В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 09 Февраль 2017 11:00

“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Булат Фатыйхов: Медицинада да “кара” эш бар

Ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры, полиция хезмәткәре һәм ди-джей – бу һөнәрләр арасында, гомумән, уртаклык юк кебек. Булат Фатыйхов исә бер-берсеннән ерак торган әлеге өлкәләрдә үзен күрсәтә алган. Моннан тыш, күптән түгел генә утыз яшен тутырган егет яраткан ир һәм әти дә әле.


Булат ашыгыч ярдәм хезмәтенә Казан медицина көллияте студенты булганда ук килеп керә. Хәзерге яшьләр югары хезмәт хакы түләнә торган, шул ук вакытта “чиста” эш эзләсә, ул үзенең хезмәт юлын түбәннән башлый – мәетләрне йөртүче бригадага санитар булып урнаша.



– Теләсә кайсы системада, шул исәптән медицинада да, “кара” эш бар. Санитария хезмәте - иң түбән баскычларның берсе. Әмма бу эшне дә кемдер башкарырга тиеш бит. Җиңел юлларны эзләмим. Медицинада шулай каралган. Үзем өчен бу эштә яхшы тәҗрибә тупладым, – ди Булат Фатыйхов.
 

Ике ел шушы үзенчәлекле эштә хезмәт куйганнан соң гына, ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә интенсив терапия бригадасына күчә. Бу бригадалар иң катлаулы вакытта «эшкә җигелә». Көнкүрештә алынган җәрәхәтләр, юл-транспорт һәлакәтләре – гомергә куркыныч янаган барлык очраклар да шулар җилкәсендә.


Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән дәвердә ул югары уку йортында читтән торып юридик белем дә ала. Укуын тәмамлагач, дипломын аклар өчен полициягә эшкә урнаша. 5 ел эчендә рядовойдан өлкән лейтенантка кадәр күтәрелә. Шулай ук иң авыр эштә тир түгә – участковый вазифасын башкара.



2015 елда ул яңадан ашыгыч ярдәм хезмәтенә әйләнеп кайтырга карар кыла. Казанның Дәрвишләр, Колсәет бистәләре, М7 трассасының бер өлеше – бүгенге көндә аларның станциясе шушы территорияләрне  колачлый.

 

- Ашыгыч ярдәм чакыру сәбәпләре сезонына карап бүленә.  Кышын бик күп ОРВИ, салкын тидерүләр белән мөрәҗәгать итәләр, җәен – егылып җәрәхәтләнүләр бик күп,  көзен-язын психик авырулар активлаша башлый.  Яшь буенча бүленешкә килгәндә, картлар яки яшьләр күбрәк чакыра дип аерып әйтеп булмый. Яңа туган сабыйлардан алып, иң өлкән яшьләрдәге кешеләргә кадәр ярдәм күрсәтергә туры килә, - дип сөйли ул.

 

Ашыгыч ярдәм хезмәтенең эше, әйткәнебезчә, бер дә өзелеп тормый – табиб-фельдшерлар тәүлек буе ярдәмгә килергә әзер тора. Берәүләре ял иткән мәлдә, икенчеләре көч туплап сменага керешә.
Ашыгыч ярдәм хезмәтен иң күп чакырулар кайсы вакытта туры килүен әйтүе шулай ук кыен, дип билгели егет. 

 

- Тәүлек буе эшләргә туры килгәндә, көндезен – бәлки төнлә җиңелрәк булыр, дип уйлыйсың. Төнлә исә – көндез  бераз җиңеләймәсме икән, дисең.  Безнең эштә ялга вакыт юк диярлек. Иртәнге 7дән икенче иртәнге 7гә кадәр без сакта. Безнең девиз – оператив рәвештә сыйфатлы ярдәм күрсәтү, ди ул.
 


Кайчан чакыртырга?


Ашыгыч ярдәмне 2-3 сәгать көтәргә туры килгән очраклар турында еш сөйлиләр. Әмма бу - табиблар гаебе түгел: кеше гомеренә куркыныч янаган очракта, ашыгыч ярдәм бригадасы шунда җибәрелә.
 

Казанда, мәсәлән, 80 ашыгыч ярдәм бригадасы эшли, шуларның 11е – балаларга ярдәм күрсәтә. Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме буенча баш белгеч Галина Воронцова сүзләренчә, республикада нигезсез ашыгыч ярдәм чакырту очраклары күп. Ашыгыч ярдәм машинасы бары тик кеше гомеренә куркыныч янаган очракта гына чакыртылырга тиеш.
 

– Гомергә куркыныч яный торган очраклар – ул, ярдәм тиз арада күрсәтелмәсә, кеше үләргә яки сәламәтлегенә зур зыян килү ихтималы булган очраклар. Әйтик, инфаркт, инсульт, күп кан югалтуга китерүче җәрәхәтләр, кискен хирургик авырулар һ.б. Тән температурасының күтәрелүе, башка билгеләр белән көчәйтелмәгән очракта (тын кысылу, косу һ.б.), гомергә куркыныч яный торган очраклар рәтенә керми. Шуңа да бу симптомнар белән сырхауханәләргә мөрәҗәгать итү кулайрак, – ди Галина Воронцова.
 

Булат Фатыйхов фикеренчә, әгәр дә кеше ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк дип тапкан икән, димәк, моның өчен сәбәп бар. Табиб-фельдшер бөтен чакыруларга да тигез карарга, “Әй, мондый температура белән ник чакырган инде”, дип ачуланырга тиеш түгел, чөнки аның эше – кешегә ярдәм итү.
 

– Кеше кайчан ашыгыч ярдәм чакыртырга, ә кайчан борчылу урынсыз икәнне аңламый. Ул бит табиб түгел. Бу очракта һәр кеше белән курку идарә итә. Без исә һәрбер очракка игътибарлы булырга тиеш. Гомергә куркыныч янамый икән, Аллага шөкер, дияргә кирәк, – ди фельдшер.

 

Гади тормышта да Булатка табиблыгын еш кына кулланырга туры килә. Урам буенда аунап яткан кеше яныннан күбебез “Әй, бу исерек инде” дип урап узсак, ул беркайчан да битараф калмый – туктап хәлен белешә, салкын чор икән, кеше исерек булса да, өшеп үлмәсен дип ярдәм итәргә тырыша.  Кисәк кенә транспорттамы, башка бер җирдәме кемнең дә булса йөрәге тотып алган, яки аңын җуйган очраклар турында әйтеп тә торасы юк – һич кенә дә читтә кала алмый.

 

- Дуслар белән “Миссиябез – кешелекне коткару” дип көләбез. Әлбәттә, барлык кешене дә саклап калып булмый. Әмма һәр гомер кадерле бит. Бер генә гомерне дә саклап кала алу да үзе ни тора. Беренче чиратта, бу минем бурычым, - ди Булат Фатыйхов.
 

Төп хезмәтеннән тыш, Булат туйларда, корпоративларда, клубларда ди-джей булып эшли. Музыка белән ул мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. “Полиция һәм медицина  минем өчен эш булса, ди-джейлыкта мин җан рәхәте табам, бу – минем өчен хобби”, – ди Булат.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 727 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 09 Февраль 2017 18:00

4 фикерләр

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев