез очракта язылмыйча килгән кеше дежур табибка керә. Мондый ике кабинет бар», - диде министр. Сырхауханәнең баш табибы Резидә Мансурова да аның сүзләрен җөпли: «Элек табибка язылган пациент та, язылмаганы да килә иде. Нәтиҗәдә, ишек төбендә конфликт туа. Шуңа күрә эшне болай көйләдек: алдан язылган пациент – участок табибына, хәле начараеп язылмыйча килгән кеше дежур табибка керә».


3. Табиб вазифаларының бер өлешен шәфкать туташлары үти. Алар өчен үзенә күрә «медицина посты» булдырылган. «Элек табиб кабул итү вакытының 20 процентын анализлар бирү-язылу кебек икенчел пландагы сорауларга сарыф итсә, хәзер бу проблема хәл ителгән. Пациент участок табибына мөрәҗәгать итә, ул киңәшләрен биреп, медицина постына җибәрә. Медицина постында эшләүчеләр УЗИ, анализлар бирү вакытын билгели. Элек УЗИга яздырырга кирәк булганда, уңайлы вакытны килештерү өчен дә табибта күпме вакыт сарыф ителә иде. Ә хәзер бу сораулар медицина постында хәл ителә. Аларны беркем ашыктырмый», – дип аңлата Резидә Мансурова.


4. Табиб пациентны берүзе кабул итә, ягъни авыруның үз проблемасы турында табиб белән күзгә-күз калып сөйләү мөмкинлеге бар. «Шул рәвешле, авыру читенсенми, аның табиб алдында күбрәк ачылып китеп сөйләү мөмкинлеге бар. Бу – бик мөһим, димәк, ышанычы да арта», – ди министр. Резидә Мансурова да участок табибларының үзләре генә кабул итүе халык тарафыннан уңай бәяләнгәнен әйтте. «Элек шәфкать туташы янына параллель төстә тагын бер пациент керә ала иде. Ә бит табиб сере дигән төшенчә дә бар бит», – ди баш табиб.


5. Пациентларның өйләренә барып хезмәт күрсәтүче фельдшер бригадалары булдырылган. Аларның өйдә хезмәт күрсәтү өчен диагностика комплексы белән җиһазланган үз машиналары бар.


6. Сырхауханәдә «Электрон карта» проекты тормышка ашырыла. Барлык язмалар компьютерга, электрон медицина картасына кертелә. «Карталар элеккеге кебек табиб кабинетында шкафта өелеп тормый. Бу кабинетта буш урынны да киңәйтә», – ди  Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев.



«ДУСТАНӘ» СЫРХАУХАНӘЛӘР ҺӘРКАЙДА БУЛАЧАК


Гадел Вафин сүзләренчә, киләсе елның беренче кварталында Казан шәһәре Идел буе районында консультация-диагностика үзәге ачылак. Анда шулай ук «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» кертеләчәк. Министр әйтүенчә, быел республиканың башка сырхауханәләренә дә шушы проектны кертү ниятләнә. Бу нисбәттән, проект сынау рәвешендә кертелгән 4 учреждениедә компетенцияләр үзәге булачак. Аларда экспертлар белән эшләнгән методик рекомендацияләр нигезендә персоналны укыту күздә тотыла.

Әйтергә кирәк, проект табибларның итагатьле итеп сөйләшүен дә күздә тота. «Без халыкны тәмле тел белән елмаеп каршы алырга тиеш. Бу сораулар һәр киңәшмәдә күтәрелә, алар буенча эшлибез», – диде ул.



Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 541 мәртәбә

1 Фикер

  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 22:46 Гильмутдинова Нурания язган

    Гадел Вафинга һәм аның фикердәшләренә-хезмәттәшләренә бу изге гамәлләрендә Ходай ярдәм бирсен!

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев