В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 29 Гыйнвар 2017 07:16

Яшь ветеринар Камил Үлмәскулов: “Эшем авыр түгел, вагон бушатмыйм бит”

Сарманда яшәүче эпизоотолог-табиб Камил Үлмәскуловка узган ел азагында 30 яшь тулган. Кечкенәдән  хайваннар, бөҗәкләр яратучы әлеге егет мәктәпне тәмамлагач  озак баш ватмый гына мал табибы һөнәрен сайлый. Чаллы шәһәрендә туып үскән, чып-чын кала малае хәзер авылга кайтып, үз белгечлеге буенча эшли.


- Мин урта һөнәри белем алганда әти-әнием Сарманга күчәргә карар кылды. Мин дә шәһәрдә калмыйча, авыл җирендә торырга булдым. Укыган чагында, белемнәребезне гаммәви яктан ныгыту, тәҗрибә туплау өчен безне практикага районга җибәрәләр иде. Укуны тәмамлагач, Сарманга кайтып, эшкә керештем, 2006 елдан бирле шушы хезмәттә, - диде яшь белгеч.


Хәзер студентларга өстәмә стипендияләр бирелә, яшь белгечләргә дәүләт өстәмә акчалар түли. Әмма Камил Үлмәскулов ветеринар хезмәтен акча өчен түгел, хайваннарны яратканга сайлаганлыгын әйтте.


- Укыган вакытта зур стипендияләр алмадым. Югары уку йортына да  юллама белән түгел, үз теләгем белән кердем.


Яшь белгеч булуым сәбәпле, дәүләттән ярдәм бар. Әйтик, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирәләр. Торак мәсьәләсен дә үзем хәл иттем: ипотека алдым. 30 яшькә кадәр хезмәт хакыма өстәмә түләүләр булды, - ди Камил.


Сүз уңаеннан, авылга кайтып, дәүләт оешмасында хезмәт куя торган яшь белгечләргә, белем дәрәҗәсенә карап, 5 һәм 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр каралган.


Яратып башкарганда, эшнең авырлыгы сизелми, ди Камил.


- Көне-төне телефонда утырырга кирәк. Төнге 12дә дә, 2дә дә чыгып китәсең. Сыерым чирләп китте дип кичке 9-10да да шалтыраталар. Безнең хезмәттә дә сезон вакыты була. Андый чакларда, иртәнге 5тә авылларга барып, анализлар алырга кирәк. Әмма бу елына берничә атна гына туры килә, шуңа аның бер кыенлыгын да күрмим. Эшем авыр димәс идем. Вагоннан капчык-капчык йөк бушатасы түгел бит.


Мал табибы булыргамы, юкмы дип баш ваткан яшьләргә Камилнең җавабы мондый:


- Алар, гадәттә, чиста эш урыны эзли, пычрактан курка. Ветеринар хезмәтенең бернинди куркынычы да юк. Районда яшь табиблар җитми, билгеле, әмма аз булса да, кайтучылар да бар. Яшь белгечләр 25 мең сум хезмәт хакы ала. Авыл җире өчен бу - бер дә аз түгел.



Татарстан ветеринарлары “яшәргән”


Республика малларына янаган берсеннән-берсе көчле авырулар хакында ишетергә без инде тәмам күнегеп беттек. Ә аларны дәвалаучылар — мал табиблары хаман да күләгәдә кала бирә. Күпләребез аларның хезмәтенең никадәр авырлыгын, нинди җаваплы икәнен күз алдына да китерми.


Мисал өчен, барлык процедураларны да тиешенчә башкару өчен мал табибына һәр сыер янына кимендә 10 тапкыр килергә кирәк. Билгеле инде, мондый авыр хезмәткә теләсә кем алынмаячак. Аеруча яшьләр.


Бу мәсьәлә Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдиновны да борчый. Хәер, ветеринар хезмәтен башкаручыларның уртача яше 46 ны тәшкил итү дөрестән дә борчуга салырлык. Дөрес, соңгы 3 елда Татарстан ветеринарлары "яшәргән", чөнки моңа кадәр аларның уртача яше 51 булган.


Моны Алмаз Хисаметдинов яшь белгечләрнең хезмәт хакын арттыру белән аңлата. 35 яшькә кадәр булган белгечләргә ай саен өстәмә акчалар түләнә, төрле программалар гамәлдә. Соңгы 1,5 ел эчендә 113 кешенең ветеринар хезмәтен сайлавы моңа дәлил.




 ”Казанны күргән яшь белгеч пычрак фермага кире кайтырга ашыкмый”


Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылларда мал табиблары җитмәүдән яхшы хәбәрдар.


Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсенең еллык коллегиясендә министр шушы проблеманы хәл итү юллары хакында сөйләде:


- Кадрлар җитми торган төбәкләрдән ветеринар эшенә кулы ята торган кешеләрне җыйнап, курслар оештырдык. Шул рәвешле, кече персоналлар әзерләдек. Моннан тыш, махсус стипендияләребез бар. Хуҗалыклар, үзләренә кирәкле белгечлеккә укыту өчен, студентларга стипендия түли. Моңа министрлык стипендиясе дә өстәлә. Бу — Казан дәүләт ветеринария академиясе түли торган стипендиядән тыш бирелә һәм аның гомуми күләме 10 мең сум тәшкил итә.


Моннан тыш, мал табибы белгечлеге буенча соңгы курсларда укучылар белән эш алып барыла. Аларны үгетләп, үз районнарына кайтару буенча сөйләшүләр уздырыла. Мәсәлән, яшь гаилә корып, алар торакка мохтаҗ икән, андый гаиләләргә субсидия бирелә. Диплом алып, авылга эшкә кайтучы яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән шулай ук акча түләнелә. Хәзер ул 200 мең сум тәшкил итә. Элек исә  100 мең тирәсе иде. Гомумән, бу хезмәт төренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Соңгы елларда кадрлар белән тәэмин ителү күрсәткечен без шактый күтәрә алдык. Казанга белгечлек алырга килгән кешене кире авылга җибәрү катлаулырак. Казанны күргәч, мондагы мөмкинлекләрне аңлагач, пычрак фермага белгечнең бик кайтасы килми. Без бу мәсьәләне алдагы 2-3 ел эчендә хәл итеп бетерәчәкбез.


Яңа афәт – нодуляр дерматит


2016 ел Татарстан ветеринария хезмәте өчен бер дә җиңел узмады. Әледән-әле килеп чыккан авырулар республика терлекчеләрен һәрдаим “тонус”та тотты, - дип саный министр. Мисал итеп ул барысын да хафага салган Африка чумасы очрагын китерде. Бер проблема бетте генә дип уйлаганда, аннан да авыррак башкалары чыга.


- Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган, - диде министр.


- Нодумуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела. Шуңа да бу авырудан Татарстанга тагын да зуррак куркыныч яный, чөнки республикада мөгезле эре терлек саны меңәрләгән баш исәпләнә.




Саннар һәм фактлар:


Узган ел Татарстанда бер районда — Нурлатта Африка чумасы очрагы теркәлгән. Шуның нәтиҗәсендә 426 баш дуңгыз юк ителгән. Инфекция чыганагы әлегә кадәр билгесез. Белгечләр моны кеше факторы белән бәйләп карый.


Татарстан Ветеринария хезмәте тарафыннан 2016 елда гына да 4,5 млн биологик материал тикшергән.


Инфекцияле авыруларга каршы 450 млн баш малга профилактика чаралары күрсәтелгән.


130 млн баш малга паразитларга каршы чаралар күрелгән.


Татарстанда 1 малга профилактик чаралар күрү өчен уртача 2,5 мең сум акча таләп ителә.


Республиканың Ветеринар медицина академиясендә курслар узган 153 кеше  ветеринария  кече хезмәткәре таныклыгы алган. 2017 елда якынча 300 ләп белгеч өчен шундый курслар оештырылыр дип планлаштырыла.


2013 елда Татарстан мал табибларының уртача хезмәт хакы 12,5 мең булган, 2016 елда бу сумма 22,4 мең сумга җиткән. 2017 елда мал табибларының хезмәт хакын 25 мең сумга җиткерү планлаштырыла.


Татарстанда 177 мал табибы һәм 100 ветеринар фельдшер таләп ителә.


Лилия ЛОКМАНОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 981 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 29 Гыйнвар 2017 10:43
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« May 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев