В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 16 Февраль 2017 16:31

Әфганчы әнисе: "Улым бер яшьлек чакта күрәзәче табут юрады"

15 февраль – Әфганчылар көне.  80нче елларның иң шомлы вакыйгасы – Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелде. Уйлап кына карагыз, туган илгә 15 мең кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтты ул чакта.  Бары тик 1989 елның 15 февралендә генә  соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгу бәхетенә иреште.

“Повестка килде, армиягә китәм”

 

Егетлек бурычын үтәргә дип чыгып киткән 18 яшьлек сөлектәй егетләр чит җирләрдә башларын салды. Кургаш табутларда кайтсалар да,  әти-әниләре, якыннары дистә еллар буе көтте аларны. Әле һаман
да көтәләр.

 

Мөслим районының Бүләк авылында яшәүче Фәндия апа Шәйхелмәрдәнова да яшьлек дәрте кайнап торган улы Илмирны ил сакларга озата. Тик шуннан соң исән килеш башка күрми.

 

 

–Алты бала тәрбияләп үстердек. Илмир – безнең беренче балабыз, – дип сүз башлады Фәндия апа. – Улым башка туганнарына караганда да шук-шаян, үҗәт, әрсез, кыю булды. Әтисе тракторга кыстырып, аягын имгәткте дә гомер буе гарип калды. Шулай булса да, бер көн эшсез тормады. Илмирны исә 4 сыйныфтан соң ук үз янына комбайн ярдәмчесе итеп алды. Нык булып, эш сөючән булып, комбайн корабында үсте улым.

 

  Минзәләдә агрономлыкка укып йөри иде. Көннәрдән бер көнне кулына повестка тотып кайтты. “Мине армиягә алалар” диде. Менә хәзер уйлыйм, алып калып та булгандыр инде аны. “Укуыңны тәмамла” дип тә әйтмәгәнбез. 1983 елның 18 октябрендә илне сакларга китте. Көз бит инде. Төнлә кинәт суытты. Илмирны районга илтәсе машинаның суы каткан иде. Икенче машина табып, авылдан кузгалганчы,  Минзәләдән булачак солдатларны Казанга илтүче автобус чыгып киткән. Аны юлда куып тотып, җибәрдек улымны. Уйлап баксаң, шул вакытта ук бер хәбәре булган бит.

 

Телефон аша аралашу төшкә дә кермәгән еллар. Ике араны якынайтып сагынычлы солдат хатлары йөри башлый. Илмир һәр хатында бертуганнарын ешрак хат язарга үгетли. Энеләре, игезәк сеңелләре көн саен хат яза абыйсына.

 

 

–Аның яшьтән аягы сызлады, – ди мәңгелек солдат анасы. – “Улым, нихәлләр түзәсең?” дип сорый идем. “Караваттан салындырып ятам, кайбер төнне сызлауга түзәрлек түгел, әнкәй” дип яза иде бәбкәчем. Аны шул авыруы белән армиягә алырга тиеш булдылармы икән инде?

 

“Безнең Илмир үлгән бит”

 

Улы белән күрешү мизгелләрен көн саен уйлап яши ана. Ярый әле, хатларын көттерми Илмир. Фәндия апа улы язган хатларны әле дә кадерләп саклый. Кургаш табутлар кайту хәбәрләре ишетелә башласа да, күңелендәге шик-шөбһәне куып таратырга тырыша Фәндия апа.

 

–1984 елның 5 июле.  Иртәнге 6лар тирәсе. Көтүләр кугач, ишегалды себереп йөри идем. Урамда бер мотоцикл йөри. Безнең капка төбенә килеп туктап тора да китә. Ике-өч тапкыр урады шулай. Аптырагач, ирем капка алдына чыгып китте. Икәү керделәр. Картымның төсе киткән, мине өйгә дәшә үзе. Кергәч, караватка утыртты. Юньле хәбәр килмәгәнен сизенәм инде. Кайсы бала нишләде икән дим. Тик Илмир үлгәндер дип башыма да китермәдем. Иремнең “Безнең Илмир үлгән бит” дигән сүзләрен томан аша гына хәтерлим. Табут кайтканны, машинага утырып зиратка барганны, кабергә бер уч туфрак салганымны да ачык хәтерләмим, – ди ул.

 

“Күрәзәче табут юрады”

 

Юраган юш килә диләр. Бервакыт Фәндия апаларга бер күрәзәче хатын килеп керә.

 

 

–Ул кергәндә яшь тә өч айлык улым Илмир кулымда иде. “Мин сезнең киләчәгегезне әйтәм” ди. “Юк-юк, акчам да юк” дип карышам. “Миңа акчаң кирәк түгел” ди бу. Шуннан соң кулымны алып, сөйли башлады. “Кызым, сиңа бик зур кайгы киләчәк. Табут күрәм. Әмма син үзеңне бетермә, нык бул”,– дип әйтеп чыгып китте. Бу вакытта энем армиядә иде. Тынычлык качты, бөтен туган-тумача өчен йокысыз төннәр башланды. Шөкер, энем ике елын хезмәт итеп, исән-сау кайтты. Бу вакыйга да әкренләп онытыла башлады. Шулай да ул кисәк-кисәк хәтерне өтеп ала иде. Шушы күрәзәче әйткән сүзләр 19 яшьлек улымны җирләп кайткач кына искә төште, – дип елады Фәндия апа.

 

“32 ел көтәм”


Үләренә бер ай калгач, Илмирдән соңгы хат килә. Ул анда: “Хәрби байлык таптым. Тиздән сезгә медаль килер” дип яза. Чыннан да, вафатыннан соң Илмир Шәйхелмәрдәновны “Кызыл Йолдыз” орден һәм медальләр белән бүләклиләр.

 

 

–Ул бик кызыксынучан иде. Ярамаган серне ачкан өчен үтермәделәрме икән дип уйлыйм. Үзе пулеметчы булып хезмәт итә иде. “Батырларча һәлак булды” дигән язу килде, – ди әнисе.

 

Беренче баласының үлү хәбәрен ишеткән ананың дөньяда гаме булмый. Шуңа күрә солдатны табут белән җирләү тәкъдимен дә туганнары кабул итә. “Аның нинди хәлдә икәнен белмибез, йә башы, йә аягы юктыр” дигәч, ачып та карамыйлар аны.

 

“Әнкәй, исән булсам, җирне казып булса да кайтырмын”

 

–Табут белән күмгәнгәме икән, улымның үлгәнлегенә бер дә ышанмадым. Менә-менә кайтып керер дип 32 ел көтәм аны. “Әнкәй, исән булсам, җирне казып чыгып булса да кайтырмын” дип китте ул. Сизенгәнме шунда... Хәер, Илмирның ишек шакуы да башка балалардан аерылып тора аның. Табуты белән бергә кайткан фуражкасын да, хәтта 18 яшендә кигән киемнәрен дә саклыйм, – ди Фәндия апа. –Очрашып йөргән кызы да бар иде. Соңрак ул үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыкты. Аның белән әле дә җылы итеп аралашабыз.

 

Илмир Шәйхелмәрдәнов белән бергә хезмәт итүче якташлары да була. Дөрес, бер ротада түгел. Туган ягына исән-имин кайткан Сергей Кузнецов һәр елны 5 июль көнне Фәндия апа янына, Илмирның каберенә килә.

 

–Ул килгән көн балам кайткан кебек була иде. “Исән-сау тор, апа” дип аркамнан сөеп саубуллаша идек. Узган ел килми калды. Нигә эзне суытты икән дип, эзләткән идек, үзе дә вафат булган, җаным. Әфган һәркемнең йөрәк ярасы булды шул. Исәннәрне үле, күзлеләрне күзсез, аяклыны аяксыз итте, – дип авыр сулады Фәндия апа.

 

Мөслим районыннан 6 егет Әфганстан җирендә башын сала. Инде аларның әти-әниләре дә вафат. Фәндия апа – бөтен районга исән калган бердәнбер мәңгелек солдат анасы.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1017 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 17 Февраль 2017 08:58
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев